Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Футбол өчен җан атабыз
4.07.2018

Футбол өчен җан атабыз

Казан – футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты уеннары узучы шәһәрләрнең берсе. Шунлыктан Удмуртиядән дә күп кенә милләттәшләребез Казанда узган уеннарны үз күзләре белән күреп, җанатып тамаша кылып кайталар.
Ижау егете Илфат Хөрмәтов эшеннән махсус ял алып, Казанга футбол карарга барган. Үзенең хисләре белән уртаклашып: “Әлеге зур күләмле чараның нәкъ менә Татарстан башкаласында үтүенә зур горурлык хисләре кичерәм. Мин, гомумән, кечкенәдән футболга гашыйк. Кечкенә чагымда да футболчы булырга хыяллана идем. Казан бик матурланган. Волонтерларга берничә тапкыр сорау белән мөрәҗәгать итәргә туры килде. Алар елмаеп кына сөйләшәләр, бәйнә-бәйнә аңлаттылар. Билетларны алдан алмаган идем. Шуңа күрә бик кыйммәткә төште. “Казан Арена” стадионында турнирның алты матчы узачак. 24 июньдә Польша — Колумбия уенын карадым. Колумбия ФИФА рейтингында 16нчы урынны били. Колумбиялеләр уйнаган уеннарны гел карап барырга тырышам. Шунлыктан Казанга да алар өчен җан атарга дип бардым. Сары һәм зәңгәр киемле җанатарлар күп иде. Алар уендагы һәр хәрәкәткә хисләрен белдергәндә үземне шул илдә кебек хис иттем. Бу уенда Колумбия җиңде. Мин әйтеп-сөйләп бетермәслек шатлык хисләре кичерәм, чөнки дөнья чемпионаты атмосферасын күреп, һавасын сулап кайттым. Колумбия уенчылары Радамель Фалькао, Хуан Куадрадолар гол керттеләр, исәпне 3:0 ясадылар. Ул көнне стадионда 15 мең колумбияле җан аткан. Шундый эмоцияле халык – үзләре шат, рәхәтләнеп, «оле-оле-оле, Колумбия, Колумбия», — дип җан атып, кычкырып йөрделәр. Колумбиялеләр башта ук җиңәчәкләренә ышана иде. Җанатарлар белән дә аралаштым. «Без Россиядә беренче тапкыр. Казан безгә бик ошады. Матурлыгы буенча үзебезнең башкалабыз Боготаны да уздыра. Моңа кадәр гомердә дә Татарстанның, татарларның барлыгын белми идек”, — диделәр. Без алар белән Казанның Казансу яр буенда йөрдек.
Ижаудан Лилия Сәлимова ире Линар белән Казанга кунакка барганнар. Шунда футбол матчы караганнар. “Матч булган көн бик күңелле. Без фан-зонада — Иран белән Испания уенын, ә безнекеләр уйнаганны кафеда карадык. Шулай ук күңелле булды һәм бик ошады”, — дип, үзенең хисләре белән уртак­лашты Лилия.
Футбол буенча Дөнья чемпионаты Россиядә уздырылганга футбол модага керде. Кемдер тырнакларына футбол тубы рәсемен, битләренә төсле буяулар белән флаглар ясата, егетләр чәчләрен футбол тубы формасында кистерәләр… Улыма да футбол җене кагылды, гел шул хакта гына сөйли. Хәтта чәчен дә футболчы Неймарныкы кебек кирәк дип, фотоларын чәчтарашка күрсәтеп, шулай кистергән. “Мин кечкенә Неймар”, — дип йөри хәзер. Месси, Криштиану Роналду өчен җан ата. “Үзебезнекеләр беренче өчлектә булсалар иде”, — дип борчыла. Башкалабыздагы Чемпионат кысаларында ачылган Киров паркында фан-зонадан да тамашачылар өзелми. Биредә 19 июнь көнне Санкт-Петербургта узган Россия-Мисыр уенын 12,5 мең кеше тамаша кылган. 1 июль көнне Россия командасы Испания белән уйнады. Уенның төп вакыты 1:1 исәбе белән тәмамланды. 11 минутта Русия яклаучысы Сергей Игнашевич үз капкасына ялгыш гол кертте, 41нче минутта исә Артем Дзюба пенальти ярдәмендә тигезлеккә иреш­те. Мәскәүнең “Лужники” стадионында узган 1/8 уенында Россия футболчылары Испанияне җиңде. Җиңү пенальтилар чиратында хәл ителде. Безнең футбол командасы Россия тарихында беренче мәртәбә финал чирегенә узды.

7 июль көнне Россия командасы Хорватия белән уйнаячак. Үзебезнекеләр өчен җан атып, аларның җиңүен телик!

Гөлнара Вәлиева.