Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Фоат Кәримов: “Гомер үтте гармун белән янәшә…”
18.10.2017

Фоат Кәримов: “Гомер үтте гармун белән янәшә…”

Гармунчы, шәһәребездә бердәнбер гармун музее оештыручы Фоат Кәримовның 80 яшьлек юбилей кичәсе алдыннан Тимерьюлчылар мәдәният йорты директоры Владимир Хван белән сөйләшәбез. “Рәфилә, без Фоат Галиәхмәт улы Кәримовның юбилей кичәсен, ул үзенең Удмуртиядә нинди кадерле кеше икәнлеген аңларлык итеп үткәрергә тиеш. Мәдәният йортыбыз, тимер юл тармагына карагач, безгә килүчеләр күп. Кайдан гына, кем генә килсә дә, мин иң беренче аның музеена җибәрәм. Чөнки безнең төбәктә андый шәхесләр юк”, — диде ул.
Шәхсән миңа кайчандыр Фоат абый белән танышу — иҗат дөньясына ныграк кереп китәргә ярдәм итте. Удмуртия җирлегендә сәнгать өлкәсендә хезмәт куючылар белән дә мин күбрәк аның аша таныштым. Музеенда беренче тапкыр булганда, андагы иҗади байлыкка шаккаттым. Музейда — музыка өлкәсендә булган композиторлар, җырчылар, шагыйрьләр, ноталар, гармуннар, музыка инструментлары. Ул гармун-баян тарихларын тәфсилләп сөйләп бирә, уйнап күрсәтә. “Аларның һәрберсендә үзенчәлекле моң бар”, — ди ул.
Әгерҗе районының Чәчкә авылында дөньяга килгән Фоат 14 яшендә әтисе алып биргән гармунда уйный башлый. Кичке уеннарның “тоткасы” булган яшүсмер егет 1952 елда ФЗОга китә. Балык тоту промыселында моряк булып, Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә төзелештә эшләгәндә дә, армиядә дә аны гармуны озата бара. Армиядән соң Хабаровск якларында тракторчы һөнәрен үзләштерә. Кичләрен яшьләр патефон әйләндереп “танцевать” итәләр, гармунчылар бик ялындырып кына уйныйлар, я ташлап китәләр, андый чакларда гармунны кулына Фоат ала. Берсендә шулай ялгыз гына утырганда, аның янына ике кыз килеп утыра. Берсе: “Биергә өйрәтәбез”, — дип кулыннан ала. Әлеге кыз бүгенге көндә аның белән гомер итүче Валентина була. Алар Ижау шәһәренә кайтып төпләнәләр. Ике ул үстерәләр. Фоат ага “Ижсталь” заводында хезмәт куя. Бүгенге көндә балаларының, оныкларының уңышларына куанып яшиләр. “Мине сәхнәгә Нурулла Хуҗагалиев алып чыкты. Зур рәхмәтем аңа. “Гүзәл” ансамбле белән Мәскәүдә, Кировта, Түбән Новгородта, Сверловскида, Казанда концертлар куярга туры килде. Сәләтем ачыл­гач, Зинфирә Мусина белән бергәләп “Бәхет” ансамбле оештырдык. Үткәрелгән барлык милли чараларда да гармунымны алам”, — диде ул.
Фоат ага музеенда булмаган кеше бик сирәктер. Аның турында язылган мәкаләләр бихисап. Ул үзе дә җырлар, шигырьләр иҗат итә. 2015 елда “Яшәүләрем — моң минем” исемле китабы нәшер ителсә, шушы көннәрдә “Моңнан үрелгән гомер” исемле китабы табадан төшәчәк. Китапларда Фоат аганың бик күп фотосурәтләре урын алган. Нинди генә чара узса да, ул аны фотосурәт аша тарихка кертеп калдыра.
Зур сәхнәләр тотып, “йолдыз”га әверелмәсә дә, Фоат ага безгә үзенең гадилеге, эчкерсезлеге, җырга-моңга гашыйк булуы белән кадерле. Үтәр еллар, аның моң музее киләчәк буынга тарих булып калыр. Ә мин үз чиратымда, газета укучыларыбызны, тамашачыларыбызны аның Тимерьюлчылар мәдәният йортында үтәчәк юбилей кичәсенә чакырып калам.