Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Фирдәвес Тухбатуллин: “Яшибез әле, яшибез!”
16.04.2020

Фирдәвес Тухбатуллин: “Яшибез әле, яшибез!”

Фирдәвес абыемның 80 яшьлек олуг юбилеена, җир йөзеннән юкка чыккан авылым Татарстанга багышлыйм. Әти-әниемне искә алып, аларның әз генә булса да тормыш юлын чагылдыруым дога булып барсын. Амин…
Туган җирем, газиз туган авылым, —
Ватанымның ул бер кисәге.
Үсмер еллар, дөнья куган чорлар —
Бар да алар инде кичәге.
Оҗмах почмагыдай авылым идең,
Инде син дә тарихларда гына каласың.
Ятим зират кына көтә, саклый хәтерләрне,
Үзе үстергән авыл баласын.

 

 

Тегүче Әһлиулла

1939-1940нчы еллар. Әгерҗе районының Исәнбай авылына Актаныш районыннан Әһлиулла Тухбатуллинны тегүче итеп җибәрәләр. Тухбатуллиннарның ишле гаиләсе (4 балалары сабый чакта ук үлгән булалар, исәннәре 4 бала) яңа җиргә килеп урнашып яши башлыйлар. Биредә тагын тупырдап торган бер ир бала дөньяга аваз сала. Аңа Фирдәвес дип исем кушалар. Әһлиулла — үзе бик оста тегүче була, эчке һәм тышкы киемнәрдән башлап, бүрек һәм толыпларга кадәр тегә. Өстәвенә, гармунда үзәк өзелерлек моңлы итеп уйный һәм матур җырлый. Хәләл җефете Фәрхикамал ханым эшкә оста, һәрьяклап та өлге булырлык, чисталык, пөхтәлек яратучы аш-су остасы, өлгер хатын була. Тормыш шулай матур булып башланып китә. Шулай бервакыт Әһлиуллага бу авылдан ерак түгел кечкенә Татарстан исемле авылда булырга туры килә. Авылның табигатенә, урманнарының матурлыгына гашыйк була ул. Тиз арада Татарстан авылына күченеп тә куялар. Ә авылымның гүзәллеген әйтеп-сөйләп кенә бетерерлек түгел. Ызан башыбыздан гына кечкенә инеш — Кады челтерәп агып ята. Инешне чыгу белән катнаш карурман башлана. Төркем-төркем ак каеннар, бер-берсенә елышып утырган чыршылар, бер-берсеннән ераккарак китеп, иркенрәк урын сайлап үсүче юкәләр, имәннәр һәм чикләвек куаклары урын алган. Баланы, кура җиләге, шомырты, файдалы үләннәре белән мәңге хәтердә калган кадерле урманым. Балачагыбызның (сугыш чоры һәм аннан соңгы) авыр елларында тамагыбызны туйдыручы беренче урында әни булса, икенче урында урманыбыз булды. Инешебезне буып ясалган буада тирән су җыела иде, без бала-чагалар унар тапкыр су кереп, кузгалагын, какысын, төрле җиләкләрне юкә яфрагына төреп ашый идек. Хисләргә бирелеп, урман эченә кереп, балачагыма кайтып киткәнмен. Эшчән гаиләне — һәрьяктан да килгән ир һәм хатынны — авыл халкы бик тиз үз итеп ала. Авылда үрнәк гаиләгә әвереләләр алар. Миллионнарча халык гаиләсенә килгән сугыш афәте, кара кайгы — Әһлиулла гаиләсенең дә ишеген кага. 1941 елда ук гаилә башлыгын сугышка алалар. Ачлык, ялангачлык, үзәкләргә үткән сугыш михнәте — болар барсы да безнең гаилә башыннан кичә. Әһлиулла 1945 елда сугыш беткәнче авыр яраланып кайта. Алты бала белән тормыш авырлыгын үз җилкәсендә тартып яшәгән Фәрхикамалга да җиңел булмый. Ә шулай да мәхәббәтләренең соңгы җимеше булып тагын бер кыз бала дөньяга аваз сала. 1948 елда ике ел урын өстендә ятып, Әһлиулла авыр җәрәхәтләрдән мантый алмый вафат була. Шул ук елда, бер үк атнада 19 яшьлек кызлары да каты авырудан дөнья куя.

Гармунчы Фирдәвес

Тормыш дәвам итә. Гаилә бик авыр шарт­ларда очын-очка ялгап көч-хәл белән яши. Фирдәвес Кадыбаш җидееллык мәктәбен тәмамлый. Яхшы укый, сүз остасы, тәртипле укучы була, өстәвенә гармунда бик оста уйный. Биш яшеннән әтидән калган гармунда уйнарга өйрәнгән ул. “Гармун артыннан буе да күренми, ике күзе генә елтырый иде”, — дип сөйли иде әниебез. Яшь кенә килеш Хәбибрахман җизни белән тимерчелектә эшләде. Тимерче һөнәрен шунда үзләштерде. 18 яше тулгач, авылыбызның Донбасс шахтасында эшләп ялга кайткан Мәхмүт абыйга ияреп, шахтага китеп, ике ел эшләп кайтты. Шактый гына акча эшләп, заманында бик кыйммәт булган “бостон” кос­тюмнар киеп, бозау кадәр баян күтәреп, бүләкләр алып кайт­ты. Үзенең кечкенәдән үк зур баянда уйнау теләген шулай тормышка ашырды. Шул елларда Алабугада укып, тракторчы-комбайнер һөнәрен үзләштерде. Кыш көне колхоз басуларында тракторда эшләде, ә җәй җитсә, комбайн штурвалы артында булды. Кичләрен авыл клубында дәрәҗәле гармунчы иде. Урып-җыю вакытларында ул басуда агитбригада сос­тавында булды. Егетнең талантын күреп, Казанга баянчылар курсына җибәрделәр. Укып кайтып, Кадыбаш клубында клуб мөдире булып эшләде. Бу вакытта ул күп кенә шигырьләр, көйләр иҗат итте. Сабантуйлар, мәдәни чаралар оештыручы да, оста гармунчы да булды. Нәселдән килгән моңга-җырга һәвәслек чагыла анда. Олы абый Әмирулла үзе уйнап, үзе җырлый иде. Ике туганнан туганнар: Актаныш районында туган Әлмәт музыка мәктәбе директоры Рәис Нәгыймов (музыка мәктәбе хәзер аның исемен йөртә) композитор һәм музыка укытучысы. Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова — безнең нәселдән. Абыйларымның җыр-моңга, сәнгатькә гашыйк булганнары белән мин горурланам. Күңелләре белән дә әйбәт кешеләр булдылар алар. Фирдәвес Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, авылга кайтты. Анда укыганда техникумда үткәрелгән чараларда актив катнаша. Пензада чыгышлар ясый һәм мактау грамоталары алып кайта. Чибәр егеткә күп кызлар күз төшерә. Ул шушы авыл кызы, бергә клубларда эшләгән, күреп йөргән Нәсимә белән тормыш кора.

Авылда яшәүнең кызыгы бетә башлаган ул чорларда алар Сарапул шәһәренә китеп урнашалар. Ике кыз балалары булып, кызлар да үсеп буйга җитәләр. Фирдәвес сельхозтехникада эшләп, өч бүлмәле фатир, бакча алып, гараж җиткереп, әкрен генә гомер кичерәләр. Нәсимә дә уңышлы гына эшли. Кеше гомере сынауларсыз гына бармый шул. 19 яшенә җиткән олы кызларының фаҗигале үлеме аяз көнне яшен суккандай итә. Ходайдан сабырлык сорап, гаилә тирән кайгы кичерә. Тормыш дәвам итә.
Сарапул шәһәрендә Татар иҗтимагый үзәгенең оеша башлаган еллары. Аның җитәкчесе Нәҗип абый Камаловка ярдәмгә Фирдәвес белән Нәсимә алына. Сабантуйлар үткәрүдә булышулар, колга белән бүләкләр җыюлар Тухбатуллиннар гаиләсеннән башка узмый. Ә алар бар җирдә — җыр, моң. Гомер уза. Инде Нәсимә әби белән Фирдәвес бабай да олыгайды. Бүләк тә җыя алмыйлар, хәтта Сабантуйга да бара алмыйлар. Әмма кызлары Розалия белән оныклары Лилия аларның гореф-гадәтләрен дәвам итәләр. Розалия бик матур җырлый, Лилия оста итеп шигырьләр сөйли.
Абыем Фирдәвес бер ел инде урын өстендә ята. Күзе дә күрми, йөри дә алмый… Нәсимә апа тәрбиясендә, бер-берсенә кирәк булып, терәк булып яшиләр. Ә үзе һаман шаярта: “Бер җирем дә авыртмый, яшибез әле, яшибез!” — дигән була. Һади Такташның “Мокамай”, Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырьләрен яттан сөйли. Ул сөйләгәндә, күзләргә ирексездән яшь килә. Гомер үткән, ләкин ул заяга үтмәгән, абыем! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәм. Ходай калган гомереңдә сәламәтлек, гаиләң белән тыныч, тигез гомер бирсен. Синең, сезнең гаиләнең, нәселебезнең моңлы җырларын, көйләрен киләчәк буыннарга тапшырырга насыйп булсын.

Кайтыгыз сез туган якларга
Фирдәвес Тухбатуллин көе һәм сүзләре

Яшәгәндә туган җирдән читтә,
Бик сагынган моңсу чакларда,
Күгәрченнәр кебек гөрләшергә
Кайтыгыз сез туган якларга.
Искә төшә иртән балачакта
Ялантәпи йөргән чаклар да.
Үткәннәрне сагынып сөйләшергә
Кайтыйк без туган якларга.
Очар кошлар да бит кире кайта
Сайрар өчен җәйге таңнарда.
Сандугачлар кебек сайрашырга
Кайтыгыз сез туган якларга!

Галия Хөсәенова-Тухбатуллина,
Сарапул шәһәре.