Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Фатыйх ага кыйссасы
1.10.2020

Фатыйх ага кыйссасы

Яшерен-батырын түгел, без журналист халкы гадәттә матбугат битләрендә, укыгыз, белегез, үрнәк алыгыз дигән мәгънә белән, күбрәк орден-медальләр белән бүләкләнгән яисә дәрәҗәле исем алган алдынгылар белән таныштырырга тырышабыз. Бер яктан караганда, бу дөрестер дә. Әмма шунысын да әйтергә кирәк, үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкарган, башкаларга үрнәк булырлык хезмәт алдынгылары да бик күп, алар йөзәрләгән, меңәрләгән. Аларның барысына да хөкүмәт бүләкләре биреп бетереп булмый. Хөкүмәт бүләкләренә лаеклы булганнары да, кем әйтмешли, сөтнең каймагы кебек кенә. Менә шул меңәрләгән алдынгылар арасында булган Фатыйх абый белән таныштырасым килә сезне.
85 яшьлек Фатыйх ага белән Сарапул шәһәрендә, улы Шамилнең юбилеенда таныштым мин. Җил-җил атлап кереп, кояштай елмаеп, улы Шамилне бик матур сүзләр белән котлады да, өстәл артында озак та утырмыйча, кайтырга юнәлде. “Фатыйх ага, ник ашыгасыз? — дигән соравыма: “Хәниямне бер үзен калдырмыйм, шуңа ашыгам”, — диде. Минем күңелемдә, бу бабай белән һичшиксез очрашырга кирәк дигән уй калды. Һәм мин Фатыйх ага янына Сарапул шәһәренә юл тоттым.

Үз башыңа калса…

Фатыйх ага гаиләсе Сарапул шәһәренең Элеконд районында гомер кичерә. Тышкы яктан ук үзенә чакырып торган йортка атлау белән биредә эшчән, пөхтә хуҗа яшәгәнлеген аңлап аласың. Келәттә көзге уңышлар: кабак, кишер,чөгендер, унлап бау үргән суган. Бакчада — чәчәкләр, абзарда — тавыклар. Фатыйх ага егетләр җитезлеге белән ихата белән таныштыра. Ә мин аңа күз салып, элекке авыл картларын искә төшерәм. Эшләпә, костюм кигән, сөйкемле авыл картлары бик еш кибет алдына җыелып, сөйләшеп торалар иде. Кызганыч, андый карт­лар юк инде хәзер авылда. Йорт­ка үтеп аның белән гәпләшәбез. Хәния апа күрше бүлмәдә йокымсырый.

“Бик матур яши идек, балалар үсте, оныкларга куана идек. Хә­ниям алты ел элек урын өстенә ятты. Үзем тәрбиялим, әле бит мин көчемдә. Балаларыма рәхмәт, һәрвакыт янымда, ярдәмнәреннән ташламыйлар, Энҗе кызым, атна саен Агыйдел шәһәреннән кайтып йөри”, — дип сүзен башлады.

Үзе йөгереп кенә өстәл әзерли. Өстәлне үзе пешергән ризыклар белән тутырды. «Үз башыңа калса, барсына да өйрәнәсең икән ул. Варенье да ясыйм, өчпочмак та пешерәм. Менә балан бәлеше салдым әле. Кызыма әйттем әле, мине тәбикмәк пешерергә өйрәт дип, Хәниямә тәбикмәк пешереп ашатасы килә”, — диде ул.

Эш күрсәткән — иленә яраган

Фатыйх абый белән Хәния апа тумышлары белән Актаныш районы Чуракай авылыннан. Балачактан ук бер-берсен белеп, күреп үскәннәр. “Хәния Байсар авылында 10 класс тәмамлады. Мин җиденче классны тәмамлагач, колхозга ат караучы булып эшкә кердем. Чын дуслыгыбыз шул чакта ук башланды. Аның мәктәптән кайтканын көтеп торганым истә. 1954 елда мин армия сафларына алындым. Хәния Ижау­га заводка эшкә керде. Армиядән кайткач, Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә дә калырга мөмкинлек бар иде, ләкин әти-әниләрем өлкән булгач, авылга кайттым. Төпчек бала йорт җиткереп, әти-әниләрен тәрбияләргә тиеш бит инде ул. Авылда бригадир булып эшли башладым. Ул вакытларда кул көче белән хезмәт куйдык бит. Хәния ялга кайт­кач, аны башка җибәрмәдем, алып калдым. Ул вакытта туйлар ясамыйлар иде, тыныч кына өйләнешеп куйдык. Хәния эше белән исәп-хисап ясамаган иде. Пароход белән Ижауга юл тоттык. Документларны алырга дип басып торабыз, безнең янга партком секретаре, цех мастеры, цех җитәкчесе, секретарь чыктылар. “Без сезгә эш, яшәр өчен йорт бирәбез, паспортларыгызны ясыйбыз, бирегә эшкә калыгыз”, — диделәр. Дүрт аяк­лы ат та абына, кызым, менә мин шул вакытта ике аяк белән абындым. Кабат колхозга кайтып киттем. Янәсе, мин бит анда бригадир, яхшы ат җигеп, тарантас­та утырып йөрим. Хәниягә хәзер дә әйтәм: “Нигә син шул вакыттта, кире кайтмыйбыз”, — дип әйтмәдең икән дип. Кайттык, йорт салып башка чыктык. Ике балабыз туды. Әллә нәрсә эшләп шул вакыттта тормышның рәте китә башлады. Мин салыштыра башладым, өйдә еш кына тавыш чыга башлады. Аракы бит ул, ак якалы күлмәк кигән абзыйларны да аяктан ега. Мин бозыла башладым. Нишләргә? Авылдан китәргә кирәк! Колхоздан җибәрмиләр, пас­портларны бирмиләр. Колхоз рәисе бик каты кеше иде. Бөтен активны җыйды. Зал тулы кеше — сыер савучылар, механизаторлар. “Менә иптәшләр, Гарипов шәһәргә заводка эшкә китәм, ди. Җибәрәбезме?” Залда чебен очкан тавыш та юк. Бераз­дан бер-икесе телгә килде. “Җаны теләгән, елан ите ашаган, китеп карасын”, — диделәр. Без шуннан Сарапул шәһәренә кузгалдык. Иң элек, интернатка кереп урнашып, мин кочегар, Хәния җыештыручы булып эшләдек, шунда яшәдек. Соңыннан икебез дә заводта хезмәт куйдык. Бер цехта 15 ел, икенчесендә 9 ел эшләдем. Эшкә нык идем, өч кеше эшли торган эшне берүзем эшли идем. Өченче балабыз Шамил туды. Салыштырып йөрү дә тукталды. Илгә, көнгә ярап, тыныч кына гомер иттек. Хәния бик сабыр, акыллы, чиста-пөхтә. Мин бераз кызурак характерлы. Бер-беребезгә шулай пар килгәнбез. Мал асрап, эш белән гомер иттек. Без үзебез алты бала идек. Хәнияләр өчәү. Туганнар вафат булдылар инде. Әтием 96 яшькә, әнием 101 яшькә кадәр яшәде. Гомер булса яшәрбез, Аллаһ боерса!”
Әйе, Фатыйх абый белә: авыруны карау, тәрбияләү җиңел түгел. Кайгы-хәсрәт беребезне дә аямый, беркемнең дә сандыгы буш түгел. Һәрвакытта да, төн белән көн алышынган сыман, авырлык артыннан җиңеллек килә, бары тик сабырлык белән үткәреп җибәреп, күңел күгенә кояш чыгуын көтеп ала белергә, иң мөһиме — рухыңны сындырмаска кирәк. Авырлыкларны күп күргән кеше рухи яктан чыныга, башкаларга ярдәм кулы сузарга да сәләтле була. Фатыйх абый нәкъ шундый. Картлык — шатлык түгел, диләр. Әмма әгәр дә рухыңа нур өстәп торучы якыннарың янәшәңдә күңел җылысын биреп торса, әгәр дә бу дөньяда әле синең кирәгең булса, картлык та шатлык була.

Рәфилә Рәсүлева.