Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


23.12.2020

Файдалы сәфәр

Замана сулышы, яңа технологияләр, тормыш ритмы тизләнүе тамырларыбызга, туган телебезгә һәм үз халкыбызның мәдәниятенә игътибарны киметте. Ә бит кеше үз нәселен кимендә җиденче буынына кадәр белергә тиеш. Үз нәселеңә, халкыңа, телеңә мәхәббәт гаиләдә уятыла. Бала океан кебек бит ул. Океанны елгалар, чишмәләр тулыландырсалар, бала әти-әниләрдәге, әйләнә-тирәге кешеләрдәге кыйммәтле сыйфатлар белән тулылана.
Мин балалар бакчасында музыка җи­тәк­чесе булып эшлим. Удмурт телен өйрәнү — төп юнәлешләрнең берсе. Безнең балалар бак­часы базасында удмурт телендә бик күп чаралар уза, анда балалар һәм ата-аналар удмурт халкының гореф-гадәтләрен бик теләп өйрәнәләр. Балалар әкият геройларын кызыксынып күзәтәләр, җырлар тыңлыйлар, дәртле биюләр башкаралар, милли уеннарда теләп катнашалар.
Күптән түгел миңа татар мәдәниятен сак­лау һәм үстерү белән шөгыльләнүче «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы белән якыннан танышырга, хәтта җыеннарында катнашырга туры килде. Безне экскурсияләргә, остаханәләргә йөрттеләр, түгәрәк өстәлләр оештырдылар. Бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алып кайттым. Иң истә калырлык мизгел — Казан шәһәренең балалар бакчасында булу. Балалар Идел буе федераль округында яшәүче милләтләрнең дуслыгын чагылдырып чыгыш ясадылар. Шул вакытта мин безнең балалар белән дә респуб­ликада яшәүче халыкларның мәдәниятен күрсәтергә кирәк, дигән фикергә килдем. Бу эшне мин татар милләтеннән башларга булдым. Иң элек, әти-әниләр ярдәмендә Падера авылында узган «Нәни йолдызлар», Кистем авылында үткән «Татар егете -2020» конкурс­ларында катнаштык. Балаларга район, рес­публикакүләм һәм төбәкара конкурсларда катнашырга насыйп булды. «Туган телем-иркә гөлем», «Җәлил укулары» конкурсларында да үзләрен сынап карадылар. Бөтендөнья татар конгрессы, Удмуртиянең милли сәясәт министр­лыгы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, «Яңарыш» газетасы кебек зур, нык-лы терәк булганда, татар балаларын барлый, үстерә алырбыз.

Сәрия Касимова, Балезино авылы.