Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Фаиз хәзрәт: «Рамазан аенда үзебезне яхшы яктан күрсәтик»
23.04.2020

Фаиз хәзрәт: «Рамазан аенда үзебезне яхшы яктан күрсәтик»

24 апрель – Рамазан аеның беренче көне. Тик илдәге санитар-эпидемиологик вәзгыять мөселманнар тор­мышына да үзгәрешләр кертте. Ислам тыелган вакытта да әби-бабайлар ураза тотканнар, качып булса да, ифтарларга, тәра­вих­ларга җыелганнар. Мәчет­ләр дә ябылмаган. Ә бүген менә шун­дый хәл. Тик ураза тоту һәр мөселман өчен дә фарыз икәнен оныт­мыйк. Ничек кенә булмасын, без аны тотарга тиеш. Дин кар­дәшләребезгә үз киңәшләрен Уд­­мур­тия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин бирде.

— Фаиз хәзрәт, мөселманнарның көтеп алган изге ае быел коронавирус аркасында үзизоляциягә туры килде. Бу хәлгә карашыгыз?

— Һәр хак мөселман Рамазан аен зур түземсезлек белән көтеп ала. Быел изге ай гадәти булмаган шартларда үтәчәк. Моны Аллаһы Тәгаләнең сынавы итеп кабул итәргә кирәк. Ничек кенә булмасын, без быел янә Рамазан аен күрә алуыбызга Раббыбызга рәхмәтле, чиксез шат. Һәр мөселманның бу айда ураза тотачагына, гыйбадәтләр кылачагына, изге эшләрне күбрәк башкарачагына бер шигем дә юк. Әлбәттә, күп нәрсәдә тыюлар булачак, сак­ланырга туры киләчәк.

— Нинди тыюлар булачак?

— Соңгы берничә елда без мәчетләрдә, өйләрдә, кафеларда зурлап ифтар ашлары үткәрә, тәравихларга җыела идек. Быел боларның берсе дә уздырылмаячак. Бу хәл кәефне кыра, әлбәттә. Тик дөньяда бер генә эш тә Аллаһы Тәгаләнең кушуыннан башка булмый. Әгәр дә Раббыбыз безнең мәчетләрдә җыелмавыбызны теләгән икән, без бүгенге көндә иман йортларында ифтарлар да, җәмәгать намазлары да уздыра алмыйбыз. Әнә шулай, Аллаһы Тәгалә безне җиңеллек белән дә, авырлык белән дә сыный. Галимнәр бу сынауларны: “Аллаһы Тәгалә безне гади нәрсәләрнең дә кадерен белергә өйрәтә”, — дип аңлаталар. Хәтта сулаган һавабыз да, ирекле тормыш алып баруыбыз да, курыкмыйча мәчетләргә йөри, ифтарлар уздыра алуыбыз – Раббыбыз тарафыннан бирелгән бик зур нигъмәтләр бит! Без бу нигъмәтләр өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтләребезне әйтә белдекме икән? Ягъни, нинди генә хәл булмасын, бөтен эштә дә Аллаһы Тәгаләнең хикмәте булуын аңлыйк. Бүген өйләребездә сау-сәламәт килеш ураза тота, гаиләбез белән авыз ача алуыбызга сөеник. Әлеге сынауларның вакытлыча гына булуын аңлыйк.

— Тәравих намазларын өйдә укырга ярыймы?

— Без хәзер бөтен намазларны да өйдә укыйбыз. Тәравих намазлары 8 яки 20 рәкәгать белән шулай ук өйләрдә укылачак.

— Рамазан аенда бирелергә тиешле сәдакалар белән нишләргә? Күпләр зәкәт түләү өчен дә изге айны көтәләр…

— Бернинди дә үзгәрешләр булмаячак. Фитр сәдакалары түләнергә тиеш. Мәчетләрдә дә фитр сәдакаларына мохтаҗларга ризыклар алу һәм тарату оештырылачак, иншәАллаһ. Тик әлегә бу нинди форматта булачак, билгесез. Алга таба хәбәр итәрбез. Ә зәкәт түләүгә килгәндә, әйе, күп кенә дин кардәшләребез аны Рамазан аенда түләргә тырыша. Пандемия аркасында зәкәт түләнми торырга тиеш түгел. “Хәйрия” фонды шулай ук зәкәт җыюны дәвам итә. Әлеге акчалар Аллаһы Тәгалә Коръәндә кушкан нәрсәләргә сарыф ителәчәк. Хәзерге вакытта да мохтаҗларны ризыклар, кирәк-яраклар белән тәэмин итү туктатылмый. Барысы да Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшләнә.

— Вирус таралу аркасында Рамазан аенда үзгәрешләр булачакмы?

— Мәчетләрдә ифтарлар уздырылмагач, без ураза тотарга теләгән мохтаҗ, күп балалы гаиләләрне ашау-эчү белән тәэмин итәргә кирәк дигән карарга килдек. Бу турыда үзебезнең социаль челтәрләрдә хәбәр итеп торачакбыз. Рамазан ае башланганчы ук берничә гаилә азык-төлек белән тәэмин ителде. Шулай ук, әгәр дә сезнең танышлар арасында ураза тотучы мохтаҗ яки күп балалы, тулы булмаган гаиләләр бар икән, алар турында мәчеткә, “Хәйрия” фондына хәбәр итә аласыз. Без авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм итәргә тырышачакбыз, иншәАллаһ. Шулай ук, әгәр дә сезнең танышлар арасында ураза тотучы мохтаҗ яки күп балалы, тулы булмаган гаиләләр бар икән, алар турында 74-29-10 номеры аша мәчеткә,  8-912-442-22-66 номеры буенча «Хәйрия» фонды җитәкчесе Ильяс хәзрәт Сабирҗановка хәбәр итә аласыз.

— Газетаны укучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

— Коронавирус, үзизоляция безнең тормышны үзгәртте. Тик бу күңел төшенкелегенә бирелергә кирәк дигән сүз түгел. Киресенчә, Рамазан аен ураза тотып, игелекле эшләр башкарып, гаиләбез янында уздырырга кирәк. Рамазан – Аллаһы Тәгаләгә ялвара торган вакыт. Раббыбыздан: “Мине, гаиләмне, якыннарымны, өлкәннәрне, балаларны бу бәла-казадан сакла”, — дип сорыйк. Рамазан аенда дога кылырга, Аллаһы Тәгаләдән үзебез өчен дә, якыннарыбыз, дәүләтебез өчен дә сорарга тиешбез. Күпләр бу авыруга ышанып та бетми. “Безгә тимәс”, — әле диләр. Ләкин ул тияргә дә мөмкин. Аллаһы Тәгалә Үзе сакласын. Рамазан аенда үзебезне яхшы яктан үрнәк итеп күрсәтергә омтылыйк. Изге айда әдәпсез, гайбәт сүзләр сөйләргә ярамый. Чыннан да, иң катлаулы көрәш ул – үз җитешсезлекләреңә каршы көрәш, һәм Рамазан ае безне, үз-үзеңне җиңеп, яхшырак булырга мәҗбүр итә. Шуңа күрә, әйдәгез, Рамазан аен зур өметләр белән каршы алыйк. Аллаһы Тәгалә безгә изге айны матур итеп уздырырга көч һәм ныклы иман бирсен!
— Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!

Эльвира Хуҗина әзерләде.