Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Фаиз хәзрәт: “Максатыбыз – кешеләргә файдалы булу”
7.11.2019

Фаиз хәзрәт: “Максатыбыз – кешеләргә файдалы булу”

10 ноябрьдә Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшинның 50 яшьлек юбилее. Фаиз хәзрәт озак еллар җаваплы һәм игелекле хезмәт башкара. Республикабызда мөселман өммәтен берләштерү, аны белем-мәгърифәтле итү, җәмгыятебездә югары әхлак кануннарын тагын да ныгыту өчен үз көчен куя. Ул мөфтият белән җитәкчелек иткән чорда күпсанлы проектлар тормышка ашырыла. Удмуртия мөселманнары турында башка регионнарда да яхшы беләләр бүген. Юбилей уңаеннан без Фаиз хәзрәт белән аның тормышы, эшчәнлеге, бүгенге дини тормыш турында җылы әңгәмә кордык.

— Фаиз хәзрәт, күпләр сезне Удмуртиянең беренче мөфтие — Габдулла хәзрәтнең улы буларак беләләр. Үзегез турында кыскача гына сөйләп китегез әле.
— Безгә Аллаһы Тәгалә гомерне чикләп бирде. Бу дөньяда яшәп, ахирәткә азык әзерләргә кушты. Аллаһы Тәгалә Коръәндә дә: “Мин сезне яралттым гыйбадәт кылу өчен”, — диде. Максатыбыз да — җәннәткә керү өчен гыйбадәт кылу. Тик Раббыбыз безгә фәрештәләр кебек тәүлегенә 24 сәгать буе гыйбадәттә булуны мәҗбүр итмәде. Без укыйбыз, өйләнәбез, балалар үстерәбез, кәсеп итәбез һ.б. Аның өстенә Аллаһы Тәгалә безгә халыкка файдалы булып, файдалы эшләр башкарырга әмер бирде. Без шулай Раббыбызның рәхмәтенә ирешә алабыз. Кешеләргә файдалы булу ул — иң элек үзеңнең әти-әниеңә, гаиләңә яхшылык эшләү, ярдәм итү, аларны сөендерү. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Болар барысы да хәләл булган очракта, гыйбадәт юлыннан китә”, — диде. Мин моны ни өчен аңлатам соң? Без үз тормышыбызны әти-әниләребезнең тормышы белән чагыштырабыз. Алар биргән тәрбияне искә алабыз. Кечкенә чакта алар минем белән ничек аралаштылар, орыштылармы, юкмы? Бүләкләр бирделәрме, юкмы? Нәрсәләр турында аңлаттылар, нәрсәләрдән тыйдылар? Мин Совет власте заманында туганмын. Дин бик тыелган вакыт иде. Әти-әниләр балаларын өйрәтү түгел, үзләре дә динне тота алмыйлар иде. Тик булды шундый кешеләр, алар аракы эчмичә, әшәкелек кыл­мыйча, намаз укып, ураза тотып, динебезне саклап килделәр, балаларына да өйрәттеләр. Минем әти-әни дә шундыйлардан иделәр. Илебезнең төрле төбәкләрендә мондый гаиләләр бик аз санда булса да, булдылар. Мин бер әйберне гел мисал итеп китерәм. Советлар Союзы вакытында кибеттә итнең бәясе 2 сум 50 тиен иде. Кулдан сатылган ит – 5 сум. Чын мөселманнар кибеттәге итне сатып алмыйча, ике тапкырга кыйммәтрәк булган хәләл итне сатып алалар иде. Аллаһка шөкер, мин менә шундый гаиләдә тәрбияләндем. “Кыйммәт булса да, хәләл булсын, дөрес булсын, хәрәм өйгә кермәсен”, — дип үстерделәр безне. Аларны әби-бабайлар шулай үстергәннәр. Әти-әни баласына яхшы тәрбия бирергә теләсә, әйткән сүзе эшләгән гамәле белән туры килергә тиеш. Мәсәлән, “Улым, тәмәке тарту зыянлы, ярамаган эш”, — дип әйтеп, әти кеше үзе тәмәке тарта икән, болай әйтүнең бер мәгънәсе дә юк. Бу тәрбия тәрбия булмый. Менә мин үземнең әти-әниемә рәхмәт әйтәм, чөнки алар миңа нәрсәне яхшы дип әйтсәләр, үзләре дә шул яхшылыкны эшлиләр иде. Нәрсәне начар дип әйтсәләр, моннан үзләре дә сакландылар. Ягъни, телдә дә, гамәлдә дә бер үк булдылар. Мәктәпне тәмамлагач, Ерак Көнчыгышта, соңыннан Камчаткада су асты көймәсендә 3 ел хәрби хезмәт үттем. 1987 елларда динне һаман төрле яклап тыю бар иде. Ә мин шундый урынга хезмәткә эләктем, хәләл итеп тукланырга, намаз укырга, тулысынча булмаса да, ураза тотарга мөмкинлек булды. Аллаһы Тәгалә безнең догаларда, изге эшләребездә ярдәм итә. Бөтен эш кешенең ниятеннән килгәнлеген дә онытмыйк. Әти-әниләренең үзләрендә матур сыйфатлар булса гына, алар шуларны балаларына бирә алачак­лар. Мине тәрбияләгән вакытта бик күп көч куйган, сабырлык күрсәткән, “Бу бала диндә, тәүфыйклы, әдәпле булып үссен”, — дип тырышкан әти-әниемә мин һәрвакыт догада һәм бик зур рәхмәтле.

– Дини гыйлем кайда алдыгыз?
– Мәктәптә укыганда ук мин яшерен дини курсларда белем алдым. Армиядән кайткач, дусларым: “Чит илдә белем алырга мөмкинлек бар, барасыңмы?” — дип сорадылар. Башта Мисырга киттем, анда ничек икәнлеген карап кайттым. Мәскәүдә Мәдинә университеты укытучылары белән очрашырга туры килгән иде, алар: “Әйдә киләсе елга безгә кил, без сине алабыз”, — диделәр. Әнә шулай мин Согуд Гарәбстанына белем алырга киттем. Ул вакытта Татарстаннан беренче тапкыр татар егетләре килгән иде. Безнең максатыбыз: тизрәк белем алып, кире туган якка әйләнеп кайтырга да эшли башларга. Чөнки 1990нчы елларда дини гыйлем алырга теләүчеләр бик күп иде. Без 1990нчы елда беренче тапкыр дәресләр оештырганда 300дән артык бала килде. Ә 1991 елда белем алырга теләүчеләр 500дән артып китте. Барысы да татарлар! Балалар, ирләр, хатын-кызлар төркемнәре җыелды. Шуңа да мин тиз-тиз генә белем алып, аларны укытырга кайттым. Атна дәвамында гаиләмне туендыру өчен кәсеп итәм, ялларын яисә кичләрен мәчеткә — дәресләргә ашыгам. Җомга көнне, бөтен эшне ташлап, намазга килә идек. Вәгазьләрне мин укыдым. Хәзерге вакытта чит илдә белем алган имамнарга: “Булган кадәр күбрәк укыгыз”, — дип әйтәбез. Чөнки аларга киләчәктә галимнәр булырга кирәк. Кызганыч, хәзерге вакытта имамның 99% эше хуҗалык белән бәйле. Мәчет салу, төзекләндерү, мәдрәсәләр, мәктәпләр төзү һ.б. Ә гарәп илләренә карасак, анда имамнар мондый эшләрдә катнашмый. Алар бары тик белем бирә, тәрбия дәресләрендә шөгыльләнә. Ә безнең мәчетләрдә әлегә алай түгел. Шуңа күрә имамнарыбызга: «Булган кадәр күбрәк укыгыз», – дип әйтәбез.

– Дини лидер булу – җаваплы эш, курыкмадыгызмы?
– Аллаһы Тәгалә ризыгын һәрвакыт бирә. 1990нчы еллар уртасында минем бик зур кәсепләрем бар иде. Әти шул вакытта миңа: “Аллаһы Тәгалә сиңа насыйбын бирер. Әйдә, бу эшләреңне ташла да, мәчеткә кил”, — диде. Мин бар эшемне ташлап, мәчет эшләрендә актив катнаша башладым. Тик моңа карап фәкыйрьлеккә чыкмадым, башка урыннарда кәсеп итү мөмкинлеге барлыкка килде. Хәзерге яшьләргә мин: “90нчы елларда без мәчеттән акча алып түгел, ә киресенчә, булган хәләл акчаларыбызны мәчеткә тапшырып эшләдек”, — дип әйтәм. Мәчеткә эшкә килә, укыта идек. Әле шуңа өстәп, үз акчаларыбызга кирәкле әйберләрне сатып алдык, башка хуҗалык эшләрен дә башкардык. Ул вакытта әле дини лидер булу, мөфтиятне җитәкләү уе юк иде. Соңыннан эшли торган имамнарны Согуд Гарәбстанында бер ел дәвамында укытулары турында әйттеләр, белем алырга тәкъдим иттеләр. Мин риза булдым. Шул вакытта бик күп файдалы мәгълүмат, гыйлем туплап кайттым. Шуннан соң кайткач, мәчетебездәге аксакаллар: “Әйдә инде, хәзер имамлыкны да, мөфтият эшен дә тулысынча үз өстеңә ал”, — диделәр. Шулай итеп, 2000нче елларда мин тулысынча мәчет эшенә чумдым. Бераз соңрак Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Ильяс хәзрәт Сабирҗанов һәм башка имамнар кайтып, ярдәм итә башладылар. Яшь имамнар республика шәһәрләренә дә кайттылар. Можгада Рәшит хәзрәт, Балезино районында Илмир Касимов эшли башладылар. Зур команда туплангач, эш җиңеләйде. Ул вакытта без: «Мәчет салуда, яисә төзекләндерүдә ярдәм итегезче», — дип, кул сузып йөрдек. Хәзер, Аллаһка шөкер, үзебезнең сәүдәгәрләребез, ярдәмчеләребез бар. Бер имам ялгызы гына берни эшли алмый. Ул вакытта да янымда ышанычлы кешеләр булмаса, үзем генә бу җаваплы эшне алып бара алмас идем. Һәр имамга, ярдәм иткән сәүдәгәрләргә, аксакалларга зур рәхмәтле мин бүген. Беребез дә мәчеткә: “Моның өчен акча алам, бу — минем вазифа”, — дип килми. Без мәчеткә үзебезнең өлешебезне ничек кертә алабыз, халыкка ничек файдалы була алабыз, дип киләбез. Хак мөселманның позициясе шундый булырга тиеш тә. Асыл максатыбыз – гыйбадәт кылу. Икенче максатыбыз – кешеләргә файдалы булу. Боларны Коръәндәге аятьләр белән ныгытабыз.

– Бу җавабыгыз бүген заманча дин нинди дигән сорауга да җаваптыр…
– Әйе. Хәзерге яшьләргә дә мин Советлар Союзы вакытында безгә, шул чорда яшәгәннәргә, динне тоту никадәрле авыр булуы турында сөйлим. Нык авыр иде. Анда урамга чыгып: “Мин — мөселман”, — дип әйтергә куркыныч иде. Үзен мөселман дип әйтүчеләрне эштән кудылар. Ә хәзерге вакытта без президент янына барабызмы, шәһәр башлыгынамы, депутатлар янынамы, намаз вакыты керсә: “Әнә тегендә кереп, намаз укып алырга мөмкин”, — диләр. Табын әзерләсәләр: “Хәзрәт, монда барысы да хәләл”, — дип, алдан әйтеп куялар. Җитәкчеләребез дә мәчетләргә керергә курыкмый, делегацияләр белән киләләр. Элек мәчетне берничә чакрым читтән урап узалар иде. Хәзерге көндә яшьләр дин тотуның никадәрле җиңел булуын аңламыйлар. Үзгәртеп кору җилләреннән соң динебезгә, милләтебезгә алга китәргә бик зур мөмкинлек туды, Аллаһка шөкер. Ни өчен милләтне искә алдыммы? Чөнки дин белән бергә телебезне саклау үзебездән тора. Финляндиядә дә, Польшада да телне саклаганнар һәм саклап киләләр. Үзебезнең гаиләләргә карасак, ни өчен без балаларыбыз белән русча сөйләшәбез соң? Чөнки безгә аларга рус телендә аңлату күпкә җиңелрәк. Менә кем гаепле соң инде? Элек мәчеткә йөрүче бер бабай яшь гаиләләрне: “Балаларыгыз белән татарча сөйләшегез”, — дип ачулана иде. Үзенең татар булуы белән горурланды. Шунда аннан берәү: “Бабай, менә дөресен әйт әле, үз оныкларың белән нинди телдә сөйләшәсең?” – дип сорады. “Русча”, — дип җавап бирде. “Ник русча соң?” – дип сорыйлар. “Татарча аңламыйлар бит”, — диде әлеге бабай. Көлке дә, кызганыч та. Ә хәзерге көндә мәчетләребездә татар теленә өйрәтү буенча курслар эшли. Килегез, рәхәтләнеп укыгыз! Туган телне сакларга, өйрәнергә бүген шулай ук бөтен мөмкинлекләр бар. Милли басма — “Яңарыш” газетасы чыгып килә. Мәсәлән, тормыштан алынган мисал, газетаны әби-бабайлар алалар, үзләре укыгач, балаларына бирәләр: “Татарча укый белмәсәң, анда рус телендә “Мөслим” газетасы чыга. Укы, таныш”, — диләр. Кулына газета килеп кергәч, ул тырыша-тырыша татар телендәге үзен кызыксындырган язманы да укып чыга. Әкренләп телгә, милләткә карата мәхәббәт уяна. Гореф-гадәтләребезне сакларга, динне тотарга, гарәп телен өйрәнергә бүген беркем дә тыймый безне. Бүген хәтта бөтен кануннар саклана торган үзебезнең мөселман зираты, балалар өчен мөселман мәктәбе бар. Мәчет салам дисәң, бер каршылык та юк. Закон буенча гына эшлә.
Мәдрәсә кирәк икән – юл ачык. Хәйрия фондлары кирәк икән – болар барысы да эшли бүгенге көндә. Шөкрана гына кылырга кирәк. Боларның барысы да элеккеге әби-бабайларыбызның төшенә дә керми иде. Без хәзер бик яхшы шартларда яшибез.

— Дәүләт җитәкчеләре белән сез нинди мөгамәләдә? Удмуртия татарлары, республика тормышында мөфтият нинди роль уйный?
— Коръәндә: “Әй, иман китергән бәндәләр, Ислам диненә тулысынча керегез”, — дип әйтелә. Ягъни Ислам диненә керсәгез, бөтен тормышыгыз, эшегез Аллаһ кушканча барыр. Әгәр дә кемдер көндезен намаз укып, төнлә хәрәм эшләр башкарса, бу бит инде Ислам булмый. Ислам кешенең бөтен тормышында булырга тиеш. Галимнәребез: “Кешегә, җәмгыятькә зарар китерә торган нәрсәләрне Аллаһы Тәгалә хәрәм кылды. Ә кешегә, җәмгыятькә файдалы нәрсәләрне хәләл кылды”, — дип әйтәләр. Ә кайбер хәрәм нәрсәләрнең хикмәтен яшерделәр. Ягъни бу хәрәм, ләкин аның нәтиҗәсе соңрак беленер. Мөселманнар алар кемнәр? Хәрәм белән хәләлне аерып, намаз укып кына яшәргә тиешләрме? Юк. Алар һәр җирдә актив булырга да тиеш. Без социаль проектларда да бик теләп катнашабыз. Болар берсе дә: “Менә Фаиз хәзрәт ничек булдыра”, – дип әйтсеннәр өчен эшләнми. “Менә мөселманнар, татарлар нинди алар! Урманнарны чистарталар, “Сәламәтлек сукмагы” эшләү белән шөгыльләнәләр, мохтаҗларны ашаталар. Мөселманнар бөтен җирдә дә катнашалар”, — дип әйтсеннәр өчен эшләнә. Динебездә дә: “Эшне шулай итеп эшлә, башкалар мөселманнар турында яхшы фикердә булсыннар”, — дип әйтелә. Хак мөселман социаль яктан җаваплы булырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.с): “Җәмгыятьтә без үзебез өчен генә түгел, ә җәмгыять өчен кайгыртырга тиеш”, — дип өйрәткән. Димәк: “Мин – мөселман, мин – татар. Җәмгыятькә нинди файда китерә алам? Үз авылым, үз районым, үз шәһәрем, үз динем өчен?” – дип, үз-үзеңнән кат-кат сорарга кирәк. Ул “Сәламәтлек сукмагы”нда күпме милләттәшләребез, дин кардәшләребез йөри? Башка милләтләр дә күпләп килә, рәхәтләнеп ял итәләр. Бу динебезгә ни өчен кирәк? Чөнки мөселманнар бөтен эштә дә булдыра алган кадәр, көченнән килгәнчә үрнәк булырга тиеш. Узган кышта Татар базары бистәсендә урамнарны кардан чистарту, җәен чокыр-чакырларны күмүдә актив булыштык. Мондый проблемалар һәр шәһәрдә, һәр районда бар. Башка җирләрдә дә кешеләр активрак булсын иде. Әгәр дә тәнкыйтьлисең килә икән, синең үз тәкъдимең дә булырга тиеш. Мәсәлән: “Болай дөрес түгел, ә менә болай дөресрәк булыр иде”, — дип. Түрәләребез дә шул ук адәм балалары бит. Алар төрле фикерләрне тыңлыйлар да, җайлысын, уңай булганын кулланалар. Тәнкыйть сүзләре акыллы да, безне ишетердәй дә булсын. Галимнәребез дә: “Түрә янына кергәнче уйла, син ни әйтергә телисең, сиңа аннан ни кирәк? Әле бу үзең өчен. Әгәр дә җәмәгать өчен сорарга керсәң, бигрәк тә ни әйтәсеңне башта ныклап уйларга кирәк”, — дип өйрәтәләр. Бу – безнең динебезнең позициясе. Соңгы елларда дәүләт җитәкчелеге белән дини оешмалар арасында ныклы элемтә салынды. Хөкүмәтебез гыйбадәтханәләр салуда да ярдәм итә. Әле менә 4 ноябрьдә — Халыклар бердәмлеге һәм Удмуртия дәүләтчелегенең 99 еллыгы көнендә Республика Башлыгы Александр Бречалов Глазовта традицион конфессияләр лидерлары белән очрашты. Бу бик мөһим чара булды. Күп кенә мәсьәләләр уртага салынып сөйләшенде. Һәм мондый очрашуларның традициягә әверелүе сөендерә.

— Мөселманнар өммәте Удмуртиядә нинди?
— Республикабызда күп милләтләр яши. Удмуртиядә үзара татулык хөкем сөрә, бер-береңә карата сабырлык бар. Мөселманнар, татарлар үзләрен Удмуртиядә бик яхшы хис итәләр. Җитәкчеләр арасында да дин кардәшләребез, милләттәшләребез бик күп. Бу безнең өчен бик зур дәрәҗә.

— Республикада ничә мәчет бар?
— Бүген җөмһүриятебездә 30га якын мәчет эшләп килә. Аллаһ йортлары имамнар өчен генә түгел, халык өчен кирәк. Мәчетләребез ачык, анда дәресләр оештырылган. Кайда җәмәгать әйтә икән: “Безгә татар теле яки гарәп теле графикасы, дин дәресләре кирәк”, — дип, Аллаһка шөкер, без аларны оештырабыз, көчебездән килгән кадәр тырышабыз. Әгәр дә кайсыдыр районда, авылда: “Безгә мәчет кирәк”, — дип әйтәләр икән, моның артыннан йөрүче оешма кирәк. Һәм без бу изге, зур эшне башкарып чыгарга тырышачакбыз. Мәсәлән, бүгенге көндә без Воткинск шәһәрендә мәчет төзелешен төгәлләп киләбез. Төзелештә бик күп кеше катнашты. Иң элек Воткинск шәһәрендәге имам белән анда яшәүче татарлар. Яңа урын сорау, иске мәчетне сүтү –күп көч сорады, зур эш башкардылар алар. Соңыннан Ижау эшмәкәрләре дә кушылды. Бердәм булгач, төзелеш тә тиз бара. Тиздән республикабыздагы иң матур Аллаһ йортларының берсе ачылачак. Әле аның матурлыгы тышкы яктан гына түгел. Ул үзенең җәмәгате, намазга йөрүчеләре белән тагы да матур булачак. Әгәр дә авылда 50 кеше яши икән, анда 1000 кешелек мәчет салу кирәкми. Шул 50 кеше йөрерлек Аллаһ йорты җитә. Әгәр дә шәһәрдә 1000 кеше яши икән, димәк, анда шул 1000 кеше сыярлык мәчет кирәк. Иман йорты – мөселманнар намаз укый торган урын. Аны мактану өчен салмыйлар. Шуны истә тотарга кирәк. Каядыр сәфәргә чыксак та, шәһәребездәге, авылыбыздагы мәчетебезне сагынып кайтабыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) дә үз хәдисендә: “Каяндыр сәфәрдән кайткансыз икән, мәчеткә кереп, намаз укып алыгыз”, — дигән. Без күп еллар Җәмигъ мәчетенең түбәсен төзекләндерергә дип ниятләп йөргән идек. Гел башка эшләр барлыкка килеп, бу эш кичектерелеп торды. Быел, Аллаһка шөкер, түбәне төзекләндердек. 1994 елгы проект буенча тышкы як диварларны матурлауга тотындык, әкренләп эчке яктан да төзекләндерә башларбыз. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын.

— Әңгәмәне сез гаилә, бала тәрбиясе турында фикерләрегездән башладыгыз. Сез нинди әти? Гаиләгездә татар теле сакланамы?
— Татар телен саклау – бик авыр мәсьәлә. Өйдә генә үзара аралашу җитми. Балаларга татар телендә китаплар укырга, мультфильмнар күрсәтергә кирәк. Аллаһка шөкер, Татар-стан болар өстендә хәзер күп эшли. Ә гаиләдә моның өстендә эшләргә, телне өйрәнүне приоритет итеп куярга кирәк. Болай итмәсәң, эш аксый. Ә дини тәрбиягә килгәндә, барысы да үз үрнәгебездә эшләнә. Намазга басасың, синең белән бергә балалар да намаз укый. Мәчеткә киләсең, үзең белән балаларны да алып киләсең. Хәләл ризык алганда, балаң да моны күрә. Телевизор, компьютердан син ни карыйсың, алар да шуны карый. Әти-әниеңне, туганнарыңны хөрмәт итәсең, матур итепсөйләшәсең. Бала моны күреп, сеңдереп бара. Безнең балалар да телефонда, Интернетта утыралар. Әлбәттә, чикләр бар. Шул ук секцияләргә, түгәрәкләргә йөриләр. Болардан башка берничек тә булмый. Әйе, бала тәрбияләү – җиңел эш түгел. Тик без моңа кул селтәмибез. Чөнки безнең гаилә – яшәвебезнең асылы. Әти-әни, хатын, балалар, туганнар – иң якын кешеләр. Минем иң олы балама — 23 яшь, кечесенә — 1 яшь. Тик мин күп балалы әти дип мактанмыйм. Менә баланы үстереп, алар гаилә корганнан соң, аларның тормышлары әйбәт булганнан соң гына син үзеңне мактый аласың. Синең нинди тәрбия бирүең инде алар үзләре балалар үстергәндә генә күренәчәк. Син нинди орлык чәчтең: яхшымы, яманмы? Мисал өчен, әгәр дә мин үз балаларыма яхшы әти икән, димәк, минем әти-әни миңа тиешле, дөрес тәрбия биргән. Ә инде минем балаларым үскәч, минем чынлыкта нинди әти булуым күренәчәк.

— Сезнең тормышта иң мөһим вакыйга?
— Дөньяда миңа иң зур дәрес биргән вакыйга – 10 ел элек мин әтиемне югалттым. 80 яшендә булса да, ул нык, таза, көн-төн эшли иде. Без беләбез, дөньялыкка без мәңгелеккә килмәдек. Ләкин белү һәм үз күзең белән күрү – икенче нәрсә. Әтине югалту мине уяткандай итте. Киләчәк турында күбрәк уйлана башладым, бу югалту минем дөньяга карашны үзгәртте. Аллаһы Тәгалә безгә авыр сынаулар бирмәсен, хәлебез җитә торган сынаулар гына булсын.

— Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!

Эльвира ХУҖИНА.