Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


1.10.2020

Уңыш бәйрәме

Авылыбыз кечкенә генә булса да, уңган-булган кешеләргә бай. Һәр ел саен үткәрә торган Уңыш бәйрәмен быел да күңелле итеп уздырдык. Хуҗабикәләребез күргәзмәләргә үзләренең бакчаларында үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрдән, чәчәкләрдән кул эшләре ясап алып килделәр. Ул көнне яңгыр явып торуга карамастан, урамда — учакта кабак боткалары пешердек, күмер самавырында чәйләр кайнатып, алып килгән күчтәнәчләр белән мул табын әзерләдек. Бәйрәмнең икенче өлешендә һәр хуҗабикә үз өстәлен яклап яшелчә, җиләк-җимешләр турында җыр һәм шигырьләр сөйләделәр. Төрле уеннарда катнаштылар, табышмакларга җавап эзләделәр. Эшсез калуына борчылган карачкы һәм Көзбикә дә бәйрәмгә кунакка килде. Алар белән бергәләп “Шалкан” әкиятен сәхнәләштердек, ике командага бүленеп, бәрәңге уңышын җыю уенын уйнадык.
Бу бәйрәмне оештыруга зур көч куйган Яңа Аккуҗа мәдәният йорты җитәкчесе Вәсилә Гайнетдиновага һәм кичәдә катнашкан барлык хуҗабикәләргә бик зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Киләчәктә дә сәламәт булып, мондый бәйрәмнәрне уздырырга насыйп булсын.

Зәмфирә Дәүләтшина, Яңа Аккуҗа авылы.