Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Уңышка ирешү сере — тәҗрибәне куллануда
10.10.2018

Уңышка ирешү сере — тәҗрибәне куллануда

Кез сыр җитештерү заводында 600ләп кеше хезмәт куя. Хезмәткәрләр уртача 35 яшьтә, ә уртача айлык хезмәт хакы 30 мең сум. Ел дәвамында завод 120 мең тоннадан артык сөт эшкәртә, 15 мең тоннадан артык сөт продуктлары, 9000 тонна сыр, 1400 тонна май җитештерелә.
«КОМОС – Групп» генераль директоры урынбасары вице-президенты, “Милком” җәмгыяте җитәкчесе Анатолий Максимов сүзләренә караганда, Кез сыр заводының уңышка ирешү сере – күп еллар дәвамында туп­ланган тәҗрибәне һәм заманча җитештерү тех­нологияләрен куллануда. Завод — үсеш юлында. Биредә заманча суыткычлар урнаштырылган. 2007 елда каты сыр җитештерү буенча Польшаның автоматлаштырылган яңа линиясе эшли башлый. Бу исә сырның күләмен ике тапкыр арттыруга китерә. 2009 елда TetraRex төргәгенә сөт тутырып сату хезмәте булдырыла.
Завод ел саен үзе дә яңара, төзекләндерелә, җитештерү өчен яңа объектлар файдалануга тапшырыла. Мәсәлән, 2013 елда йомшак һәм эретелгән сырлар җитештерү буенча яңа цех эшли башлаган, 2014 елда җитештерүнең заманча төрү линиясе урнашты­рылган, 2017 елда компрессорлар цехы файдалануга тапшырылган. Кыскасы, оешма һәрвакыт үсә, үз мөмкинлекләрен киңәйтә, егәрлекләрен арттыра. Кез сыр заводы тарафыннан 2018-2021 елларга «Җитештерү мәйданчыгының стратегик үсеше” проекты эшлән­гән. Инвестицияләрнең гомуми күләме 1691,7 млн. сум тәшкил итәчәк.
Бу атнада Александр Бречалов Кез поселогына эш визиты кысаларында уңышлы эш алып баручы сыр җитештерү заводы эшчәнлеге белән танышты. Эшлекле сәяхәттә Россия Дәүләт Думасы депутаты Андрей Исаев та катнашты.
Александр Бречалов һәм Андрей Исаев оешма белән таныштылар, белгечләр һәм завод эшчеләре белән аралаштылар, әзер продукцияне татып карадылар. Алар Удмуртиянең төньяк районында сөт эшкәртүчеләрнең эшен югары бәяләделәр.

«Без Кез поселогы заво­дының уңышлы үсүенә, үз ин­вестицияләре хисабына җи­тештерүне акрынлап киңәй­түләренә инандык. Сыр җи­тештерүчеләрнең район һәм республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашулары, төрле чараларның иганәчеләре булулары сокландыра», — дип билгеләп үтте Удмуртия Башлыгы.