Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Уңышка бай ел
12.10.2017

Уңышка бай ел

Быел соңга калып килгән яз, яңгырлы җәй авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрне пошаманга салды. Уңыш булырмы? Гадәттә 20 майда чәчү эшләре инде ахырына якынлашса, быел Яр һәм Кез районнарында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре чәчүгә чыкмаганнар да иде. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән чәчүлек эшләре буенча республикадагы һәр район да планны үти алды. Бүгенге көндә инде сүз урып-җыю эшләренең нәтиҗәсе турында бара.
Удмуртия Республикасының авыл хуҗалыгы министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Прохоров пресс-конференциядә елның уңышка бай булуын әйтеп үтте. “Без быел малларга азык әзерләү буенча республика тарихында иң югары күрсәткечләргә иреш-тек. Удмуртия буенча бер баш мөгезле эре терлеккә уртача 33,7 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Бу кыш дәвамында малларны тулысынча азык-төлек белән тәэмин итү өчен җитәрлек”, — диде ул үз чыгышында. 4 районда әлеге күрсәткечләр 40 центнердан, 18 районда — 30 центнердан артып китә. Әзерләнгән терлек азыгының күләме узган ел белән чагыштырганда 1 миллион тоннадан артыграк булуы да сөендерә торган сан.
Урып-җыю эшләренә быел бер ай соңга калып чыгу сәбәпле, басуларда эш әле төгәлләнеп кенә килә. Удмуртиядә барлыгы 335 мең гектар җирдә бөртекле культуралар үсә. Александр Прохоров сүзләренчә, әлеге җирләрнең бүгенге көндә 1565 гектары гына эшкәртеләсе калган. Бөртекле культуралар буенча алынган уңышның да рекордлы санга баруын белгерттеләр министрлыкта. Бер гектардан – 22,8 центнер. Ә Грахово һәм Вавож районнарында күрсәткечләр 30 центнердан артып китә. Ә Россия буенча барлык чәчүлек җирләренең 91,9%ыннан инде уңыш җыелып алынган.
Шәхси фермер хуҗалыкларында да урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Пирогово авылында милләттәшебез Фәрит Вәлитов җитәкләгән хуҗалык карамагында 3400 гектар җир, 900 баштан артык эре терлек исәпләнә. “Узган елгы корылык уңышка зыян салса, быел киресенчә, барысы да уңды. Җәй башында һава торышы салкынрак булгач, авыррак иде. Ләкин соңрак җитешсәләр дә, ашлыклар уңды, Аллаһка шөкер. Бүгенге көндә бер башка уртача 38 центнер азык берәмлеге әзерләнде”, — дип сөенече белән уртаклашты эшмәкәр.

Эльвира ХУҖИНА.