Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Уңганнан бар да була
15.10.2020

Уңганнан бар да була

Интернет челтәрендә Роза Кәримуллина мунча түбәсендә үстерелгән 30 килолы кабак фотосын безнең төркемгә җибәргән иде. Моны үз күзләрем белән күрергә дип, Ижауның Вологодская урамында яшәүче Рифкать Хикмәтулла улы һәм Зәмзәмия Сабир кызы яшәгән йорт­ка юл тоттым. Капкадан килеп керүгә үк, түбә белән ябылган өй алдында шау чәчәктә утыручы төрледән-төрле яран гөлләр күзләрне иркәләде.
Зәмзәмия һәм Рифкать Кәримуллиннар бик тә уңган, тырышлар. Зәмзәмия апа ире хакында: “Рифкать төнлә дә эшли ул. Кичтән ятканда ук иртәгә эшлисе эшләренә, тегене-моны эшлисе бар дип, алдан планнарын корып куя һәм иртүк торып эшкә ябыша. Шулай иртәдән кичкә кадәр эшләштереп йөрибез”, — ди. Аларның бакчасы да аерым бер игътибарга лаек: 2 сотыйга якын бакчаларында бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, кыяр-помидор, хәтта алмагач, кура җиләге, виноградка кадәр үстерәләр алар — барысы да ел саен мул уңыш би­рә. “Матурлык өчен дип, кабак утырта башладык. Әле менә өй алдындагы беседка түбәсенә дә үрмәләтә идек. Хәзер монда вино­град үстерәбез. Кабак бик файдалы яшелчә бит. Аның яфраклары зур, җайлап үрмәләтмәсәң, ул 2 сотый бакчаңны да басып китә ала. Ә без аны алай итеп үстерсәк, башка яшелчәләрне, җиләк-җимешне утырта да алмас идек. Шуның өчен аны кайда кирәк, шунда таба үрмәләтеп үстерергә була. Быел яздан тирес тартмасына 3 кабак орлыгын төртеп куйдык та, өстен полиэтилен белән капладык. Аннан шытып чыккач, су сибеп үстердек. Ике төпне мунча түбәсенә, берсен койма буйлатып, рейкалар кагып, шунда үрмәләттем. Кабаклары өзелеп төшмәсен өчен аларын да такта белән беркетеп, бәйләп куясың. Кабак үстерүнең берние юк. Тирес белән су булса, җәе яхшы булса, үсә ул. Билгеле, кабак эре булсын дисәң, иң мөһиме – су сибәргә кирәк: бу яшелчә су ярата ”, — ди көр тавыш белән Рифкать абый. Йорт хуҗасының әйтүенчә, кабак үстерү серләре бик үк катлаулы да түгел икән. Тирескә утыртасың да, су сибәсең, башка сере юк. Вакытында су сибеп торырга гына кирәк, ди.
Халык соңгы вакытта кабакны үз итә башлады. Авылларда бакча-бакча тутырып үстерәләр аны. Мал-туарга да ашаталар, бәлеше дә бик тәмле була. Рифкать абыйларның да кабак уңышы гел яхшы була икән. Әйтик, быел иң зурысының авырлыгы 30 килограммнан да артып киткән. “Быел сарысы да, яшеле дә бик уңды. Мунча түбәсеннән улым Илгиз белән оныгым Марсель бергәләп күтәреп алып төштеләр. Эреләрен ташып кертеп куйдылар. Аны без күтәрердәй түгел, балалар ярдәм итте, без карап кына тордык әби белән. Әле ике кечкенәсе һаман түбәдә. Хәзер кырау төшкәч, үсә алмас­лар инде”, — ди Рифкать абый. «Моның кадәр кабакны кая куеп бетерәсез?» – дип сорыйм, җыелган кабакларны күреп. “Аны бүлгәлибез дә, балаларга, оныкларга, күршеләргә бирәбез. Аннан ни пешерсәң дә була бит. Бәлеше, коймагы дисеңме, телеңне йотарлык йомшак, тәмле була”, — ди.
Тумышы белән Әгерҗе районы Кырынды авылыннан Рифкать абый. “Армиядән соң Ижау­га кайттым. Монда да эш булмагач, Новокузнецк якларына киттем. Анда шахтада такелажник булып эшләдем. Аннан хезмәтемне Металлурглар заводында сталевар булып дәвам иттем. 20 ел хезмәт куйдым. Хәзер менә 37 ел лаеклы ялда”, — ди 87 яшен куып баручы Рифкать абый. “Аллаһы Тәгалә гомерне биргәч, яшибез әле акрын гына. Һәркөн өйлә намазына мәчеткә йөрим. Әби белән бергә утырып, табын артыннан кузгалып, чәй эчеп чыгып китәм. Әби мин кайтуны табын әзерләп көтеп тора. Беренче хатыным 2016 елда якты дөньядан китеп барды. Аннан 1 ел ялгыз яшәдем. Балалар көн дә киләләр, Аллаһка шөкер. Тик көннәр буе берүзең. Ялгыз бик авыр. Ә Зәмзәмия белән бер-беребезне күреп белә идек. Аның белән өйләнештек”, — ди. Өстәлдә ятучы “Яңарыш” газетасын күреп, газетаны укулары турында да кызыксындым. “Үзебез дә яратып укыйбыз. Әле 3 улымның гаиләсенә дә газетаны еллык яздырып, аларга бүләк итәм. Хәзер киленнәрем дә газетаны көтеп алалар. Яратып укыйлар. Киленем Розаны татарча укырга да өйрәтте “Яңарыш” газетасы. Сүзләрен язып алып, аны русчага тәрҗемә итеп укыды. Шулай итеп хәзер “Сөембикә” журналын да яздырып алдыра, укый. Теләк булса, телне өйрәнеп була”, — ди ак сакаллы зирәк Рифкать абый.
Алар бүгенге тормыштан бик канәгать. Рифкать абыйның 3 улы, киленнәре, 8 онык һәм оныкчыклары үсеп килә. Кыенлыклардан зарланмыйча, киләчәк көннәргә өмет белән карап яшиләр. Һәр туган таңның тәмен, хезмәтнең бәрәкәтен күреп, балалар, оныклар, туганнар җылысын тоеп яшәүче Кәримуллиннарга сок­ланмый мөмкин түгел. Алдагы көннәре дә әнә шулай хәерле, бәрәкәтле үтсен дип кенә телисе кала.

Гөлнара Вәлиева.