Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Утны-суны кичкән ветеран
26.03.2020

Утны-суны кичкән ветеран

Бөтен дөнья Бөек Җиңүнең 75 еллыгын шатлык белән каршыларга әзерләнә. Бу якты көннең якынлашуына әйтеп бетергесез зур өлеш керткән Хәмит Шәех улы Басыйровка 26 майда 96 яшь тула.
10нчы класста укучы Хәмит сугыш башлану хәбәрен каникулда классташлары белән бергә Актаныш районының Актаныш авылы кырларында эшләгәндә ишетә. 1942 елның 10 декабрендә мобилизацияләнеп, армиягә алына. Тиз-тиз җыенып, ике тәүлек ат чанасында Әгерҗегә киләләр. Аннан поезд белән Казанга — республика хәрби комиссариатына җибәрәләр. Хәмитне немец телен әйбәт белгәне өчен разведка мәктәбенә билгелиләр. 1943 елның маенда укуын тәмамлагач, 97нче мотоцикллы разведка батальонына юллыйлар. Ветеран Украина, Белоруссия өчен сугышларда катнаша. Пятихатка, Кривой Рог, Полтава, Кременчуг, Харьков, Днепропетровск, Александрия, Знаменка, Кировоград, Минск, Гродно, Слоним шәһәрләрен азат итүдә катнаша.
“1944 елның июнендә батальонны тревога буенча күтәрделәр. Җирле кешеләр сөйләве буенча, урманда немецлар барлыгын белгәннәр. Мотоцикл­ларга утырдык та, оборона линиясен уздык. Нәтиҗәдә 183 немец сугышчысын әсирлеккә алдык. Частька әйләнеп кайтканда, безнең мотоцикл минага эләкте. Мине шартлау дулкыны җиргә алып ыргытты. Медсанчастьта 3 кенә көн дәваландым. Безнең батальон Белоруссия фронтына китәргә тиеш иде, мин госпитальдән качып, алар белән бергә киттем.
1945 елның гыйнварында безнең батальон Польша чигенә килеп җитте. Млава шәһәре өчен канкойгыч сугыш башланды. Әмма немецларның 2 танкы һич юл бирми. Шулчак батальон командиры Александр Сабатинов: “Син бәләкәй буйлы, күрмәсләр. 2 гранатаны ал да бар!” – диде. Шуышып бардым да, шешәдәге сыекчага ут төртеп, танкның берсенә аттым. Тиде. Яна башлады. Немецлар төтенгә буылып, бер-бер артлы чыга башладылар. Чыккан берсен автоматтан атып, юк итә тордым. Көтмәгәндә, танк кузгалып китте. Аягым таеп, гусеница астына эләкте. Мине Брянск өлкәсенең Новозыбков госпиталенә җибәрделәр. Җиңү турында да шунда ишеттем.
Сугышта бик күп кыенлыклар күрергә туры килде. Юыну, туйганчы ашау булмады. 600 гр ипи, кәбестә суын бирәләр иде. Барысын да күрдек: карлы-бозлы суда ятып, аяк-кулларны өшеттек. Снаряд эләгеп, кайсысын күтәреп бәрде, кайсысының аяк-кулларын өзде”, — дип сөйләде Хәмит абый.
Ул беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Хәмит абыйны сугыштан соң да өенә җибәрмиләр, Мәскәүгә – метро төзелешенә юллыйлар. Ниһаять, 1947 елда туган ягына кайта. Хисапчы, өлкән инспектор булып эшли. Почтада эшләүче Нәсимә исемле кызга өйләнә һәм Сарапулга күченеп киләләр. Шәһәр метеостанциясенә эшкә урнаша һәм эшеннән аерылмыйча гына, Ижау элемтә техникумын тәмамлый. 1970 елда хисапчы булып Сарапул элемтә бүлегендә эшли башлый. Анда 15 ел хезмәт куя. Намуслы хезмәте өчен Мактау тактасына, Мактау китабына кертелә. Өч тапкыр Социалистик ярыш җиңүчесе исеменә лаек була.
“Без хезмәттән башка нәрсәне белмәдек, эшләдек тә эшләдек. Хәзерге яшьләрнең трай тибеп йөрүләренә ачуым килә. Шулай ук без яшь чакта кино, концертларны, Минзәлә театрын көтеп ала идек, хәзер күпләр өйләреннән чыкмыйча гына телевизор карауны хуп күрә, — дип, Хәмит абый бүгенге тормыштагы яшәү рәвешен дә бәяләп алды. Ветеран хәзер дә газеталарны күзлексез укый. Бер кочак алып килгән “Яңарыш” газетасын да бик сөенеп кабул итте. Хәмит абыйның хәтере дә яхшы, ул батальонда ничә танк булганын әле дә яхшы хәтерли.
Хәзерге көндә ул кызы Ләйсәния тәрбиясендә яши. Кызы шәфкать туташы булып эшләп, пенсиягә чыккан. Ике баласы да югары белемле, 3 оныкчыклары бар. “Әткәй, әйдә кан басымыңны үлчим”, — дип, кызы әтисе турында кайгыртып кына тора. Хәмит абыйга И.А. Сталинның Мактау кәгазен Александрия шәһәре музеенда тапшырганнар. Ел саен Мәскәүгә 9 майда Җиңү парадына чакырылган. Сарапул шәһәре башлыгы Александр Ессен ел саен ветераннарны хакимияткә чакырып, чәй өстәле артында зурлый икән. “Мәктәп, балалар бакчаларына очрашуларга күп йөрдем”, — ди ул. Һәр көннең кадерен белеп яши белгән хөрмәтле Хәмит аганы мин дә якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлыйм.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.