Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Усалмы, әллә таләпчәнме?
6.09.2018

Усалмы, әллә таләпчәнме?

Тиздән сентябрь җитә. Әти-әниләр кирәк-яракларны хәс­тәрли. Ә балалар мәктәпне сагынып баралар микән? Нәрсә көтә аларны? Мин дә шундыйрак сорауны бер танышыбызның оныгына бир­дем. ”Мәктәпне сагындыңмы, барасың киләме?” — дигән соравыма, ”Юк”, — дип җавап бирде бу бала. “Нигә?” — дим, — Быел 5нче класска барасың, яңа фәннәр, яңа укытучылар”. “Менә шуңа да барасым килми. Минем яраткан фәнем математика, менә шул фән укытучысын бик усал, диләр. Куркам”, — диде бу бала. Без бик гаҗәпләндек. “Каян беләсең, кем әйтте?” — дип кызыксынуымны дәвам итәм. “Без аның белән таныш инде, үзебезнең укытучы авырган вакытта ул безне укытты, билгеләрне бик саран куя. Кечкенә хаталар өчен дә “ике”ле куярга мөмкин. “Ул укытучы яшьме, әллә өлкән яшьтәме?” – дип сорашам. “Өлкән яшьтә”, — ди. “Болай булгач син чыннан да ялгышасың, усал, начар укытучы булса, аны мәктәптә тотмаслар иде. Сез танышып, аңлашып кына җитмәгәнсез”, — дим hәм үземнең мәктәп елларында булган хәлне сөйләп киттем.
Мин башлангыч классларда гел “5” легә укыдым дияргә була. (Матур язудан гына «4»ле ала идем). Фоторәсемем Мактау тактасында да булды. 5 нче класска килгәч тә яхшы гына укый башладым. Ләкин математика фәненнән башта “4” леләр китте, аннан “3”леләр, хәтта “2”леләр ала башладым бит. Ни булды диярсезме? Булды шул. Укытучыбыз күршедә яши (сугыш ветераны), күп балалы гаилә, бер улы безнең класста, кызы минем дустым. Мәктәптән соң алардан чыкмый ятабыз дисәң дә була. Абый әйбәт, усал түгел. Дәрес әзерләмичә дә барган чаклар күбәеп китте. Башкалар белән дә шундыйрак хәлләр. Ләкин контроль эшләрдә “2”ле алучылар күбәйде. 6 нчы класска күчтек. Анда уку тагын да авырлашты. Бармый инде математика. Аңлап булмый. Ниhаять, мәктәп директоры Вазыйх абый укытучыны алмаштырырга дигән карарга килде. Ә Монтазима апа үзенең таләпчәнлеге белән дан тота, хәтта усал укытучы диләр. Менә эләктек… Классыбыз белән “2”ле җыябыз. Ул мине әйбәт укучы икәнемне белгән күрәсең, (башка фәннәр әйбәт бит) кеше белмәгәндә миннән сорый иде. Мин җавап бирә алмыйм, белмим. “2”лене “чәпи “генә. Ниhаять ул миңа: ”Балам, әгәр дә ныклап укый башламасаң, мин сине 6нчы класс­та утыртып калдырам бит”, — диде бик ачуланып hәм күп итеп өстәмә эшләр бирде. Белмәгәнемне ныгытып аңлатты. Аңа рәхмәтем зур. 8 нче класста математикадан имтиханны “5”ле гә бирдем. Математика яраткан фәнемә әйләнде.
Монтазима апа әле исән. Олы яшьтә инде. Авылга кайткан саен хәлен белмичә киткәнем юк. Аның хәтере шундый шәп әле. Безнең класс аңа да нык тәэсир ясаган күрәсең, барысын да хәтерли, сөйли. Сәламәтлеге нык какшаган инде, шулай да озак яшәсен иде әле.

Соравым шул: усалмы, әллә таләпчәнме? Минемчә, ул таләпчән булган, укучыларга белемен биргән hәм алардан да белүне таләп иткән. Танышыбызның оныгына таләпчән укытучылардан курыкмас­ка, тырышып укырга киңәш бирдем.

Гөлисә Зарипова, Ижау шәһәре.