Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Урын өстендә үткән гомер
3.04.2021

Урын өстендә үткән гомер

Наилә Гаделхак кызы Касимова бик яшьли га­рипләнеп, урын өстендә калды. Гомере өзелгәч, без аның мендәр астыннан көндәлеген табып, туганнар белән укып елаштык. Бу вакыйгага байтак еллар узды. Ул көндәлектә язылганнарны газета укучыларга да тәкъдим итәсем килә. Әлеге аянычлы язмыш белән танышканнан соң, күпләр аякларында басып йөрүнең нинди бәхет икәнлеген аңласыннар иде.

“Мин 1935 елның ноябрендә Балезино районы Падера авылында тудым. Әтием Габделхак, әнием Зәйнәп исемле. Мин аларның икенче бәхетсез балалары булып туганмын. Миннән өч яшькә зур абыем Минсафа исемле иде. Әтием хезмәткә барганчы, укытучы, әнием колхозның хезмәт алдынгысы булган. Мин үземне бәхетсез дип шуннан башлап саныйм, мин туып бер көн үтүгә, әтиемне армиягә хезмәткә алганнар. Менә шулай мин өч ел әтисез үскәнмен. Әти армиядән кайткач, башта колхоз рәисе булып эшләгән, аннан Уфа шәһәрендә хәрби белем алган. Укуын тәмамлап кайткач, безне Вот­кинск шәһәренә алып киткән. Ә Минсафа мәктәптә укыгач, аны авылда калдырганнар. Шул чагында абый авырып үлгән.
Әтием сеңелем Рәймәне бигрәк ярата иде. Эштән кайтып керү белән кулына алып, түшәмгә җиткәнче чөя иде. Әти шактый укыган кеше булгач, безнең стенада Ленин, Сталин, Ворошилов портретлары эленеп торды. Воткинск шәһәрендә яшәү төш кебек кенә булды. Ләкин рәхәтлек озакка сузылмады. 1941 елның апрель аенда әтине Шан шәһәренә чакырып алдылар. “Кеше килгәндә, килегез”, — дип, әти безне дә үзе янына чакырып алды. Сугыш башланды. Әнием еларга тотынды. “Зәйнәп, нигә елыйсың, тревога гына”, — дип, әтинең әнине тынычландырганын хәтерлим. Ә үзе: “Зәйнәп, сөлге, дәфтәр һ.б. сал”, — ди. Безгә тагын әтидән аерылырга туры килде. Бу юлы аерылуыбыз мәңгегә булган. Миңа ул чагында 6 яшь, сеңелемә 2 яшь иде.
Әтидән аерылгач, безне Вильно шәһәренә күчерделәр. Шул вакытта бар әйберләребез югалып бетте. Ул вакытларда бик куркыныч болыт килеп, ничек боз яуса, пулялар да безнең баш очыбыздан шулай сызгырып узалар иде. Сугышның иң каты вакытына эләгеп тә, исән калдык. Әллә нинди белмәгән җирләрне, шәһәрләрне күрдек. Кабат Вильнога кайтып, 3 ел тордык. Әниебез үзе ач торса да, безне ашатырга тырышты. “Син нигә авызыңнан өзеп, балаларыңны ашатасың. Үзең үлеп, балаларың калса, аларны кем карар?” — дип орыша иделәр әнине. Пропусксыз безне беркая да җибәрмәделәр. Әнием качып-посып кына кайсысына урак урды, кайсысына бәрәңге казырга бара торган иде. Әле дә күз алдымда: әни чәнечкеле тимер чыбыклардан ачык урын табып, тәннәрен ерта-ерта, качып-посып, безнең тамакны туйдыру өчен эшкә йөри иде. Бервакыт әнием бәрәңге казып алып кайтканда, кулга алып, караңгы суык җиргә ябып тоттылар. Соңыннан безне авылларга тараттылар. Кайсылары бер атна, кайсылары ике атна тоталар иде. Анда торганда да әнием гел эшләп йөрде. Үзебезнекеләр Вильноны азат иткәч, без кайтырга дип чыктык. 5 атна юлда кайттык. Бик җәфа чиктек. Вагоннарга менә алмый идек, менсәк төшереп җибәрәләр иде. Берсендә көч-хәл белән әниебез безне бер вагонга менгереп җибәрде, ә үзе менә алмыйча калды. “Әниебез калды”, — дип, юл буе елап бардык. Әни поезд кузгалганда менәргә өлгергән. Күп җәфалар чигеп, Воткинск шәһәренә кайтып җиттек. Анда калган әйберләребезне алырга керсәк, бернәрсәбез дә калмаган. Әни кул эшләренә осталыгы аркасында безнең өс-башларыбызны әзрәк бөтенәйтте. Ачлы-туклы Балезинога кайтып җиттек. Әби-бабай бик сөенеп каршы алдылар.
Җиденче сыйныфны тәмамлагач, мин дә колхозда эшли башладым. Тик зур бәхетсезлекләр килеп чыкты. Яшьлегем таңында чәчәк ата алмый шиңгән кебек булдым. Чыршы агачы басып, урын өстенә калдым. Юлларда сынауларны күп күргәч, башка сынаулар күрмәбез, кешеләр кебек тыныч тормышта рәхәт кенә яшәрбез дип уйлаган идем. Бөтен дөнья җәфасын, кайгы-хәсрәтен Аллаһы Тәгалә безгә өеп биргән икән. Минем кебек кеше кулына калып, кеше күзенә тилмереп карап ятуның авырлыгын башына төшкән кеше үзе генә белә.
Әнием безнең белән күп җәфа чикте. Әмма ялгызына ничек авыр булса да, үстереп, буйга җиткерде. Урын өстендә яткан кызын караганда ул ялгыш та: “Чукынган, каһәр”, — дип әйткәне булмады. Мин белә башлаганнан бирле, әни урманнан кайтмый иде. Ә хәзер кешенең эшкә барганын күрсәк, бигрәк тә печән, урак өстендә әнием белән елап кала идек. Җәй көннәрендә сарайда яшәргә тырыштык. Анда кешеләрнең йөргәне күренми.
Тәнең сау булмагач, бу якты дөньяда яшәү туйдыра икән. Минем бу кадәр тилмереп ятуым әниемне дә, сеңелемне дә киптерде. Сеңелем Рәймәне кайсы берсе: “Рәймәгә 39 яшь биреп булмый, олы күренә”, — диләр иде. Аның күргәннәрен күрергә язмасын. Кеше кебек ата-абзый белән яшәсә, ул да матур, таза булыр иде. Мин урынга калгач, бөтен авырлык Рәймә өстенә калды. Рәймә белән бер генә мәртәбә дә орышканыбыз, талашканыбыз булмады. Мин урында ятканда да, Рәймә бер авыр сүз дә әйтмәде. Анда-монда барганда да миннән сорамыйча чыгып китмәде. Тормышка чыкканда да, мине кешегә санап, ризалыгымны сорады. “Миңа бирмәгән бәхетне Аллаһы Тәгалә Рәймәгә бирсен иде”, — дип тели идем.
Туганым Рәймә белән киявебез Касыймга рәхмәт, бик карыйлар. Әнинең дә утырып, тыныч кына ашаганы юк. Рәхәтләнеп йоклый да алмый. Төнлә белән әллә ничә тапкыр минем яныма килә. Төннәрен: “Әйләндермәссеңме?” — дип эндәшсәм, әни аягына баскач, атлап китә алмый тора иде. Шул вакытларда үземне тыя алмыйча елый идем. Югыйсә бит, әнине олыгайган көнендә мин тәрбияләргә тиеш идем. Кайчагында уйларга биреләм дә, бөтенләй борчуга калам. Иң курыкканым әни үлеп, минем исән калуым. Агач астында калганнан соң, хастаханәгә илткәч, табиблар: “ Әллә ничә меңнән бер кеше генә бу хәтле сугылуга түзә. Организмы бик сәламәт”, — дигәннәр. Мин үземнең бу дөньяда ни өчен яшәвемне дә белмим. Ничәмә ничә еллар өметсез тормышта бер әрәм тамак булып җан саклап гомер итәм. Шул мәгънәсез үткән гомер өченме, әллә үз кабыгыма бикләнеп өйдә яткангамы көннең бер генә сәгатен дә әрнүсез тыныч күңел белән үткәрә алганым юк. Күп вакыт үз-үземә урын тапмый газапланам. Тормышым кешеләрнеке кебек була алмады, үлемем дә кешеләрнеке төсле булмас микәнни, дигән уй килә дә, тетрәнеп куям. Кешенең иң кадерле нәрсәсе — гомере, диләр. Шул кадерле гомерем мәгънәсез үтте”.

Әминә Солтанова, Ижау шәһәре.