Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


18.01.2018

Урамда – Яңа ел

 2017 ел истә калырлык вакыйгаларга бай булды. Апрельдә Республика Башлыгы алышынды. Май аенда Удмуртиянең Беренче Президенты Александр Волков 66нчы яшендә безнең арадан теге дөньяга күчте. Июньдә Ижауга Россия Президенты Владимир Путин килде. Сентябрьдә Александр Бречалов рәсми рәвештә Удмуртия Башлыгы булып сайланды. Патриарх Кирилл беренче тапкыр Удмуртия чиркәвенә аяк басты. Иң куркынычы — ноябрь аенда шәһәрнең Удмуртская урамындагы йортта шартлау.
2018 елның беренче вакыйгасы — Удмуртиянең “Выходи гулять” бөтенроссия фестиваленә кушылуы һәм катнашуы. Завьялово районы Пирогово авылында андый бәйрәмне берничә урамда билгеләү моннан 10 ел элек башланып, елдан-ел камилләшә бара. Мин “Яңарыш”та Пироговода үткән Сабантуй, Авыл көне, Кыш озату бәйрәмнәре турында берничә мәртәбә яздым. Быелгы “Могҗизалар кыры”н үзем күрдем, язмам да шул хакта.
Авылның беренче урамында (Полевая) элек-электән ел саен Яңа ел чыршысы урын ала. Аны элек Биктимер Гараев оештыра иде. Кодам, ил агасы, актив бабай Рафис Каюмов гаиләсе — аның дәвамчысы.
2017 елның декабрендә дә биек чыршы үзенең даими урынына урнаштырылды. Бизәү эшләрен киявем Илгиз белән күршеләре башкарды. Иң очына ерактан үк балкып торган кызыл йолдыз менеп кунаклады, ялт-йолт килеп, бәйрәмгә чакырып торган күп санлы төрле гирляндалар белән уратып алынды. Алар арасында миңа “Яңарыш”та беренче булып ребусны чишкән өчен бирелгән бүләк-гирлянда да бар иде. Бу урамда төрле милләт халкы дус, тату яши. Берсен-берсе якыннан белә, йомышы төшсә, ярдәмләшеп көн күрәләр.
Кызым Роза гаиләсендә атна саен мин көтеп алынган кунак, шуңа күршеләренең күбесен якыннан беләм. Гаилә дуслары — Люба белән Федя, Фидаил белән Галя. Ә Галина исемлесе Бабино авылында җитештерелгән сөт продуктларын шәһәр кибетләренә илтеп җиткерүче оешманың җитәкчесе, 15ләп татар кешесе аның кул астында инде күп еллар дустанә эшли. “Алар тырыш, эшчән, шуңа мактауга лаек”, — ди алар турында ул. Ут күршеләре Алевтина белән Сергей 5 балалы яшь гаилә, төпчегенә әле бер генә яшь, әни кеше шул оешмада алыштыргысыз зат – инде эшкә дә чыкты. Бу бәйрәмдә дә балалары белән кулга-кул тотынып, төрле хайваннар маскалары киеп, әйлән-бәйлән уйнаучыларның иң активлары иде.
Бизәлгән чыршы үзенең купшылыгы белән атна буе бәйрәмгә чакырып тора. 31нче декабрь төне. Оныгым Рамил музыка өчен җаваплы – инде Салават җырлый да башлады. Бәйрәм өстәлендә күмер самавыры кайнап утыра. Теләгән кеше чәй эчә, хуҗабикә пешергән йомыркалар (узган ел Әтәч елы булганга) белән сыйланып, иске елны озаталар. Ә өй сакчысы Граф “һау- һаулап” музыкага кушылып, Яңа елга аяк басабыз, дип, хәерле, тыныч ел тели!
Тәрәзәдән оныгым Рамилнең ун айлык кызы Алисә белән тамашаны күзәтәбез: инде олысы-кечесе күп җыелган. Чөнки бу алар өчен көтеп алынган гадәти күренешкә әйләнгән. Көйне-көйгә ялгый-ялгый туктаусыз музыка яңгырый, җыр-бию, төрле уеннар, күңел ачу иртәнге сәгать 4кә кадәр дәвам итте. Урам Яңа елны шулай матур итеп каршы алды.

Дания Борһанова, Ижау шәһәре.