Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ураза гаете белән!
4.06.2019

Ураза гаете белән!

Барча мактауларыбыз галәмнәрнең хуҗасы булган Раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә булса иде! Күңел түрләребездән чыккан салаватларыбыз һәм сәләмнәребез Аллаһның сөекле Пәйгамбәре Мөхәммәдкә, аның сәхабәләренә һәм гаилә әһелләренә ирешсә иде!
Кадерле дин кардәшләрем! Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә безне Исламда кылып, иманлы килеш Рамазан аен каршы алырга, аны ураза тотып һәм тәравих намазлары укып үткәрергә, фитыр сәдакаларыбызны мохтаҗларга биреп, изге айны озатырга насыйп итте. Моннан да зуррак бәхет була аламы бу дөньяда!? Хәдистә: «Ураза тоткан кешенең ике шатлыгы булыр», — диелгән. Әлхәмдү лилләһ, озын көннәрне уразада үткәргәннән соң, ифтар мәҗлесләре вакытында җәмәгать белән бергәлектә авыз ачып, без зур шатлыклар кичердек. Инде кыямәт көннәрендә Аллаһы Тәгалә каршына барып баскач, тоткан уразаларыбызның әҗер-савабын күреп, ахирәттәге шатлыкларны да кичерергә насыйп булса иде! Амин!
Рамазан аенда ураза тотуның төп максаты – тәкъвалыкка ирешү. Ай дәвамында без дә, моны истә тотып, төрле гөнаһлы гамәлләрдән, начар сүзләрдән һәм фикерләрдән тыелырга тырыштык. Күбрәк изге гамәлләр кылырга ашыктык. «Аллаһ һәрбер мизгелдә безне күзәтеп тора», — дип уйларга һәм хис итәргә күнектек. Инде бер ай дәвамында тәнебезне һәм нәфесебезне изгелектә тәрбия итәргә тырышканбыз икән, уразада булмаган айларда да изге гамәлләрдән аерылмасак, гөнаһ кылудан саклана алсак иде, кадерле җәмәгать.
Изгелекләрнең берсе – мохтаҗларның хәлен кайгырту. Өстәл тулы ризыкларыбыз булуга карамастан, Аллаһның әмерен үтәп, Аның ризалыгына ирешик дип, көн дәвамында ураза тотып, ач тордык, сусадык. Шулай итеп, ризыклары булмаганга күрә ач торучы кешеләрнең, хәтта хайваннарның авыр хәлләрен аңлый башладык. Сау-сәламәт булуыбызга карамастан, ач тору сәбәпле, тәннәребез хәлсез калды. Моның белән без авыруларның, гарип-горабаларның, картаеп, көчсез калган кешеләрнең халәтләренә кердек, аларны кызганырга өйрәндек. Инде башка айларда да аларга карата мәрхәмәтле булып, ярдәмнәребездән читләштермәсәк иде.
Рамазан аеның көннәре бик тиз үтеп китте. Бу да безнең өчен зур гыйбрәт. Кеше гомере дә чикләнгән бит! Онытмыйк шуны! Кайсы көнебез соңгысы икәнен беребез дә белми бит! Һәр көнебезне Раббыбыз риза булырлык гамәлләр кылып үткәрергә тырышыйк. Аллаһ Тәгалә һәрберебезнең гомерен бәрәкәтле кылса иде! Кылган изгелекләребезне кабул кылып, гөнаһларыбызны ярлыкаса иде! Амин!

Удмуртия төньяк районнарының имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов.