Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Ул «Яңарыш»ны кояшка тиңләде
15.02.2018

Ул «Яңарыш»ны кояшка тиңләде

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Риза Закир улы Шәфинең тууына – 95 ел! Гомеремнең сигез елы Удмуртия җирлегендә чыгып килүче татар басмасы белән бәйле кеше буларак, миңа, үзе яшәгән Воткинск каласында, республика татарлары арасында гына түгел, бөтен татар дөньясында билгеле бу шәхес белән бихисап тапкырлар очрашырга-аралашырга насыйп булды.
Әле дә исемдә: газетабыз Татар иҗтимагый үзәге бүлекчәләре ярдәме белән Удмуртиянең татарлар күмәкләшеп яши торган төбәкләренә тарала гына башлаган чор иде. Ике атнага бер дигәндәй, укучыларыбыз, актив хәбәрчеләребез белән җыелышып, газетаның киләчәге турында фикер алышулар үткәрә башладык. Көннәрдән беркөнне шундый очрашуларның берсенә, моңарчы бер тапкыр да килеп күренмәгән, ләкин инде берничә тәнкыйди эчтәлекле язмасы белән барыбызны да сокландырып өлгергән бер кеше килде. Тәбәнәк буйлы, тыйнак кына киемнән, кулына чүпрәк сумка тоткан, ап-ак чәчле, кап-кара кашлы бу абзый — Удмуртия җирлегендә татар телендә “Яңарыш” газетасы нәшер ителә башлагач, аны аякка бастыруда, халыкка ирештерүдә, сыйфатын үстерүдә бәяләп бетергесез өлеш керткән, шул рәвешле татар халкы өчен гаять зур хезмәт куйган шәхес, шагыйрь, публицист Риза Шәфи иде.
Газета тегелмәсен карап утырам. ”Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар“. Риза Шәфинең “Яңарыш”та урын алган беренче мәкаләсе. Бу күләмле язма Удмуртия җирлегендә гомер кичерүче татарларның тормышына, газета эшчәнлегенә зур үзгәрешләр алып килде. Әйе, әйләнә-тирәбездә еш очрый торган ”милли“ кимчелекләребезне фаш итүче, җитешсезлекләребездән ачыктан-ачык көлүче, безне — редакция хезмәткәрләрен дә, газета укучыларны да — төс аерырга өйрәтүче тәнкыйть остасы буларак килеп керде Риза абый ”Яңарыш“ мәйданына. Гомумән, аның газетада даими урын алып килгән мондый эчтәлектәге публицистик язмалары, сатирик шигырьләре, мәсәлләре, памфлет-фельетоннары бер генә газета укучыны да битараф калдырмады.

Булганына шөкер итеп, бернигә дә катнашмаска тырышып яшәү­челәр була. Ә Риза абый андыйлардан түгел иде. Юк, мал турында әйтүем түгел. Сиксәненче еллар ахырында татар халкына бирелгән суверенлык белән канәгать калу ягында булмады ул, һәрдаим тулы канлы милли бәйсезлек, татар телен, мәдәниятен үстерү-камилләштерү өчен җан атып йөрде. Милли сәнгатьтәге, мәгариф системасындагы, татар-башкорт хә­рәкәтендәге җитешсезлекләр, гаделсезлекләр нык телгәләде аның бәгырен. Соңгы очрашуларыбызның берсендә әдип үзе дә әйтте: “Татарлар арасында бер-берсен аңламау, көнчелек-хөсетлекнең чәчәк атуы, милләтебезне юк итүгә алып баручы бу сыйфатларны ахырынача җиңә алмавыбыз җанымны тырмый”, — диде ул. Үзе әйтмешли, аны аяктан еккан каты чирнең дә төп сәбәпчесе шул булды, ахрысы.
Риза абый безгә, журналист­ларга, һәрвакыт үзенең үткен сүзе, урынлы, төпле киңәше белән ярдәм итеп килде. ”Яңарыш“ редакциясендә эшләгән елларда ул безнең укучыбыз да, укытучыбыз да, каләмдәшебез дә, туганыбыз да, остазыбыз да иде.

Яшермим, газета эшчәнлегендә кайвакыт кыенлыклар алдында югалып калган чаклар да булгалады. Удмурт җирлегендә татар телен яхшы белүче журналистлар җитенкерәмәү сәбәпле, нишләмәк кирәк, газета битләренә сирәк кенә булса да йомшаграк язмалар да кереп киткәләде. Мондый чакларда, иң беренчеләрдән булып, редакциябезгә Риза абый килеп җитә торган иде. Бүлмәбезгә килеп керер иде дә, башта зур сумкасын өстәлгә куяр, бераздан аның эченнән саклык белән генә… сыек чыбык яисә ямь-яшел кычыткан тартып чыгарыр иде: ”Тагын шундый хата җибәрсәгез…“ Аның бер карашка шаярып әйтелгән бу сүзләрендә җитди киная барлыгын без, әлбәттә, яхшы аңлый идек. Безне, удмурт җирлегендә татар газетасын нәшер итүчеләрне, үз туганы кебек якын күрүче, ихлас­тан яратучы бердәнбер кеше булды ул. Татар халкына гасырлар буе яшереп киленгән тарихи хакыйкатьне кайтаруга, дөрес юл сайларга ярдәм итүгә, милли үзаңын уятырга алынган кешеләр буларак, безнең тарафтан аз гына да ялгыш җибәрелергә тиеш түгеллеген ул безгә караганда да яхшырак аңлады, һәрдаим безне төзәтергә ашыкты. Ә инде газета, редакция әгъзалары адресына нинди дә булса яманат тагарга маташуларын яисә урынсызга гаепләүләрен, тәнкыйтьләүләрен ишетсә-күрсә, үз баласын якларга-сакларга омтылган ата-ана кебек, җаны-тәне белән яклап чыкты…

Синең хезмәтеңне, иҗат җи­мешеңне тормышның ачысын-төчесен артыгы белән татыган, лаеклы рәвештә татар әдәбияты күгенең иң югары катламындагылар белән беррәттән торучы иҗат әһеле шулай бәяли икән, дөрестән дә, үз һөнәреңнән зур канәгатьлек алып, дәртләнеп эшләми хәлең юк. Менә ни өчен ”Яңарыш“ газетасы редакциясендә хезмәт иткән елларымны-көннәремне сагынып искә алам, менә ни өчен горурланам!
Юк, юк! Риза абый ”Яңарыш“ны үз баласыдай гына да күрмәде. Ул аны кояшка тиңләде.
”Кемнәр сөйми таң атуны? Кем куанмый аның беренче нурларын күреп? Якты килә, җылы иңә — җанлана җиһан! Менә ничә ел инде чын татар күңеленә-рухына өмет, куаныч салып, мәхәлләбез Кояшы калка. Аны көтеп алганнарның күңеленә нур иңә, җылы килә. Шул Кояшыбыз – “Яңарыш” газетасы. Кояш булгач, аның нурлары төшкән һәр җирдә, һәр төштә яхшысы, яманы гавәмгә ап-ачык күренеп, балкып китә…” — дип язды Риза абый. Шәхсән үзем эшләгән еллардагы “Яңарыш” газетасының чынбырлыгын, көнкүрешен ап-ачык һәм хакыйкый тасвирлаган сүзләр! Шушы Кояшны карагруһчылардан саклап калу өчен барган көрәшкә җанын-тәнен, сәләтен кызганмады Риза абый. Рәхмәт сиңа, остазыбыз, синең тырышлыгың, синең корбаннарың бушка китмәде, Иншаллаһ. “Яңарыш” газетасы бүген дә чыгып килә. Аның мәйданы көннән-көн киңәя бара, яңадан-яңа үрләр яулана…

Риза Шәфине без, татарлар, зур шагыйрь буларак та беләбез, аның иҗатына мөкиббән китеп яшибез. Шигырьләрендә нинди генә тема яктыртылмый! Иң беренче нәүбәттә, билгеле, туган як табигате, якташлар, җир, мәһабәт Урал таулары темасы күзгә ташланып тора. Күп кенә шигырьләрендә әйләнә-тирәбездәге әлеге дә баягы уңай яисә тискәре күренешләр эчке кичерешләр аша үткәреп тасвирлана. Яшәешнең матурлыгы, гомернең кадерле булуы һәм шәхеснең кешелек алдында җаваплылыгы чагыла бу әсәрләрдә. Күп кенә лирик-патриотик шигырьләренең атаклы композиторларыбыз тарафыннан көйгә салынуы да, дистәгә якын исемдә китабы нәшер ителеп тә, җыентыкларының кибет киштәләрендә тузан җыеп ятмавы да, “Яңарыш”ның һәр санында диярлек аның үзенчәлекле, гаҗәеп зур эчтәлекле, һәрберсе классик әсәр исәпләнергә лаек шигырьләре белән таныштырып бара алуыбызга да чиксез куанам.
Ул — халык шагыйре. Аның ниндидер эчке яшерен моң, ачынулы сагыш, бер үк вакытта ачыктан-ачык киная белән сугарылган әсәрләрендә нәкъ менә халык, милләт язмышы, эчке кичерешләре, шатлыгы һәм борчулары киң урын тота. Бу сыйфатлар аның шигъриятенә генә түгел, шәхес буларак, үзенә дә хас иде. Иде…
Менә бүген тагын бер кат барыбыз өчен дә кадерле булган Риза Шәфине тирән ихтирам белән искә алабыз. Татар тарихында үз урынын алган шәхеснең игелекле гамәлләрен мәңгеләштерү максатыннан булдырылган аның исемендәге иҗади премиянең яңа лауреатларын тәбриклибез, зур-зур сәхнәләр, матбугат чаралары аша аның әсәрләрен халыкка ирештерәбез. Шул ук вакытта, Риза абыйның моңарчы киң катлам җәмәгатьчелек игътибарына барып ирешмәгән әдәби-публицистик мирасы да барлыгын онытмыйк. Халык шагыйренең үзе исән вакытта газета-журналларда басылмый калган, китапларга кермәгән бу әсәрләре дә үз адресатына – татар-башкорт халкына барып ирешсен иде.

Амур ФӘЛӘХ, Риза Шәфи исемендәге иҗади премия иясе.