Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Ул “Айкай”га гашыйк
6.04.2017

Ул “Айкай”га гашыйк

Петр Данилов — сулда

 

Күптән түгел миңа УРның Мәдәният һәм туризм министры урынбасары, УР Дәүләт Советы депутаты Петр Даниловның юбилеена багышланган иҗат кичәсендә булырга туры килде. Аны Удмуртия Милли китапханәсе оештырган иде. Гадәттә без җитәкчеләрне эшлекле костюмнарда күреп өйрәнгән. Әлеге кичәдән мин министр урынбасарының бик гади, төрле яктан сәләтле кеше икәненә гаҗәпләнеп тә, сок­ланып та кайттым!
Удмуртиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Петр Данилов Татарстанның Балтач районы Иске Кушкет авылында туган. Удмурт авылы булса да, алар татар, мари, рус милләтләре белән дус яшәгәннәр. Дебесс педагогия училищесын, Удмурт дәүләт университетының сәнгать-графика факультетын тәмамлаган. Һөнәре буенча — рәссам. Университетның беренче курсыннан алып, 13 ел рәттән “Чипчирган” фольклор-этнографик ансамблендә җырлаган. 1994 елдан “Айкай” удмурт дәүләт фольклор җыр һәм бию театрында рәссам, артист булып эшли башлый. 2002 елда коллектив теләге белән театрның җитәкчесе итеп билгеләнә. 2014 елдан Мәдәният һәм туризм министрының урынбасары.
“Айкай” удмурт дәүләт фольклор җыр һәм бию театры 1990 елда оеша. Театр коллективында җырчылар, музыкантлар, декоратив-кулланма сәнгать осталары бар. Театрда бүгенге көндә 25 артист эшли. Җитәкчелек эшенә күчсә дә, Петр Данилов коллективтан аерылмый. Ул “Айкай”га гашыйк!
Әлеге кичәдә дә министр урынбасары “Айкай” театры бе­лән бергәләп җырлады, биеде. Мине иң шаккатырганы — Петр Даниловның театр өчен фольклор костюмнар иҗат итүе булды. Бу хезмәте өчен аңа УРның Дәүләт бүләге дә тапшырылган. Хәләл җефете белән бергәләп, иске күлмәкләр үрнәгендә уникаль сәхнә костюмнары тегәләр, тукыманы үз куллары белән тукыйлар. Шунысына игътибар иттем: кичәнең башыннан азагына кадәр татар рухы сызылып барды. Ник дигәндә, Петр Данилов татарлар белән бергә үскән, татарча бик яхшы сөйләшә. “Әнием русча белми иде, удмурт-татар телендә генә сөйләшә иде. Без беренче класстан удмурт телен өйрәндек. Бер елны безнең мәктәпкә Шаркан районыннан юллама белән яшь укытучы килде. Ул удмуртча әдәби телдә сөйләшә иде. Аның сөйләшүенә гашыйк булдым. “Удмуртиядә яшәүчеләр әдәби телдә генә сөйләшәләр икән”, — дип уйладым. Педучилищега укырга кергәч, алай түгел икәнлеген аңладым. Киресенчә, Татарстанда яки башка җирдә яшәүче удмуртларның үзенчәлекле матур диалектларын, гореф-гадәтләрен саклаганнарына, күбрәк кулланганнарына инандым. Удмуртлар — ачык күңелле, хезмәт яратучан, түзем, тыйнак, йомык күңелле халык. Алар тулысынча ачылып бетми. Бу — фин-угор халыкларына хас характер. Ләкин инде хәзер башка милләтләр белән бергәләп яшәү сәбәпле, алар да үзгәрә. Балачактан бергә үскәнгә, яшәгәнгә татар халкын бик хөрмәт итәм. Алар яшәешләре, хезмәт сөюләре белән безгә удмурт халкына үрнәк! Кайчакта үземне удмурт татары да дип атыйм!” — ди ул.
Һәрвакыт тыйнак кына елмаеп, ачык күңел белән исәнләшүче җитәкчене үзем өчен яңадан ачтым. “Айкай” театры белән чит илләрне, үзебезнең илне аркылыга-буйга гизгән Петр Даниловның халык иҗатына сакчыл карашына чынлап та сокланырлык.

Рәфилә Рәсүлева.