Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Укытучы һөнәре – иҗат ул
25.07.2019

Укытучы һөнәре – иҗат ул

Яхшы укытучы булу өчен фәнеңне һәм белем биргән укучыларыңны яратырга кирәк.

В. Ключевский

Мин Ижау шәһәренең 19нчы мәктәбендә укыдым, һәрвакыт пионер һәм комсомол оешмасы үзәгендә булдым. Студент чагында ук 3нче училищеда хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрдем. УдДУда белем алганда, «Химик» төзелеш отряды командиры булдым. Мин биология-химия факультетын, ә әтием Свердловск эретеп ябыштыру институтын һәм УдДУның физика – математика факультетын тәмамлады. Әтием Наил Галиәхмәт улы Муллахмәтов укытучылыкка 35 ел гомерен багышлады, минем өчен һәрвакыт үрнәк булып торды. Быел әти белән безнең Ижау шәһәренең 6нчы училищесында (хәзер ул Төзелеш технологияләре техникумы дип атала) педагогик стажыбыз 65 елга тулды. Гаиләбезнең педагогик стажы шуның белән тәмамланыр, мөгаен, чөнки улым икенче өлкәне сайлады.
«Мәгариф» илкүләм проектында җиңгәннән соң, юридик белем алырга мөмкинлек туды. Хәзер мин үз укучыларыма тормыштагы юридик мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәм. Якыннарым, әйләнә-тирәмдәге бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә: “Сиңа тагын бер югары белем нигә кирәк?” — дип аптырадылар. Мин бер дә белем алуга тотылган көчемне кызганмыйм. Мондый юнәлеш үз-үзеңә таләпчәнлек тәрбияли. «Экологик куркынычсызлыкны хокукый тәэмин итү» һәм «Әйләнә-тирә мохитнең халыкара хокукы» кебек яңа дисциплиналарны үзләштерүдә беренче адымнарымны ясыйм. 2007 елда педагогик эшчәнлектә яңа тормышым башланды. Мин бер үк вакытта химик та һәм юрист та булдым. Училищеда мин экологик мәсьәләләр белән шөгыльләнгән «Экопрофтех» төркемен оештырдым, экологик юнәлеш белән бәйле күп кенә проектларның җитәкчесе булып торам. Укучыларым төрле экологик проектларда, конкурсларда катнашалар һәм мактаулы урыннар алалар. Без Мәскәү шәһәрендә узган «Минем закон чыгару инициативасы» конкурсында «Һәр кешенең уңайлы әйләнә-тирә мохиткә хокукы» проекты белән чыгыш ясадык, анда өченче урынны яуладык һәм училищелардан бердәнбер вәкилләр булдык. Бу, әлбәттә, куанычлы хәл!
Минемчә, без – педагоглар – үз энергиябезне, акылыбызны һәм сәләтебезне, тормышыбызны балаларга багышларга, укучыларыбыз игелекле, тынгысыз йөрәкле, намуслы, алтын куллы кешеләр булып үссеннәр өчен бөтен көчебезне куярга тиеш. Укытучыга үзенең иҗат җимешләрен күрү өчен еллар буе эшләргә кирәк. Аңа хаталанырга ярамый. Мәгарифнең эчтәлеге тамырдан үзгәрсә дә, безнең көннәрдә дә “укытучы” дигәндә яхшылык, игътибар, җылылык һәм кайгыртучанлык күз алдына килә. Мин үз эшемне иҗат буларак бәялим.

Лия Тукаева, Ижау шәһәре.