Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Укытучы кыйссасы
5.12.2018

Укытучы кыйссасы

Соңгы вакытта нигәдер эшкә ашкынып барулар кимеде. Көне-көне белән мәктәпкә әйләнеп тә карыйсы килми. Ни булды соң миңа? Картаю дисәң, яшьрәкләр дә шулай ди… Әле күбесенең җимертеп эшләр чагы.
Укытучы мин. Гомер буе мәк­тәптә эшләдем. Башка эшкә китү турында уй башыма да кереп карамады. Кодрәтемнән килсә, мәктәптә кунып калырга да риза булып, рәхәтләнеп дәртләнеп эшләдем. Үземнең укытучы булуым белән горурланып. Укучыларымның, ата-ана­ларның һәм… югарыдагыларның хез­мә­тем­­не хөрмәт итүләренә, тиеш­­ле бәя бирәчәкләренә ышанып. Ә бүген… Белемем бар, тәҗрибәм җитәрлек. Эшемнән канәгатьсезлек белдергәннәре дә юк. Ә нәрсә җитми соң? Соңгы вакытта әллә нигә шуңа охшаш сораулар миемне борау­лый, йөрәкне талкый, күңелгә шом сала. Тыштан караганда, берни дә үзгәрмәде кебек…
Юк, үзгәргән икән шул. Дөнья үзгәргән. Ә мин элеккечә беркатлы укытучы булып калганмын. Әй булган икән рәхәт заманалар! Кәгазь боткасына батмыйча, укучы өчен, укучы белән эшләгән чаклар! Хәзер дә эшләгез, кем тыя диярсез. Юк шул! Без хәзер үзебез теләгәнчә эшли алмыйбыз. Без кушканны эшлибез. Ә ничек, нәрсә эшләргә кирәген өйрәтеп, көнгә ничә фәрман, ничә күрсәтмә килгәнен беләсезме сез?! Директор һәм аның урынбасарлар армиясе шуларны безгә җиткереп бетерә алмыйлар мескенкәйләрем. Өлгерә алмыйлар чөнки. Әле бит аларның без төзегән планнарны, аларның үтәлешен тикшереп, гомумиләштереп, югарыга отчет та бирәселәре бар. Ә алардан өстәгеләрнең — тагын да өстәгеләргә!
«Федераль дәүләт белем бирү стандартлары» дигән сүзләр сезгә таныш түгел икән, үзегезне дөньядагы иң бәхетле кеше дип санагыз! Шул стандартлардан башланды бугай инде безнең “бәхетле” көннәр. Әйтерсең, без моңарчы ни теләсәк, шуны майтарып ятканбыз. Ул чакта да программасы, планы, нормалар, имтихан дигәннәре бар иде. Медальләрне чыннан да тирән, ныклы белемле балалар алды. Юкка гына алга киткән илләр бүген совет мәгариф системасының эш тәҗрибәсенә әйләнеп кайтмыйлардыр инде. Мәктәпләр дә байларга яки гади халык балаларына дип аерылмады. Мөмкинлек ягыннан мәктәпләрнең төрлесе булгандыр. Гел булмагандыр дип әйтмим. Тик шулай да баланы кайсында укыту-укытмау нигездә ата-ананың кесәсеннән тормады. Торса да, бу турыда кычкырып йөрмиләр иде. Чөнки нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен аңлау бар иде әле халык аңында. Ә хәзер нәрсә? Беркөнне ике ананың сөйләшүен ишетергә туры килде. Аңлавымча, балалары сабакташлар иде .
— Минем эшләргә вакытым юк. Улым­ны дәрестән соң музыка мәк­тәбенә, спорт секциясенә, шахматка, ике репетиторга йөртәм, — ди берсе.
— Нигә, репетиторсыз программаны үзләштерә алмыймыни? — ди танышы.
— Ну, ничек дип әйтергә? Эш андамыни?! Баласын репетиторга хәзер акчасы булган бөтен кеше йөртә. Үзе белән генә шөгыльләнсеннәр. Аның белән дәрес әзерләп ятканчы… акча түлисең дә, теләсә ничек аңлатсын шунда.
— Балаңның башы булмаса, репетитор гына әллә ни эшли алмый инде. Безнеке бернинди репетиторсыз “отлично”га бара хәзергә.
Ахирәтенең ачуы килде, кызарынды-бүртенде. Ачуы эчтә генә калмыйча, тышка ук бәреп чыкты.
— Так могут говорить только те родители, у кого нет денег на репетиторов. Без улыбызны иң продвинутый мәктәптә укытабыз, нәрсә теләсә, шуны алабыз, кая теләсә, шунда йөртәбез. Ул безнең птица высокого полета булачак. Булдыра алмаганнар көнләшүләреннән шарт­ласыннар!
Ахирәтләр шулай аерылышты­лар. Ирексездән шундый ямьсез сөй­ләшүгә шаһит булырга туры кил­де. Әйе, “Укытучы теләсә ничек укытсын, шуның өчен акча ала”, — диючеләр күп хәзер. Баласының белемле булуы түгел, ничәле алуы кыйммәтрәк аларга. Хәтта укытучыга ничәле куярга тиешлеген әйтергә күп сорамаган ата-аналар да бар. “Баламның билгесе ким дигәндә “4”ле булырга, яки һичшиксез “5”ле бу­лырга тиеш. Мин — заказ бирүче, син — үтәүче” диючеләр дә бар. Их, кайчан укытучы тәрбияле ата-анага, сә­­ләтле балага заказ бирә алыр икән!?
Сүзне стандартлардан башлаган идек бит әле. Икътисадның, илебез табигый байлыклар эчендә утыруына карамастан, алга бара алмаганын күрделәр дә гаеплене эзли башладылар. Мәгълүм мәсәлдәгечә, гаеп иң түбәндә, ягъни мәктәптә булып чыкты. Белем стандартлары юк икән бит! Менә сәбәп нәрсәдә! Яңа стандарт­ларны мәктәп ишеген күптән ачып карамаган, чыгарылыш кичәсеннән соң мәктәпне оныткан теоретиклар-җылы кабинетларында утыручылар уйлап тапканга охшый. Ул стандарт­ларны укытучыларга аңлата башлагач, үзләре дә буталып беттеләр. Стандартка нигезләнгән эш программаларын төзи торгач, берничә ел үтеп китте. Эзсез генә үтмәде. Бу вакыт эчендә укытучы шәп итеп компьютерда эшләргә, бигрәк тә интернет киңлекләреннән табылган биш программадан үзенә бер программа оештырырга өйрәнде, тик укучы белән эшләү дәртен югалта башлады. Кайберәүләргә, бер йөремсәк мәзәктәгечә, укучылар эшләргә комачаулый башлады. Шулай булмый хәле дә юк. Укытучы хәзер дәрес планыннан башлап, кәгазь эшен киметү турындагы фәрманны тормышка ашыру буенча план һәм отчетка кадәр компьютерда баса, аны кәгазь һәм электрон формада тапшыра. Әгәр төгәлрәк әйтсәк, укыткан һәр сыйныф, укыткан һәр фән буенча фәнни хезмәткә тиң эш программалары (аларга куелган таләпләр турында алдарак язармын әле), үз өстендә эш планы, кабинетың булса – кабинет планы, фән буенча дәрестән тыш эш планы, йомшак һәм көчле укучылар белән аерым эшләү буенча план, сыйныф җитәкчесе булсаң — тәрбия эшләре планы, һәр укучыга характеристика, аларның өйләрендә булып, һәрберсенең яшәү шартлары буенча язылган акт, һәрберсенең тәрбиялелеген билгели торган фә­лән дистә сораудан торган мониторинг, ата-аналар белән алып барган эшеңне исбатлаучы язмаларың, методик яки фәнни-иҗади бер­ләш­мә җитәкчесе булсаң- аның планы, олимпиадага әзерләү һ.б., һ.б…. Әле тагын әллә ниндиләре бар, барысын да язмагансың дип гаеп итмәгез инде. Бу бит әле план гына, җәмәгать! Ул планнарны тормышка ашырырга да кирәк. Аннан соң отчет язарга. Язмыйча булмый. Берәү дә эшләгәнеңә ышанмаячак. Шулар арасында укытучы укытырга да тиеш бит әле. Тиешләрнең чуты-саны юк! Дәресләрдә укучылар белән индивидуаль, дифференциаль, фронталь эш алымнарын баланың сәламәтлегенә зыян китермәслек итеп оптималь кулланырга; тәнкыйди, иҗади фикер йөртү һәм башка сәләтләрен үстерү кебек максатлардан чыгып, дәреслектән тыш өстәмә материал кулланырга, такта һәм экраннан рациональ файдаланырга, ял минутларын дәрес темасына туры китереп вакытында уздырырга тиеш. Өй эшен дә берничә вариантта бирергә, икенче дәрестә аны объектив, шул ук вакытта укучы шәхесен дөрес формалаштырырлык итеп, ягъни укудан күңеле кайтмаслык итеп бәяләргә кирәк. Эшләп килмәгән яки начар эшләгән икән — үзең гаепле! Аңлата белмәгәнсең!
Эш программалары төзү Процессы — гаҗәеп нәрсә! Аны альбом форматында эшләргәме, әллә китап кебекме? Нинди шрифт белән? Аңлатма язуында башта нәрсәне күрсәтергә? Менә бу өлеше титул битенең уң ягында торырга тиешме, сул ягындамы? Ә инде теге яки бу темаң төшеп калса яки өстә расланмаган китап белән укытып ятасың икән — башың мәңгелек газапларга дучар буласын көт тә тор: кулыңа тотып та карамаган суммада штраф сиңа!
Әле тагын конференцияләрдә, конкурсларда үзең дә катнашырга, укучыңны да әзерләргә, укучыңны үз акчаңа шунда алып барырга, ачык дәресләр бирергә, балаларны кемдер уздыра торган чараларга — тегендә-монда йөртергә тиеш. “Сыйныф җитәкчесе җенси тәрбиягә җитәрлек игътибар бирмәгәнгә” авырга узган кызлар, юл кагыйдәләрен боз­ган малайлар, җавапсыз мәхәббәт аркасында учлап дару эчкән мәхәббәт корбаннары, эчкече әти-әнине вакытында күреп, тиешле органнар белән эш алып бармаган өчен дә җавап бирәсе бар әле укытучының. Башлангыч сыйныфта эшләсәң, укучыларның борыннарын сөртергә, бәдрәфтән (гафу!) кайткан малайларның чалбарларын рәткә китерергә кирәк. Зурраклар белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренең сумкаларында укучы кызларның критик көннәре өчен запас кирәк-ярак йөри дисәм, күпләр ышанмас та. Исерек ата-анасыннан качып, төн уртасында укытучысының өенә килеп егылганнарын да беләм. Укучылары төнлә ярамаган эш кылып йөрмиләрме дип, шәһәр буйлап тикшереп тә йөриләр иде әле. Ә укучысы югалткан яки урлаткан әйберләрне эзләргә кирәк булса, бернинди Шерлок Холмс та кирәкми. Аны укытучы үзе эшли.
Менә шундый хәлләр, җәмәгать! “Бигрәк нык зарланган бу. Авыр булса, эшләмәсен”, — димәгез тагын. Вакыты-вакыты белән укытучыны, ярты көн эшләп, умырып акча алучы эшлексезгә санаганнары өчен, урыс әйтмешли, “бик обидно” була. Ә болай бик яратып башкарабыз эшебезне. Эшен яратмаган кеше мәктәптә озакка чыдамый ул. Күңеле тормыш ваклыклары белән каралырга өлгермәгән балалар белән эшләү барысына да түзәргә көч бирә.
P.S. Бу язмада шәхсән минем фикерләр генә дип уйламагыз. Бу — бүген балалар алдына басып дәрес бирүче йөзләгән-меңләгән хезмәттәшләремнең җан авазы. Килешмәүчеләр дә булыр. Бигайбә! Ә бусы — минем фикер! Ә уртага салып сөйләшәсе сүзләп күп әле.

Наилә ХАРИСОВА, Әгерҗе шәһәре, 1нче гимназия.