Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Укытучы бәрәңге ашыймы?
3.10.2019

Укытучы бәрәңге ашыймы?

Бу көннәрдә «пәрәвез челтәрендә» ыгы-зыгы. Купальник белән төшкән фотосын куйган өчен, эшеннән куылган Барнаул укытучысы хакында ниләр генә язмыйлар?! Иң түбән дәрәҗәгә төшереп тәгәрәтүчеләр дә, сәламәт яшәү рәвешен алып баруын, сылулыгын искәртеп, яклаучылар да күп.

Укытучы безнең буын өчен иң хөрмәтле, үрнәк, асыл зат иде. Без укыганда, мөгаллимнәргә үзгә караш булды шул. Белмим, бездә булганмы хикмәт, укытучының үзендәме… Әмма мине укыткан хатын-кызлар, барысы да матур костюмнар киеп, чәчләрен җыеп, тыйнак киенеп йөриләр иде. Шул вакытларда ук авылыбызда бер кызык сүз дә чыкты. Малайлар урамда уйнаганда, күзләре укытучы яши торган өйнең тәрәзәсенә төшә… һәм алар анда аның мичкә тәгәрәткән бәрәңге ашап утыруын күрәләр. Өйләренә кайтып, исләре китеп: “Безнең укытучы апа бәрәңге ашый икән!” – дип сөйлиләр. Нәрсә генә ашарга тиеш булган инде безнең укытучы?! Алма, хөрмәдер инде! Укытучы да кеше бит, югыйсә! Шундый үзгә, югары караш булган, күрәсең. Бала ул заманда да бала бит инде ул, бигрәк тә малайлар кызыксынучан: бер яшь укытучының кер бавына юып элгән эчке киемнәре югалганы хәтердә… Әле монысы теге гасырда!
Ә бүген?! Бүгенге балалар кызыксынучан гына түгел, кирәген дә, кирәкмәгәнен белүчән дә! Монда укытучының куйган фотосы гына гаепле түгел! Без көне буе ярым-шәрә җырчыларны тыңлыйбыз, ул Интернетка нинди генә фотолар куелмый, хәтта матурлык конкурсларында да купальник белән сәхнәдә йөртү бар иде бит! (ярый әле, соңгы елларда анысы төшеп калды!), өйдә әти-әни, апа-абыйларны бер дә купальниктан күрмиләрме алар?! Аквапаркка, диңгез буйларына, Соль-Илецкига күпме бала йөри?! Барыбыз да бик яратып фигуралы шууны карыйбыз, йөзү буенча ярышлар күрсәтелә… Димәк, барысын да күреп үсәләр…
Тик укытучы башка шул! Һәр баланың йөрәгендә укытучыга карата тирән хис, якынлык бар, минемчә. «Ул — аның өчен өлге, ул — бала өчен сер, ачылмас табышмак! Ул шундый күп белә! Ул оста! Ул чибәр!» – дип уйлый ул. Көннәрдән беркөнне аның ярым- шәрә фотосын күрсә?! Юк, нәфрәтләнмәс, бәлки, әмма бик ныгытып карар, тикшерер… Монда инде бала күңелендә, чыннан да, шәрәләнеп калуың да бар. Күңел бит ул, кем ничек кабул итә…
Төрле һөнәр кешеләре бар. Банк хезмәткәрләрен генә алсак та, ничек матур, төгәл, тыйнак киенәләр алар?! Әгәр шундый таләпләр куелмаса, җәйге челләдә эш урынында нәрсә күрер идек икән? Кием әдәбе адәм баласының тәрбия дәрәҗәсен билгели бит ул. Ә укытучыга иң авыр йөк бирелгән. Шуңа да, фотоларны «пәрәвез челтәренә» кую-куймауны укытучы үзе әдәп-әхлак күзлегеннән карап хәл итәргә тиеш, минемчә. Тагын шунысы да бар, мондый шау-шулардан соң укытучы булырга җыенучы яшьләр ни уйлар? Кире уйламаслармы?
Туган авылымда, күрше авылларда, Әгерҗедә, Ижауда бик күп мөгаллимәләрне, тәрбиячеләрне беләм, алар белән еш аралашам мин. Аларның күбесе диңгез буйларына ял итәргә дә йөри. Әлбәттә, анда коеналар, кызыналардыр… Әмма берсенең дә купальникта фотосын күргәнем юк. Мин аларның чараларга чалбар киеп килгәннәрен дә хәтерләмим.. Һәрвакыт тыйнак костюм, матур күлмәктән алар. Үз һөнәренә ихтирам, үзенә сак караш (күз тию дә бар бит әле) тыйнаклык билгеседер инде. Мөгаллимә ул- ­мил­ләт анасы, милләтебезнең йөзек кашы булырга тиешле зат бит!
Юк, мин Татьяна Кувшинникованы да гаепләмим, эшеннән куылуы да дөрес түгел, дип уйлыйм. Һәр кешенең шәхси тормышы, шәрә, ялангач чагы, үксеп елаган мизгеле, чамасыз шатланган минутлары, кочаклашкан, үбешкән бәхетле мизгелләре була, булырга тиеш тә.
Кайберәүләр язган бик матур шигырьләрен дә берәүгә дә күрсәтмиләр (чөнки ул – аның йөрәк сере), кул чукларын, йөзләрен генә ачып йөргән күпме гүзәл затларыбыз бар! Агачны — яфрак, кешене кием бизи, ди татар халык мәкале. “Күңелең кибәк булса, киемең ефәк булуда мәгънә юк”, – дип тә язып калдырган остазыбыз Ризаэтдин Фәхретдин.
Чын татар хатын-кызы, туташлары булып, ачылып бетмәгән гөл, укылып бетмәгән кызыклы китап, сере мәңге ачылмас, җавабы табылмас табышмак сыман яшәргә язсын һәрберебезгә дә, хөрмәтле мөгаллимнәр!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.