Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Укытучыма — 95 яшь
12.03.2021

Укытучыма — 95 яшь

21 февраль — Халыкара Туган тел көне. Нәкъ шушы көнне гомерен татар те­лен укытуга ба­гышлаган танылган укытучы Нәкыя Ясәви кызы Исламованың да туган көне. Аңа быел 95 яшь тулды. Без “Ак калфак” оешмасы әгъзалары аны күркәм бәйрәме белән котларга бардык.
Нәкыя апа кызлары Филинә, Ләйсирә, Лариса, Луиза белән безне бик ачык йөз белән каршы алдылар. Аны күргәч (Тирсә мәктәбендә безне дә укытты), үз күзебезгә ышанмадык, ул әле һаман да матур, сөйкемле, үзгәрергә уйлап та карамаган. Нәкыя апа Тирсә авылында туып-үскән, укыган, авыр сугыш елларында колхозда эшләгән, урак урган. Казанның педагогика институтында белем алганнан соң, Башкортстанда, Тирсә мәктәбендә, аннан соң Ижауның 20 нче мәктәбендә татар телен укыткан. 37 ел укытучы булып эшләгән ул, хәзерге вакытта инде лаеклы ялда. Үзе генә яши, бар эшен дә үзе башкара. Аның инде 8 оныкчыгы бар, аралашып яшиләр, бик хөрмәт итәләр. Ә кызлары бик тәрбияле, кунакчыл, игезәк кызлары спорт мастерлары да икән. Филинәсе әнисен котларга дип, Мәскәүдән кайт­кан. Безне озат­канда, Нәкыя апа: “Тагын килегез кунакка. Өстәлләрне әле үзем әзерли алам”, — дип калды. Ә без аңа сәламәтлек теләп, тагын күрешергә насыйп булсын, дип саубуллаштык.

Роза Фәрхетдинова,
Ижау шәһәре.