Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Укытучылар — Белем бирү салонында
29.08.2018

Укытучылар — Белем бирү салонында

Ижауда беренче тапкыр Белем бирү салоны узды. (Ул укытучыларның традицион август киңәшмәсен алыштыручы чара). Анда 1500 кеше катнашты. Әлеге чарада мәгариф өлкәсендәге актуаль сораулар буенча эксперт берләшмәсе белән укытучылар арасында ачыктан-ачык әңгәмә барды.
Белем бирү салонын ачу тантанасында Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов чыгыш ясады. Ул салонда катнашучыларны яңа уку елы белән котлады һәм Удмуртия белем бирү системасына һәм педагогларына ярдәм итү юнәлешләре билгеләнүен әйтте. Удмуртия Башлыгы республиканың бик күп еллар федераль дәрәҗәдә, аеруча бөтенроссия олимпиадалары дипломнарының саны буенча регионнар арасында югары урында торуын, быел бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган чыгарылыш укучыларының саны артуын әйтте. “Тормыш бик тиз үзгәрә, шулай ук ул хөкүмәт идарәсеннән башлап, сәламәтлек, белем бирү сферасында да үзгәрешләр җитәрлек. Югары позициядә тору гына түгел, ә безнең төп максат — заманча белем бирү һәм педагогларга лаеклы эш шартлары тудыру”, – диде Александр Бречалов.
Ул һәр укытучыны борчыган төп ике проблемага да тукталды. Укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү һәм имтиханнарны уздыруда катнашкан укытучыларга һәм техник хезмәткәрләргә компенсация түләү турында болай диде: “Без бу хакта фикер алыштык. 2019 елда бу мәсьәлә уңай хәл итү өчен бюджетка 80 миллион сум акча бүленде”, – диде. Икенче бик кискен торган сорауларның берсе – яшь белгечләргә эш шарты тудыру. Башлык Удмуртиядә педагогларны әзерләү югары дәрәҗәдә торуын, әмма алар диплом алгач, икенче регионнарда эшләргә китүләрен дә әйтте. “Укытучылар белән бәйле проблемалар җитәрлек, аеруча Ижау шәһәре укытучыларга кытлык кичерә”, — диде Александр Бречалов.
Бүгенге көндә шәһәр мәктәп­ләрендә эшләүче укытучыларның яше уртача 40-50 яшь, 300 вакансия бар. “Әлеге проблеманы хәл итү өчен авылларга эшкә киткән яшь укытучыларга бер генә тапкыр бирелә торган түләүне шәһәрдә калган яшь белгечләр дә алачак”, – диде Удмуртия Башлыгы. Алдагы елга республика бюджетын караганда яшь белгечләргә өстәмә чаралар карауны һәм аны башкарып чыгуны вице-премьер Анастасия Муталенкога йөкләде.
Быел яңа уку елын 340 мең укучы һәм студент, 30 мең тәрбияче һәм укытучылар көтә.