Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Уку елына яңа уңышлар белән
7.09.2017

Уку елына яңа уңышлар белән

«Кеше нинди генә биеклеккә күтәрелмәсен, һәркемнең олы тормышка юлы, беренче уңышлары мәктәптән башлана. Үткән уку елы да безнең мәктәп укучылары өчен уңышлы ел булды. Укучылар төрле олимпиадаларда мактаулы урыннар алдылар. Алар җәй көне дә тик ятмадылар, спорт ярышларында катнашып, җиңү яуладылар», — дип башлады бәйрәм тантанасын 6нчы гимназия директоры Гөлчәчәк Җәүдәт кызы Әхмәтова. Әлеге укучыларга грамоталар, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Гимназия укучыларын бәйрәм белән котларга депутатлар, шәһәр, район җитәкчеләре, милли оешма рәисләре дә килгән иде. Алар барысы да укучыларга укуда, спортта зур уңышлар, ә әти-әниләренә бары тик шатлык китерүләрен теләделәр.
Быел Габдулла Тукай исемен йөртүче 6нчы гимназиядә дүрт беренче сыйныф ачылды, шуларның берсе — татар сыйныфы. Бәйрәм тантанасыннан соң Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллин татар сыйныфында белем алачак беренче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Гимназиядә укучыларга татар телен һәм әдәбиятын, тарихын, мәдәниятен өйрәнергә барлык мөмкинлекләр дә бар. Татар теле кабинеты заманча җиһазландырылган. Үткән уку елында Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы оештырган конкурста грант отып, музей кабинеты ачканнар. Әлеге кабинетта дәресләр оештыру да планлаштырыла. Гимназиядә эшләүче «Асылъ­яр» ансамбле дә балаларга киң кырлы үсеш алырга ярдәм итә. «Яңа стандартларга күчкәч, башлангыч сыйныфларга татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләребез юк иде. Яңа уку елына Казаннан бик матур рәсемле дәреслекләр кайтты. Беренче һәм икенче сыйныф укучылары шул яңа дәреслекләр белән укыячаклар», — диде татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова.

Балезино районы Паюра мәктәбе дә яңа уку елына уңышлар белән керә. Мәктәп директоры Альбина Шәйхулла кызы Касимова безгә түбәндегеләрне сөйләде. «Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы оештырган «Заманалар» дип исемләнгән конкурста интерактив-музей оештыру өчен грант оттык. 100 мең сум акчаның бер өлеше музей кабинетын төзекләндерергә, яңа җиһазлар алырга сарыф ителде. Февраль аенда Туган тел көннәре уңаеннан Удмуртиянең төньяк районында урнашкан мәктәпләрдә татар телен үзләштергән укучылар арасында фестиваль оештырырга ниятлибез», — диде ул.

Татарстан Респубикасы чит төбәктә яшәүче татарларга ярдәм итү йөзеннән төрле грантларга конкурс игълан итә. Август аенда Казан шәһәрендә узган татар теле укытучыларының семинар– киңәшмәсендә дә мәктәп директорларын, милли оешма җитәкчеләрен мондый мөмкинлекләрдән кулланырга чакырдылар.
Сер түгел, бүгенге көндә Удмуртиядә генә түгел, күп кенә төбәкләрдә татар сыйныфлары ябылып, телне үзләштерү факультативларга калып бара. Киңәшмәдә чыгыш ясаучылар бу мәсьәләгә дә тукталдылар. Удмуртиядә Габдулла Тукай исемен йөртүче гимназиябез эшләве белән хаклы рәвештә горурланабыз. Быел Ижау шәһәренең 10, 97, 65нче мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачылды. Рәсәйнең иң яхшы татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманованың 6нчы гимназиядә укытуы — үзе бер сөенеч. Казанда узган киңәшмәдә Удмуртиядә татар телен һәм әдәбиятын укыту эшенең уңышлы алып барылуы турында берничә мәртәбә әйтелүе укытучыларга бер елга җитәрлек дәрт өстәгәндер дип әйтәсе килә. Яңа уку елы үткән уку елына караганда да уңышлырак булуын телисе генә кала.

Рилия Закирова.