Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Уйна, дустым, гармуныңны!
21.01.2021

Уйна, дустым, гармуныңны!

Көйләр яза, гармунда уйный, татар те­лендә иркен аралаша. Сүз — Ижау егете Азат Шәрипов турында. Яшь булса да, үтә дә сәләтле, милли моңга һәм сәнгатькә үлеп гашыйк ул. Аның белән мин “Ижау моң­нары” фестиваль-конкурсында таныштым. “Яңарыш”ка синең турында язма әзерлик әле”, — дигәч тә, баш тартмады ул.
Алар мине икәүләп: Азат һәм тормыш иптәше Лилия каршы алдылар. СөбханАллаһ, яшь һәм матур пар. Лилиядә чын татар хатын-кызларына хас тыйнак­лылык сыйфатлары сизелде, аз сүзле, оялчан. Сәйләннәр белән чигәргә ярата икән, ул башкарган рәсемнәрне карап чыктым. Лилия белән Азат икесе дә Ижауда туып-үскәннәр. Тик аңа карамастан, туган телебездә иркен һәм бик матур аралашалар, милли сәнгатьне һәм гореф-гадәтләрне үз итеп яшиләр. “Бабай безгә гел: «Иң мөһиме — татар телендә генә сөйләшегез», — дип әйтә иде. Әби-бабай белән дә, әти-әни белән дә, үземнең гаиләдә дә гел туган телемдә генә сөйләшәм», — ди Азат.
Гаиләсендә гармунда уйнаучылар да булган. “Гаилә бәйрәмнәре булса да, татар концертларын карасам да – гармун тавышын йотлыгып тыңлый идем”, — дип искә ала ул. Берничә ел 2 нче балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлегендә шөгыльләнә. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә белем алырга керә. Кулына диплом алгач, Ватанны сак­ларга китә. Бүгенге көндә төп эш урыны мәдәният өлкәсендә булмаса да, кулыннан баяны төшми. Күпсанлы конкурслар, фестивальләр лауреаты. Ижауда узган милли чараларда да катнашырга тырыша. “Кайда гына булмыйм, нинди генә эш башкармыйм – күңел барыбер гармунда уйнарга тарта. Милли сәнгать, милли моң – минем тормышым. Киләчәктә һөнәри тәҗрибәмне тагын да арттырырга тырышачакмын”, — ди ул.
Тагын бер шөгыле – җырлар язу. Беренче җырын студент чагында әти-әнисенә ба­гышлап язган. “Ул көнне никтер укырга барасым килмәде. Бүлмәдә тик яту теләге дә юк иде. Җыр язып карарга булдым һәм килеп чыкты! Мин аны үзебезнең туганнар арасында гына башкара идем”, — дип сөйләде Азат. Хәзер һәр иҗат җимешен тормыш иптәше Лилиягә багышлый. Мин килгән көнне дә кыенсынып тормыйча, гармунын тартып, әле яңа гына яза башлаган җырын башкарып күрсәтте.
Удмуртиядә милли чаралар еш уза. Сәхнә­ләрдә чыгыш ясаучыларның барысы да чын сәләт ияләре. Тик гармунда уйнау­чылар арасында яшьләр бик аз. “Чыннан да, Ижау­да гармунчылар, баянчыларның күбесе өлкән яшьтә. Яшьләр кулларына шушы уен коралын алалар икән – безнең өчен дә бу бик зур шатлык. Азатны да күз карасыдай саклыйбыз. Сәләтле, булдыра торган егет. Чыгыш ясарга үзенең дә теләге бик зур. Киләчәктә аны милли чараларга тагы да ешрак чакырырга телибез”, — диде “Бәхет” ансамбле җитәкчесе Рәфилә Рәсүлева.
Азатның үзенең дә иң зур теләге – киләчәктә Удмуртиядәге татарлар тормышында тагы да актив катнашу. Милли мәдәният үсешенә, аны саклауга үзенең өлешен кертү. Уңышлар телибез аңа!

Эльвира Хуҗина әзерләде.