Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Уйларым һәм хисләрем халкым белән
28.10.2020

Уйларым һәм хисләрем халкым белән

Әгерҗе районы данлыклы шәхесләргә бай. Шушы җирдә туып-үскәннәре дә, шушы җиргә килеп, иҗат җимешләрен татыганнары да, шушы җирдә соңгы сулыш алганнары да бар. Алар — безнең туган ягыбызда тирән эз калдырган шәхесләр.
Бу көннәрдә шәһәребез, аеруча безнең мәктәбебез, зур горурлану хисләре кичерә, чөнки 15 сентябрьдә күренекле шәхес Таҗи Гыйззәтнең 125 еллыгын билгеләп үттек. Безнең мәктәптә Таҗи Гыйззәткә багышланган музей бар. Ул — Татарстанда бердәнбер.
17 октябрьдә мәктәбебез залында әдәбиятыбыз классигы, күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең 125 еллыгы уңаеннан әдәби чара узды. Анда драматургның оныклары Гүзәл һәм Гөлназ Казбек кызлары, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучы Амур Фәләх катнашты. Кунаклар драматургның иҗатына бәя бирделәр, истәлекләрен сөйләделәр, мәктәбебезгә журналлар һәм китаплар бүләк иттеләр. Татар әдәбиятында үз вакытында бик популяр булып, хәзер инде онытылып килгән язучылар бар. Күрәсең, андыйларның мирасларын киләчәк буынга җиткерерлек дәвамчылары булмый. Ә күренекле драматург Таҗи Гыйззәт эшен улы Казбек Гыйззәт дәвам итә. Хәзер бу эш Таҗи Гыйззәтнең оныгы, филология фәннәре докторы Гүзәл ханым кулына күчкән. Аның максаты — ата-бабаларының мирасын саклап калу. Гүзәл Гыйззәтова әтисе Казбек Таҗи улының “Заман һәм кешеләр” дигән китабын бүләк итте. Ул аны әтисе вафат булгач бастырган.
Район Башлыгы Азат Рөстәм улы Вәлиев Таҗи Гыйззәт исемендәге премия ияләренә – Әлфирә апа Низамова, Варклед-Бодья авылының “Инвис” фольклор–халык ансамбле, Рау­шания апа Байтимерова, Асия апа Корбангалиева, “Көмеш телле гармун” коллективы, композитор Гафият Нигъмәтуллин, Музыка сәнгать мәктәбенең “Девчата” ансамбле, рәссам Камил Мөхәммәтшиннарга Рәхмәт хатлары тапшырды. Быел мәртәбәле бүләккә бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган, татар теле, татар әдәбияты өчен җан атып яшәүче шагыйрә-язучы, “Гомер йомгагын сүтәм”, “Агымсулар ни сөйли” исемле китаплар авторы, рес­публика күләмендә үтүче күп санлы конкурсларның җиңүчесе Наилә Харисова лаек булды. Бүләкне Данил Хәбибрахман улы тапшырды.
Үзәк китапханәнең Таҗи Гыйззәт иҗатына багышланган күргәзмәсен, район музее әзерләгән экспозицияне, мәктәп укучыларының рәсем күргәзмәсен дә кунаклар кызыксынып карадылар. Чара һәйкәлгә чәчәкләр салу белән йомгакланды.

Илзидә Герасимова, Әгерҗе шәһәре.