Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Уен берләштерә
4.07.2018

Уен берләштерә

Бөтен дөньяны гөрләткән футбол чемпионатын Ижауда да яратып карыйлар. Киров паркында фанатлар өчен махсус ял итү, уенны карау өчен 5000гә якын кеше сыйдырышлы фан-зона ачылды.
Бүгенге көндә фан-зонада туклану урыны, балалар өчен спорт мәйданчыклары эшли, зур экран урнаштырылган. Территориягә керү бушлай. Полиция һәм сак бүлеге хезмәткәрләре куркынычсызлык өчен җавап бирә. Әлеге мәйданчык чемпионат беткәч тә шәһәр халкы өчен хезмәт итәчәк. Киләчәктә биредә фестивальләр, концертлар уздырылачак, кино күрсәтеләчәк.
Фан-зонага яшьләр дә бәя бирде. “Ял итү өчен менә дигән урын. Монда ял итәргә, зур экранда футбол карарга, буш вакытта үзеңә дә футбол уйнарга була”, — диде Яшьләр Парламенты вәкиле Рамил Шәяхмәтов. Яшьләр көне уңаеннан һәм “Наркотикларга Стоп” акциясе кысаларында әлеге фан-зонада узган мини-футболда үзе дә катнашкан ул. Уен Ижау Шәһәр думасы каршында эшләүче Яшьләр парламенты һәм яшь педагоглар ассоцияциясе арасында уздырылды. “Урамда 31 градус җылы булганда, әлбәттә, уйнарга бик авыр. Ләкин без бик тырыштык, җиңү яулый алмасак та, каршы як команда капкасына ике туп кертә алдык”, — дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Рамил. Ә иң зур җиңүләре: ике оешма арасында сәламәт яшәү рәвешен, спортны пропагандалау һәм яшьләр аарсында наркотик кулланучылар санын киметүгә юнәлтелгән күп төрле чаралар оеш­тыру турында килешү төзү булгандыр.

Эльвира Хуҗина.