Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Удмурт бозы -2020» фестивале
7.02.2020

«Удмурт бозы -2020» фестивале

Бу көннәрдә республика башкаласы Ижауга кар-боздан матурлык тудырырга сәләтле кешеләр җыелган. 2 февральдә Ижауда «Удмурт бозы» фестивале ачылды. Быел әлеге фес­тиваль Удмуртия дәүләтчелегенең 100 еллыгына багышланган.

Ә мин фестивальгә әзерлек барган көннәрнең берсендә барып, танышып кайткан идем. Ул көнне Халыклар дуслыгы монументы янында бөтен илдән җыелган икешәр кешелек 15 команданың боздан сыннар ясау өстендә эшләүләрен күзәттем. Алар арасында Сургут, Пермь, Уфа, Рязань һәм Россиянең башка шәһәрләреннән, шулай ук Казахстаннан да рәссамнар бар. Скульп­туралар Удмуртиянең тарихи вакыйгаларына, легенда-мифларына, әкиятләренә, Удмуртиянең дәүләт һәм дин әһелләренә, шагыйрьләргә һәм язучыларга, рәссамнарга, скульптор-архитекторларга, Удмуртия белән бәйле музыкантларга, истәлекле урыннарга, Удмуртиянең табигатенә багышланган.
Нарьян-Мардан килгән 16 еллык стажы булган скульптор Николай Вылка һәм Сергей Митрофанов «Удмурт бозы» фестивалендә икенче тапкыр катнаша икән. Күргәзмә өчен фигураны дөнья яратылуы турындагы легенда буенча ясаган. Удмуртиянең борынгы риваяте буенча, җир астында үгез яши, ул диңгездә йөзүче балык өстендә тора. Үгез башын селкеткәндә, җир тетри.

“Кыш көне Ижауда боз мәһабәт сыннарга һәм композицияләргә әйләнеп җанлана. Көндезге яктылыкта боз шедеврлары ялтырыйлар, ә кичен җемелдиләр. Гадәти булмаган матурлык бу! Чын әкияттәгечә! Сыннарның биеклеге 3 метрдан артык. Иң биеге 4 метрга җитә», — дип билгеләде фестивальнең төп рәссамы Анфим Ханыков һәм моның белән килешмичә мөмкин түгел.

Ул көнне осталарның эшләре ахырына якынлаша иде. Кемдер калган элементларны ябыштыра, кемдер су сибеп ялтырата, ныгыта. Сыннарны “Небеса” әкияте буенча ясаучы Маргарита Аленина: “Мин инде икенче елын боздан сыннар ясау белән шөгыльләнәм. Рәссам кешегә мифик образлар, әкият геройлары якын булгангадыр, без дә әкият сайладык. Киләчәгебезнең бәхетле булуын өмет итеп, шушы әкият буенча сыннарны ясыйбыз. Ясау өчен 10 көнгә якын вакыт таләп ителә. Сыннар ясау өчен иң элек бензин пычкысы, стамеска, төрледән-төрле кыргычлар, шомарткычлар кирәк. “Шәһәр Башлыгын ясарга теләгегез булмадымы?” — дигән сорауга ул: ”Алдагы елга бу хакта уйлап карарга туры килер”, — дип җавап бирде.
Мондый сыннарны ясау зур сабырлык, көч сорый. Рәссам Анфим Ханыков: “Әле ярый чын кыш килеп җитте. Юкса, көннәр җылы торса, боларны ясау авыр булыр иде. Нәрсә ясарга дип сайлаган чакта, П.И. Чайковскийга да, мотоциклларга да тукталдык”, — ди.
Фестивальнең яңалыгы – быел беренче тапкыр әлеге сыннарны яңа технологияләр ярдәмендә телефон аша күчереп карау мөмкин булачак, ягъни сыннар җанланачак. Моңа тагын виртуаль чынбарлык программасы ярдәм итәчәк, ул барлык фигураларны да җанландыра. Фигураларның ничек җанлануын күрер өчен «Удмуртский лед» кушымтасын күчереп алырга яки Инстаграм аша @iloveudmurtia (Я люблю Удмуртию) язылырга кирәк һәм шуның аша карап була.
Фестивальне шәһәребез халкы яратып өлгерде. Әлеге сыннар төнге утлар яктысында җанланып китәр кебек. Хәер, көндез дә алардан күзне алып булмый. Әйтеп бетергесез матурлык.

Гөлнара Вәлиева.