Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Удмуртия яңара
9.08.2018

Удмуртия яңара

12 август -Төзүчеләр көне

2017 ел күрсәткечләре буенча Удмуртиядә 23 меңнән артык төзүче исәпләнә. Бер төзүченең уртача айлык хезмәт хакы 21,5 мең сумны тәшкил итә.
2017 елда Удмуртия төзүчеләре тарафыннан 39,8 млрд сум акча эшләнгән. Бу республикада торак йортларны кулланылышка тапшыруда динамика саклауга ярдәм иткән. Шуның нәтиҗәсендә республикада яшәүче һәр кешене торак белән уртача тәэмин итү 2016 ел белән чагыштырганда 0,4 кв.метрга арткан. 2017 елда ул бер кешегә 22,1кв.м. тәшкил иткән. 2017 елда 658,5 мең кв. м торак тапшырылган. Бу 2016 ел белән чагыштырганда 1,3% ка күбрәк. Иң зур күрсәткечләргә Селты, Дебес һәм Вавож районнары ирешкән.
Башкалада 1кв. метрның уртача хакы 36,9 мең. сум. Авыл җирендә төзелгән торакларның хакы арзанрак, аның бер квадрат метры уртача 28,7 мең сум. Авылда шулай ук шәхси торак төзелеше бара. Ул барлык тапшырылган торакның 44% ын тәшкил итә (287,8 мең кв.м.)
Торак төзүдән тыш республикада әледән-әле яңа социаль объектлар үсеп тора. 2017 елда Ува районында балалар бакчасы, Можга һәм Ижауда ике мәктәп, өч районда фельдшер-акушерлык пункты төзелгән.
119,5 км яңа газ челтәре, 4,4 км канализация челтәре, 1,1 км су үткәрү челтәре кулланылышка тапшырылган. 16,8 км яңа автомобиль юлы, күпер төзелгән.
Физкультура һәм спортны үстерүгә республикада зур игътибар бирелә. Ел саен районнарда яңа спорт корылмалары төзелеп тора. 2017 елда Алнаш, Вавож, Игра районнарында физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, Якшур-Бодья районында ясалма бозлы 2 мең кв.метрдан артык мәйданлы корылма һәм 852 метрга сузылган чаңгы трассасы кулланылышка тапшырылган.
2018нче елның беренче яртыеллыгында узган ел белән чагыштырганда төзелеш эшләре өчтән бер өлешкә кимегән.

Агымдагы елның гыйнвар –июнь айларында төзелеш тармагында 11,2 млрд сум күләмендә эш башкарылган. Бу узган ел белән чагыштырганда 70,1% тәшкил итә. Төзелеш эшләре буенча Удмуртия Россиянең Идел буе федераль округы регионнары арасында, Мордовия, Марий Эль, Киров, Пенза өлкәләрен артта калдырып, 10нчы урынга чыккан. Алдынгы урыннарда — Башкортстан, Татарстан Республикалары.
27 нефть скважинасы кулланышка тапшырылган, эре мөгезле хайваннар өчен 400 урынлык ферма, 7 яңа телевизион антенна-мачта корылмасы һәм 482,9 км элемтә линиясе булдырылган. Боларның барсына да республика төзүчеләренең тынгысыз, авыр һәм җаваплы көче салынган.
Барлык төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, зур уңышлар, сәламәтлек телисе килә.