Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Удмуртия чишмәләргә генә бай дисезме?!
13.08.2020

Удмуртия чишмәләргә генә бай дисезме?!

Кайда да булса икенче бер шәһәр-авылда яшәүче якын дустың, туганың кунакка килсә, аны үзең яшәгән шәһәрнең матур җирләреннән генә йөртәсе, яхшы фикерләр генә ишетәсе килә. Шәһәр буйлап йөргәндә, моңа кадәр игътибар да итмәгән шәһәр күренешләренә кунагың күзлегеннән карыйсың, үзең өчен дә яңалык ачасың. Кайсы яктан дусларым килсә дә, зоопарк, Ижау циркы белән танышырга телиләр. “Европадагы иң зур буа — Ижауда, барып күрик әле”, – дип, анда алып баруны сорыйлар.
Берничә ел элек Казаннан килгән курс-ташым: “Ижмолоко” сөт продукцияләре бик тәмле дип ишеттем”, — дигәч, “Ижмолоко” продукцияләрен эзләп киттек. Дустым мактый-мактый йогурт-пудингларны ашаганда, үзем дә аларны беренче тапкыр күргәндәй булган идем. Узган кыш Башкортстаннан бер туганым “Акцион” заводы җитештергән иттарт-
кыч алырга дип махсус килгәч тә, шаккаттым. Ул: “Күршем бик мактады «Аксион” иттарт­кычын. Танылган брендлы иттарткыч бер елга да чыдамаган иде, рәхәтләндем монысы белән, инде ничә ел кулланам», — диде. «Әйдә шуны эзлик әле”, — диде.
Ник болар турында язам әле? “Яңарыш” газетасының узган атнада дөнья күргән санында хәбәр итүебезчә, республикабызга Россиянең 14 төбәгеннән 16 блогер килгән иде. Алар өчен оештырылган блог-тур вакыйгаларга һәм кичерешләргә бай булды һәм республикабыз кунаклары бик канәгать калуларын белдерделәр. Башкача булуы мөмкин дә түгел иде. Чөнки 2019 елда үткәрелгән Russian Event Awards туризм өлкәсендә Милли премиягә конкурста Республикабыз илнең иң яхшы 10 төбәге исемлегенә кергән иде.
Рейтингта катнашучы 72 төбәк арасында Удмуртия җиденче урынга чыкты. Чыннан да, Удмуртиядә матур урыннар күп. Мисал өчен – борынгы сәүдәгәрләр шәһәре Сарапул. Кунаклар Башенин дачасына, “Сәүдәгәрләр чәйханәсе” (“Купеческая чауйная”) музеена керделәр.
Кыенлыклар туса, катнашучыларга квест авторлары, хезмәткәрләре ярдәм итте. Блогерлар Инстаграм социаль челтәрендәге турыдан-туры эфирда, мәкаләләрдә Сарапул музеен билгеләп, үзләренең якты хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.
Быел беренче тапкыр оештырылган «Пятница» фестивале кунакларның күңелендә онытылмаслык хисләр калдырды. Очрашу ахырында «Удмуртиядә синең маршрут» блог-турын оештыручылар Сарапул музей-тыюлыгы хезмәткәрләренә Рәхмәт хаты тапшырдылар.
3-9 август көннәрендә кунаклар Удмур­тиянең башка районнарында урнашкан бик күп истәлекле урыннар белән таныштылар, милли ризыкларны татып карадылар һәм проект тормышын онлайн-режимда яктырттылар.
Блог-тур тәмамланганнан соң Пермьнән килгән блогер Илнур Шәйбәков белән кабат элемтәгә кереп, аның фикерләрен белдем.
“Барысы да югары дәрәҗәдә узды! Тәэ­сирләр шундый күп, оештыручылар чараны әзерләүгә зур әзерлек куйганнар. 6 көн эчендә Удмуртиянең бик күп урыннарында булдык һәм шактый кызыклы нәрсәләр белдек. Командабыз да бик шәп булды, иҗади һәм идеяләргә бай блогерлар җыелган. Бу иҗади кешеләр арасында кайнап, үземә бик күп тәҗрибә тупладым. Программа бай иде һәм кайда барсак та, ачык йөз белән каршы алдылар, боларны күрү рәхәт иде. Удмуртия бик кунакчыл икән. Хәзер мин буш вакытымда якыннарым белән кая барырга икәнен беләм.
Бигрәк тә бу сәяхәттә миңа Бураново әбиләре белән очрашу ошады. Алар белән аралашып, йөрәккә җылылык алдым, алар ихлас һәм чын, гади тормыш белән кайныйлар, тату, бердәм булып иҗтимагый идеяләр корып яшиләр. Дусларыма, якыннарыма Удмуртияне күрсәтү өчен бирегә тагын килермен дип уйлыйм. Иң беренче чиратта мин аларга күрсәтү өчен өч урынны сайладым. Алар: Бачкеево авылында урнашкан «Этап пункты» музее, Сундур авылындагы «Лопшо Педунь» музее һәм Глазов шәһәрендәге “Иднакар” музей-тыюлыгы. Әлбәттә, бу өч урынга бару белән генә чикләнәсе килми. Болары иң ошаганнары, гомумән, барысы да искиткеч кызыклы булды”, — дип, кичерешләре белән уртаклашты Илнур.
Удмуртиянең тарихи һәм ял итү өчен искиткеч матур урыннары турында күпләребез биредә яшәп тә белми. Чөнки без бераз мөмкинлегебез булу белән җылы якларда ял итүне, моның өчен ерак чакрымнар үтүне хуп күрәбез. Күптән түгел республикабыз буйлап сәяхәт итү өчен “ДаУР” дип аталган квест тәкъдим ителде. Әлеге квест Удмуртияне танып белүгә юлларны киңрәк ачар дип уйлыйм.
«Удмуртиянең 100 урыны» проекты буенча квест дәвам итә. Анда һәркем катнаша ала. Шартлары белән даур.рф сайтында таныша аласыз.

Элмира Нигъмәтҗан.