Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртия — Халыкара форумда
23.05.2018

Удмуртия — Халыкара форумда

Узган елны Сочида узган Халыкара икътисади форумда Удмуртия Республикасы традиция буенча өч төрле блок буенча эшләде: “Сделано в Удмуртии”, “Инвестируй в Удмуртию”, “Удмуртия заряжает”. Быел да әлеге форматта эшләячәкләр.
«Удмуртиядә эшләнгән» блок регионның граж­данлык продукциясе үрнәкләре белән таныштыра. Мондый экспозиция белән республикабыз халыкара мәйданчыкта беренче тапкыр чыгыш ясый. Биредә алдынгы сәнәгать предприятиеләре: «Калашников» концерны, Ижау механика заводы, «Аксион-Холдинг» мотозаводы, ИЭМЗ «Купол», Ижау радиозаводы, “Техновек” нефть-газ җиһазлары заводы, Сарапул электро­генераторлар заводы. Кече һәм урта бизнес компанияләре арасында: «Финко» һәм «Боксгласс», «Урал медицина компаниясе», шулай ук берничә азык-төлек сәнәгате предприятиеләре: Сарапул кондитер фабрикасы, «Увинская жемчужина», «Пинта», «Чайные истории», «Медовый сомелье» үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Төп өлеше булып икътисадның төрле өлкәләрендә бизнес-процесс­ларны автоматлаштыру һәм цифрлы трансформация «Директум» IT-компаниясе, «Элма», «БФГ Групп» тора.
“Инвестируй в Удмуртию” блогы Россия һәм халыкара инвесторларны әзер һәм потенциаль инвестиция проектлары белән җәлеп итүне гамәли бурычы итеп куя. Кунакларга инвестиция проектлары белән җентекләп танышу мөмкинлеге булачак – ул виртуаль чынбарлыкта шлем ярдәмендә узачак. Шулай ук инвесторлар белән эшләүнең яңа төре — Удмуртия үсеш корпорациясе «бер тәрәзә» режимында консультацияләр бирәчәк.
«Удмуртия заряжает» бүлеге рес­публиканың яңа мөм­кинлекләрен чагылдыра, спортны, вакыйгаи туризмны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Блокны Удмуртия спортчылары Вероника Сафина һәм Иван Черезов тәкъдим итә. Делегацияне Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов җитәкли. Шулай ук делегациядә Удмуртия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Александр Свинин, Удмуртия сенаторы Юрий Федоров, Удмуртия Үсеш Корпорациясе генераль директоры Дмитрий Генералов бар.
«Петербург форумы – үсеш институтларының берсе. Ул тәҗрибә уртаклашырга, икътисад өлкәсендә практик бурычларны билгеләргә, фикер алышырга мөмкинлек бирә. Биредә тәҗрибә уртаклашырга, икътисад өлкәсендә булган мәсьәләләрне чишәргә мөмкин. Безнең команданың планы – унлап оешма белән килешү төзү. Узган форумда республика ВТБ банкы белән килешү төзеп, аның ярдәмендә безнең эшкуарлар, кече бизнес вәкилләре бер ел эчендә ташламалы кредитлар алдылар. Бирелгән кредитларның гомуми суммасы – 700 миллион сум, ә биреләсе һәм кулланудагыларын санасаң – миллиардтан артык. Бу әлеге форумда башланган җитди эшләрнең берсе генә», — дип билгеләде Александр Бречалов.
24 майда 4 тапкыр Олимпия чемпионы, Россиянең Олимпия комитетына Президентлыкка кандидат, “Академия Александра Попова” компаниясе җитәкчесе Александр Попов белән Удмуртия Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек хакында килешү төзелде. Әлеге компания Myrtha Pools бассейннар төзү белән шөгыльләнә. “Төзеләчәк спорт комплексы, 50 метрлы бассейн республиканың визит карточкасы булачак. Барлыгы 1500 кешене сыйдырышлы, 9000 кв. метр мәйданны били. Ул берьюлы берничә мөһим мәсьәләне чишәчәк: республикада яшәүчеләр арасында спортның берничә төре буенча сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм 50 дән артык эш урыннары булдыру”, — диде Республика Башлыгы. Тулаем алганда, Петербургтагы халыкара икътисади форумда Удмуртиянең бизнес һәм хакимият вәкилләре потенциаль заказчылар һәм инвесторлар белән йөздән артык очрашулар уздырачак.

Гөлнара Хөрмәтова.