Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Удмуртия – финалда!
16.08.2018

Удмуртия – финалда!

Казанда «Татар кызы-2018» халыкара матурлык һәм сәләт бәйгесенең ярымфиналы узды. Финалга узучылар исемлегендә республикабызның “Татар кызы — 2018” конкурсында җиңүче Диләрә Гыйльметдинова да бар.

Конкурска сайлап алу туры 31 июль көнне башланган иде. Ярымфиналда Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән барлыгы 29 кыз катнашты. Гүзәлкәйләр кул эшләре, аш-су бәйгеләрендә катнашып, үз осталыкларын күрсәттеләр. Кызлар калфак чиктеләр, каз каурыйларыннан май канаты ясау серләренә төшенделәр. Соңрак камыр басып, токмач кисүдә дә беренчелек өчен көрәштеләр. Интеллектуаль бәйгедә катнашып белемнәрен тикшереп карадылар. Катнашучылар өчен шәһәр татар кызлары стилендә фотосессия уздырылды. Конкурсантлар VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары белән дә очраштылар.
Әнә шундый тыгыз программа барышында кызларга үз төбәкләренең данын яклау, ай-һай, авыр булгандыр. Финалга катнашучыларның ундүрте генә узды. Алар арасында Удмуртиядән Диләрә Гыйльметдинова да бар. Ярымфиналдан алган тәэсирләре белән уртаклашты ул. “Беренче көнне үк интелектуаль этап булды. Без инша яздык, мәкаль-әйтемнәрнең мәгънәсен аңлаттык, тест уздык. Сорауларның авырлары да, җиңелләре дә бар иде. Аш-су пешерүдә үз осталыгыбызны сынап карадык. Миңа каз канаты ясау аеруча ошады. Ике әбиемдә дә каз канаты бар. Минем аны кулланып караганым да бар, ләкин ясый белми идем. Конкурс барышында мин аны ясап чыктым, хәтта эшем өчен “5”ле куйдылар. Ә менә калфак чигүдә, аны оригиналь элементлар белән бизәүдә ни өчендер “4”ле генә куелгач, бераз кәефем кырылды. Токмач кисүдә исә янә “5”ле алдым. Чөнки мине кечкенәдән әбиләрем токмач камырын басарга, токмач кисәргә өйрәт теп үстерделәр. Безнең гаиләдә кибет токмачы салып аш пешермиләр. Гаилә корып, балаларым булгач, мин аларны шулай ук токмач басу серләренә өйрәтәчәкмен. Гомумән, һәр бәйге дә кызыклы, кызлар өчен файдалы булды дип уйлыйм. Безнең өчен төрле экскурсияләр дә оештырылган иде. Моның өчен оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Ярымфинал барышында миңа дус-ларым, туганнарым, “Иман” татар яшьләре, Удмуртиядә “Татар кызы — 2018” конкурсын оештыручылар, Татар яшьләр форумында катнашучы егетләр-кызлар көч биреп торды. Финалга узуымны белгәч, бик дулкынландым. Конкурста Удмуртия данын лаеклы яклап чыгармын дип ышанам”, — дип сөйләде Диләрә. Финал 6нчы октябрь көнне Казанда узачак. Диләрәгә уңышлар һәм җиңү теләп калабыз!