Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртия – оста рәссам башкарган матур картина
1.08.2018

Удмуртия – оста рәссам башкарган матур картина

Шушы көннәрдә Удмуртиягә Әзербайҗан Милли фәннәр академиясе вице-президенты, Милли Мәҗлес депутаты, Низами исемендәге әдәбият институты директоры, филология фәннәре докторы Иса Акпер-Оглы Габиббейли җитәкчелегендә рәсми делегация килде. Кунаклар арасында Әзербайҗанның матбугат советы һәм закон чыгару органы вәкилләре бар иде. Очрашуның төп максаты – хезмәттәшлек өлкәләрендә ике якны да кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алышу.

Бу көнне кунаклар Удмуртиянең Дәүләт Советы Президиумы әгъзалары белән очраштылар, Җиңү скверында мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар, Россия Фәннәр академиясе Урал бүлегенең Удмурт тарих, тел һәм әдәбият институтында, Халыклар дуслыгы йортында һәм Удмуртия Журналистлар берлегендә булдылар. Әзербайҗан делегациясе әгъзаларын Удмуртия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Александр Свинин кабул итте. Җитәкче билгеләп үткәнчә, Әзербайҗан тышкы икътисади эшчәнлек буенча иң алдынгы партнерларның берсе булып тора. Удмуртия һәм Әзербайҗан Республикалары арасында агымдагы елның гыйнвар-май айларындагы тышкы сәүдә әйләнеше 2,27 млн доллар тәшкил иткән. Бу – алдагы еллар белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк. Шулай ук Әзербайҗан республикасы белән мәдәни-гуманитар хезмәттәшлекнең дә елдан-ел үсүе күзәтелүен ассызыклады. “Республикабыз бизнесын Әзербайҗанда үстерергә ярдәм итә алсагыз, чиксез рәхмәтле булыр идек. Бу безгә үз мөмкинлекләребезне күрсәтергә, сезнең эшмәкәрләр белән танышып, хезмәттәшлек итү юлларын киңәйтергә ярдәм итәр иде”, — диде. Шулай ук Александр Свинин Удмуртиядә Михаил Калашниковның 100 еллыгы һәм Удмуртия дәүләтчелегенең 100 еллыгы кебек ике зур чара көтелүен, һәм бу чараларда Әзербайҗан Республикасы вәкилләрен көтеп калуларын белдерде. Делегация җитәкчесе Иса Акпер-Оглы Габиббейли тәкъдимнәрне хуплап, Удмуртия делегациясен үз җирләрендә кабул итәргә әзер булуларын белдерде.
Делегация җитәкчесе Иса Акпер-Оглы Габиббейли билгеләп үтүенчә, Россия һәм Әзербайҗанның уртак яклары бик күп, шуңа да төбәкләр белән үзара кызыксыну көчле. “Удмуртия – оста рәссам башкарган матур картина кебек, матур төбәк. Ул – Әзербайҗан кебек үк күпмилләтле респуб-лика. Хезмәттәшлек итүне иң элек фән, иҗат өлкәсеннән башласак, соңрак бизнес-партнерлыкка күчүне планда тотабыз”, — ди кунак-лар.
Бу көнне Удмуртия Журналистлар берлеге һәм Әзербайҗан матбугаты советы арасында хезмәттәшлек турындагы меморандумга кул куелды. Удмуртия Журналистлар берлеге рәисе Елена Капитоненко белдерүенчә, меморандум республикаларның массакүләм мәгълүмат чаралары арасында тәҗрибә уртаклашуга, хезмәттәшлеккә этәргеч булып, уртак конференцияләр, тренинглар, семинарлар һәм бәйгеләр үткәрергә, журналистика буенча уртак кулланма әсбаплар булдырырга ярдәм итәчәк.

Ләйсән Әхмәтова.