Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Удмуртия командасы — Сочида
9.11.2017

Удмуртия командасы — Сочида

Делегат булу – зур шатлык

Октябрь аенда илебез өченче тапкыр XIX Дөньякүләм яшьләр һәм студентлар фестивален кабул итте. Фестивальгә 188 илдән катнашучылар килгән иде. Бер елдан артык Удмуртиянең әзерлек комитеты республиканы бөтен дөньяга танытырдай делегацияне сайлады. “Барлыгы, фестивальдә катнашырга теләк белдереп, меңгә якын кеше гариза язды. Бу конкурсның бик зур булганын аңлата — бер урынга 9 кеше дигән сүз. Кайбер регионнарда бер урынга 8-12 кеше булган”, — диде XIX Дөньякүләм яшьләр һәм студентлар фестиваленең региональ әзерлек комитеты җитәкчесе Надежда Мохова. Нәтиҗәдә, респуб­ликадан фестивальгә 125 катнашучы һәм 60 волонтер барды.
Делегетлар арасында: яшьләр оешмалары вәкилләре, рәисләре, лидерлары, журналистлар, иҗатны һәм спортны сөюче яшьләр, яшь белгечләр һәм галимнәр, эшмәкәрләр бар иде. Үземнең дә әлеге исемлеккә керүем зур сөенеч булды. Удмуртия Республикасының физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте министры вазифасын башкаручы Игорь Краснов сүзләренчә, катнашучылар да, волонтерлар да сайлап алу турын узганнар. “Фестивальгә бару хокукына бары тик иң яхшылар гына лаек булды. Әгәр дә делегатлар сайлап алу турын узган икән, димәк, республикада яшьләр потенциалының никадәр зур икәнен исбатлый алганнар”, — ди Игорь Краснов. “Региональ әзерлек комитеты делегация вәкилләре өчен күп төрле әзерлек чаралары оештырды – Халыклар дуслыгы йортында “Буыннар бәйләнеше” исемле очрашу, “Дөньякүләм фестивальне каршылап” регион сменасы, укулар, фикер алышулар. Яшьләрнең фестивальдән алган белемнәрен республикабызга кайткач та кулланачакларына ышанам”, — диде На­дежда Мохова. Фестивальгә китәр алдыннан делегатлар белән Респуб­лика Башлыгы Александр Бречалов очрашты. Үз чыгышында ул: “Якын арада сезгә дөньяны да, илне дә, республикабызны да, шәһәребезне дә үстерү өстендә эшләргә туры киләчәк. Фестивальдән туплап кайт­кан барлык тәҗрибәгезне уртаклашырга, кулланырга да без әзер. Яңа концепцияләр формалаштырыгыз, үз тәкъдимнәрегезне кертегез – без сезгә моның өчен бик рәхмәтле булырбыз”, — дип, безне тагы да дәртләндереп җибәрде.

Безне Сочи каршы алды

Илебезнең җылы ягы безне яхшы һава торышы белән каршы алды. Кунакханәләргә урнашкач, аккредитация үттек. Безгә күп төрле истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар. Ә кичтән фестивальне тантаналы төстә ачу бәйрәме көтә иде. Ул “Большой” исемле боз сараенда узды. Зур масштабтагы матур бәйрәм Россия гимнын башкару һәм илебез флагын күтәрү белән башланып китте. Бәйрәм барышында үз тормышларын яхшы якка үзгәрткән яшьләр турында сөйләделәр. Алар арасында: Һиндстанның Мумбай шәһәрендә диңгез ярыннан 86 атна эчендә 5,4 тонна чүпне җыйган Афроз Шах, 2 ел эчендә Непалда мәктәп төзегән Россияле Роман Гек һәм башкалар бар иде. Аларның тормыш рәвешләренә, кылган изге эшләренә карап, башка төрле фикер йөртәсең, үрнәк аласың. Шулай ук бәйрәмдә концерт программасының кешелек дөньясына кагылышлы глобаль проблемаларга һәм аларны чишү юлларына бәйләнешле булуы, төрле илләрдә яшәгән гади кешеләр уйлап тапкан яңалыкларның барлануы таң калдырды. Күпләр күз яшьләрен тыя алмады. Ачылу тантанасына РФ Президенты Владимир Путинның килүен дә һәр кеше сөенеп кабул итте. “Курыкмагыз, үз киләчәгегезне төзегез. Дөньяны үзгәртергә, аны тагы да яхшырак итәргә тырышыгыз. Барысы да сезнең көчегездән килә! Иң мөһиме — гел алга таба бару!” — диде Владимир Путин. Бәйрәм эстрада сәхнә йолдызлары чыгышы белән үрелеп барды.

Яшь чак, дәртле чак

Фестивальдә катнашучыларны кызыклы, эчтәлекле программа көтә иде. Һәр көн аерым илгә, континентка һәм актуаль проблемаларны уртага салып сөйләшүгә багышланды. Иң мөһим сораулар эшмәкәрлеккә, икътисадка, фән һәм мәгарифкә, яңа технологияләргә кагылышлы иде. Шулай ук экология, сәламәтлек темалары буенча да кызыклы тәкъдимнәр яңгырады, заманча журналистика, архитектура, тарих буенча фикер алышулар булды.
Фестивальдә 13 юнәлештә фән­ни-гамәли эш алып барылды. Алар арасында: глобаль мәгарифнең һәм фәннең киләчәге, архитектура һәм дизайн, киләчәк технологияләре, яңа медиа (яшьләр медиа үзәге) һәм башкалар бар иде. Фестиваль мәдәни программаларга да бай булды. Джаз, яңа музыка һәм милли-мәдәни фестивальләр, классик көйләр гала-концертын карап, үзебезгә рухи байлык алдык. Көн саен яшьләр өчен кинокампуслар, интерактив китапханәләр эшләде. Сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар өчен воркаут һәм экстремаль спорт төрләре зонасы бар иде. Теләге булганнар теннис, шахмат уйный, төрле турнирларда катнаша алды. Шулай ук катнашучыларга ГТО нормаларын тапшырырга, кечкенә футбол турнирында ярышырга, акробатика серләренә төшенергә мөмкинлек бирелде. Ә иң истә калганы: “КамАЗ-мастер” пилотлары башкаруында “Ефәк юл” ралли-марафонын карау булгандыр.
Бөтен мәйданчыкларда да күренекле шәхесләр чыгыш ясады. Алар арасында илебезнең танылган сәясәтчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, йолдызлар гына түгел, ә чит илдән килгән спикерлар да бар иде. Шуларның берсе – Ник Вуйчич. Австралиядә туып-үскән оратор, язучы, җырчы. Тумыштан ике аяксыз, кулсыз булса да, аның тормыш юлы, җиңүләре, уңышлары бөтен кешегә дә үрнәк булырлык шул.
Без, Удмуртия делегатлары, бик күп төрле лекцияләрдә катнаштык. Төп медиа-үзәктә оештырыл­ган күргәзмәдә Россиянең һәм фестивальдә катнашучы илләрнең уңышлары, үсешләре, мәдәнияте белән танышырга мөмкин иде. Әлеге күргәзмәдә Удмуртия Респуб­ликасы яңа технологияләр һәм мәгариф өлкәсендәге уңышларын гына күрсәтеп калмыйча, респуб­лика делегатлары удмурт милли күлмәкләрен киеп, кунакларны удмурт халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән тирәннән таныштырдылар. “Капкалы” уены уйнаганда, чит ил делегатларын да чакырдык. Башка делегатлар да үзләрен актив күрсәттеләр, бик күп яңа танышлар, дуслар таптык без анда.
Безнең делегация Мисыр, Сенегал, Абхазия һәм Гамбия делегатлары өчен җаваплы иде. Бу илләрдән килгән делегатларга без үзебезнең истәлекле бүләкләребезне тапшырдык.

Рәхмәт сиңа, фестиваль!

Саубуллашу көне килеп җиткәч, һәркемнең күңелен моңсу хисләр биләп алды. Яшьлегебезнең иң матур, иң истәлекле көннәренең берсе булып хәтергә кереп калды әлеге фестиваль. Ябылу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин фестивальнең 30 меңгә якын кешегә бары тик файдага гына булуына ышануын яшермәде: “Киләчәк монда башлана, безнең киләчәк — ул сез!” Дөньякүләм демократик яшьләр федерациясе президенты Николас Пападимитриу: “Бу көннәрдә сезгә ныклы белем тупларга, ниндидер өлкәдә дәресләр алырга мөмкинлек туды. Актив яшьләр дис­куссия мәйданчыкларында катнашты, тәҗрибә уртаклашты, үз фикер, идеяләрен җиткерделәр. Фестивальнең уңышлы булуы ниндидер саннарда, фактларда гына түгел. Ә һәр катнашучының Россиядән үз илләренә нәрсә алып кайтып китүендә”, — диде. Чыннан да, фестивальдә катнашкан һәркем монда туган яңа идеяләрен үз илләрендә, үз төбәкләрендә чынга ашырыр, дип уйлыйм.
Ябылу тантанасында чыгыш ясаган иҗади коллективлар арасында Удмуртиянең “Бураново әбиләре”, Ижаудан “Айкай”, Воткинскидан “Сайкан” ансамбльләре дә бар иде.

Гөлнара Шәяхмәтова, Ижау шәһәре.