Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Удмуртия Журналистлар берлеге 60 еллыгын билгеләп үтте
30.04.2019

Удмуртия Журналистлар берлеге 60 еллыгын билгеләп үтте

26 апрельдә Ижауның Халыклар дуслыгы йортында Удмуртия Журналистлар берлегенең 60 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Удмуртия – үсеш территориясе» дигән баш астында массакүләм мәгълүмат чаралары күргәзмәсе һәм эшлекле җыелыш, очрашулар узды.
Чараны Удмуртия Республикасы Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «Республика» журналы белән берлектә оештырды.

Күргәзмә кысаларында Удмуртия Респуб­ликасы Хөкүмәте Рәисе Ярослав Семенов баш мөхәррирләр, журналистлар белән очрашты.
Ул җәмгыять тормышын объектив яктыртуда массакүләм мәгълүмат чараларының зур ролен ассызыклады һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен журналистларга рәхмәт белдерде. Объективлык, дәүләт һәм җәмгыять тормышын һәрьяклап колачлау — матбугат чараларының төп бурычы. Әмма җаваплылык ике яклы булырга тиеш. Шуңа күрә хакимият халыкны кайгыртырга һәм матбугат белән бердәм эшләргә тиеш. Респуб­ликада барган вакыйгалар турында башкаларга караганда алданрак белү, күбрәк укучыларны җәлеп итү теләге һәр журналист өчен табигый хәл. Монда журналист һәм мөхәррирнең һөнәри осталыгы зур роль уйный.
Сәгать ярым дәвам иткән әңгәмә барышында премьер-министр журналистларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Ул Россия Президенты май указында билгеләгән бурычларны үтәүгә җентекләп тукталды.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дәүләт мөлкәтен оптимальләштерүгә, предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген арттыруга, административ реформага кагылышлы сорауларга тулы җавап алдылар.
Район газеталары журналистларын бигрәк тә авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дәүләт ярдәме темасы кызыксындырды. Ярослав Семенов хәбәр иткәнчә, авылга адреслы ярдәм күрсәтү буенча даими эш алып барыла. Ул акчалата чагылышта гына түгел. Авылларда юллар, ФАПлар, балалар бакчалары төзү дәвам итәчәк. Җитештерүне арттыручы хуҗалыклар өстәмә финанс ярдәме алачак.

«Красное Прикамье» газетасы баш мөхәррире Ирина Шадрина Сарапулда «Кама яры» проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә шәһәрнең тышкы кыяфәтендә җитди үзгәрешләр булганын хәбәр итте. Бүген Кама шәһәрендә туристлык кластеры актив үсә. Ярослав Семенов очрашуда катнашучыларга Удмуртиянең туристлык индустриясендә потенциалы турында мәгълүмат бирде.
Глазов — Удмуртиядә алгарышлы икътисади үсеш территориясе статусы (ТОСЭР) бирелгән икенче шәһәр. «Сарапул тәҗрибәсеннән чыгып, Глазов та үз үсеше өчен өстәмә инвестицияләр җәлеп итә аламы? Глазов шәһәренең потенциалын нидә күрәсез?” — дип кызыксынды Глазовның “Красное знамя» газетасы баш мөхәррире Людмила Лехницкая. Хөкүмәт Рәисе әлеге максатка ирешү өчен иң элек Удмуртияне Киров өлкәсе белән тоташтыручы юлны төзекләндерергә кирәклеген ассызык­лады. “Юлсыз, төбәкләр арасында турыдан-туры элемтәсез Удмуртиянең төньяк башкаласын үстерү бик кыен булачак. «Росатом» Дәүләт Корпорациясе булган башка шәһәрләр кебек, Глазовка да бәхет елмайды. Узган җәйдә аларга бүлеп бирелгән 422 миллион сум акча хисабына шәһәрдә барлык юллар да диярлек төзекләндерелде. Киләчәктә мәктәпләр, балалар бакчалары төзү, шәһәр территориясен төзекләндерү планлаштырыла», — диде премьер-министр.
Кече шәһәрләрдән тыш Ярослав Семенов Ижау шәһәрендәге «авырткан нокталарга» җентекләп тукталды. Иң кискен проблемалар арасында – юллар төзү һәм реконструкцияләү, күпфатирлы йортларда лифтларны алыштыру, «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» өстенлекле проектын гамәлгә ашыру бурычы тора.
Хөкүмәт Рәисе Удмуртиядә Сәламәтлек елы кысаларында узачак әһәмиятле спорт чаралары турында хәбәр итте. Соңыннан Ярослав Семенов әңгәмәдәшләренә иҗади уңышлар, әлеге чараның нәтиҗәле узуын теләде.
Пленар утырышта Удмуртия Республикасы Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимияте җитәкчесе Сергей Смирнов, Россия Журналистлар берлеге рәисе урынбасары Алексей Вишневецкий катнашты. Ул матбугат чараларының яңалыкларны тапшыручы төп чыганак булып калуын, бүгенге көндә федераль югарылыкта милли газеталар, мәгълүмат чараларының үсеш юлларын билгеләү турында фикер алышулар баруын билгеләп үтте. Аның сүзен Дәүләт Думасы депутаты Алексей Загребин дәвам итте. Тирән эчтәлекле чыгышлар, фикер алышулардан соң журналистларның белемнәрен күтәрүче семинар булды. Анда Интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләнде.
Матбугат күргәзмәсендә “Яңарыш” газетасы да катнашты һәм үзенең тарихын, милли тормышны, газетабызның юнәлешен чагылдырган бай эчтәлекле күргәзмә тәкъдим итте, респуб-ликада теркәлгән 112 матбугат чаралары арасында үзенең лаеклы урын тотуын дәлилләде. Әлеге чараның йомгаклау өлешендә респуб-ликада удмурт һәм татар телләрендә нәшер ителүче газеталарының баш мөхәррирләре каләмдәшләре белән интерактив уен уйнап, үз газеталары белән тагын бер кат таныштырды. Җырлар, сораулар аша “Удмурт дунне” белән “Яңарыш” милли газеталарның үзенчәлекләрен күрсәттеләр. Алар милли ризыклар – чәкчәк белән перепеч кебек бер-берсеннән аерылып торсалар да, икесенең дә максатлары бер: туган телне, милли гореф-гадәтләрне саклау дигән нәтиҗә ясалды. Ә милли ризыклар һәркемнең күңеленә хуш килде.