Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Удмуртия егетләре кайда хезмәт итәчәк?
7.11.2018

Удмуртия егетләре кайда хезмәт итәчәк?

Көзге чакырылышның иң кызган вакыты. Солдатларның беренче төркеме хәрби хезмәткә юлланды инде. Быел Удмуртиядән 1500 егет армия сафларын тулыландырыр дип көтелә.

Машина йөртүчеләргә сорау зур

Удмуртия хәрби комиссариатының гражданнары армия сафларына чакыру һәм әзерләү бүлеге җитәкчесе Станислав Сон әйтүенчә, егет­ләрнең күбесе гадәттәгечә коры җир гаскәрләрендә солдат хезмәте узачак. Бу республикадан киткән булачак хәрбиләрнең 45%ы дигән сүз. Егетләрнең 12%ы ракета гаскәрләренә, 9%ы хәрби-космик гаскәрләргә, 8%ы хәрби-диңгез флотына алыначак. Тимер юл гаскәрләренә (6%) һәм милли гвар­диягә (4%) алынучылар саны иң азы.
“Быелгы чакырылышның үзенчә­леге: машина йөртүчеләргә аерым игътибар бирелә. “С”, “Д” һәм “Е” категорияләре булган 200 хәрби белгеч әзерләргә дигән бурыч куелды. Бу армиядә барган модернизацияләү, хәрби частьларның яңа хәрби техника белән тулыландырулары белән бәйле. Машина йөртүчеләргә, тракторчыларга, эретеп ябыштыручыларга, автомеханикларга сорау зур”, — ди Станислав Сон.

Бер ел хезмәтме, ике ел контрактмы?

Республика хәрби комиссариатында көзге чакырылышта яше буенча китәргә тиешле егетләр белән беррәттән контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрне дә көтәләр. Хәзер булачак солдатларның сайлау мөмкинлеге бар – бер ел хезмәт итүме яки контракт нигезендә 2 елмы? Соңгысында ташламалар да, уңай яклары да күбрәк. “ Элек без мондый тәртип буенча бары тик югары белеме булган егетләрне генә җибәрә ала идек. 2018 елның языннан урта һөнәри белеме булган егетләр дә әлеге сайлап алу хокукына ия. Контракт буенча хәрби хезмәткә без ел дәвамында җибәрәбез. Ел ахырына кадәр Удмуртиядән 100 солдатны армиягә җибәрү күз алдында тотыла”, — ди Станислав Сон.

Укырга мөмкинлек бирелде

Хәрби хезмәткә алыну буенча кичектерелү тәртипләре дә үзгәрде. “Яз айларында Россия Конституция судының карары нигезендә белем алучы егетләрне хәрби хезмәткә алуны кичектереп торырга мөмкин. Кичектерелү 3 тапкыр бирелергә мөмкин: беренче тапкыр – мәктәпне, икенче тапкыр – бакалавриат программасы буенча, өченче тапкыр магистратура программасы буенча укуны тәмамлар өчен”, — дип ассызыклады Станислав Сон.

Армиягә бара алмый калсаң…

Быелның яз айларында кертелгән тагын бер үзгәреш теләге булып та, сәламәтлеге буенча чикләүләр булу аркасында армия сафларына бара алмый калучыларны сөендерәчәк.
Элек хәрби хезмәт үтәүдән азат ителгән 18-27 яшьлек егетләр сәламәтлекләре яхшыргач, үз категорияләрен үзгәртә ала иделәр. Бу бары тик документларда гына. Ләкин хәзерге вакытта Эчке эшләр бүлегенә, дәүләт яки муниципаль хезмәткә алыну өчен армиядә хезмәт итеп кайту төп таләпләрнең берсе булып тора. Шулай ук хәзерге вакытта сәламәтлеккә кагылышлы шартлар бераз “йомшарды”. “2013 елда чыккан нигезләмә буенча, элек хәрби хезмәткә яраксыз яки вакытлыча яраксыз дип табыл-ган авырулар исемлеге үзгәрде. Мәсәлән, яссы табанлылык яки сколиоз дигән авырулар хәзер мөһим роль уйнамый. 2018 елдан элек армия сафларына бара алмый калган егетләр, әгәр аларга 27 яшь тулмаган һәм сәламәтлекләре яхшырган икән, үз категорияләрен хәрби хезмәткә яраклы булу турындагы категориягә үзгәртеп, армия сафларына алына ала. 2013-2015 елларда хәрби хезмәткә алынмаган өч егет, сәламәтлекләре яхшыргач, быел “солдат каешын” буганнар.

Киемнәр һәм хезмәт хакы

Булачак солдатларның берничә төркеме хәрби хезмәткә озатылды инде. Чакырылыш 21 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Егетләрнең барысына да хәрби кием, шәхси электрон карталар бирелә. Тулы гаиләдә үскән һәм хәзер армиядә хезмәт итүчеләргә ай саен 2 мең, ятимнәргә 3 мең сум күләмендә акча түләнә.

Моны белергә кирәк!

* Укыган вакытта армия хезмәтенә чакырылган егетләр кайткач, шул ук уку йортында белем алуын дәвам итә алалар;
* Армия сафына алынган егетнең хатыны, әгәр аның йөклелеге 180 көннән артып киткән булса, бер тапкыр бирелә торган пособие алу хокукына ия. 2018 елның 1 февраленнән аның күләме
26 539,76 сум тәшкил итә;
* Хәрби хезмәт үтүче солдатның баласына әнисе ай саен 11 374,18 сум күләмендә пособие алырга хокуклы. Ул бала тугач, аңа 3 яшь тулганчы (әтисе хәрби хезмәт узган вакытта) түләнә.
* Балалары, авыру яки пенсия яшендәге әти-әниләре булган гражданнар хәрби хезмәтне йортларына якын урында үтә алырга хокуклы.

Эльвира Хуҗина әзерләде.