Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртия берләштерә!
7.11.2019

Удмуртия берләштерә!

4 ноябрь көнне республиканың төньяк башкаласы Глазов шәһәрендә Халыклар бердәмлеге һәм Республика дәүләтчелеге көне уңаеннан киләсе елда билгеләп үтеләчәк Удмуртия дәүләтчелегенең 100 еллыгына багышланган чараларга старт бирелде. Урын очраклы гына сайланмаган – Вотка автономияле өлкәсенең беренче башкаласы нәкъ менә Глазов булган.

Әлеге бәйрәмне күпләр зур кызыксыну белән көттеләр, чөнки оештыручылар “Удмуртия берләштерә!” дигән тамашаның үз эченә нәрсәләр алачагын сер итеп сакладылар. Оеш­тыручылар — 200 волонтер, тамашада катнашкан 500 кеше, техник белгечләр һәм Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, баш режиссер Павел Поздеев җитәкчелегендәге 15 кешелек команда. Бу көнне «Глазов Арена» спорт сараена респуб­лика шәһәрләре һәм районнары вәкилләре, республиканың Мактау­лы гражданнары, милли-мәдәни һәм башка иҗтимагый берләшмәләр әгъзалары — барлыгы 3 меңгә якын кеше җыелды. Бәйрәмне ачу тантанасы Удмуртия Республикасы үсеше тарихын саннар белән күрсәтүдән башланып китте. Удмуртларның ыру-кабилә символы (воршуд) булган кош-кеше образлары биюләре дөнья яралуны, галәмдә кешеләрнең тоткан урынын гәүдәләндерде. Шул вакытта мәйданда удмурт орнаментлары ясалган “келәм” барлыкка килүе, милли орнаментлардан торган 100 еллыкның эмблемасы гореф-гадәтләрнең дәвам итүенә, Удмуртиянең бай тарихына, бүгенгесенә һәм киләчәгенә ишарә булды. Сәхнә-мәйданда күренешләр зур тизлек белән, берсен-берсе алыштырып торды. Удмуртия дәүләтчелегенә нигез салучы К.Герд, И.Наговицын, М.Прокопьев, Т.Борисовны искә алып, 1917 елгы вакыйгаларны сурәтләүче биюләр тарихны тагын бер кат күз алдыннан уздырырга ярдәм итте.
Алга таба “Удмуртия чишмәләре” дигән проект тәкъдим ителде. Проект тарихның бүгенге тормыш белән үрелеп баруын күрсәтә. Анда һәркем катнаша ала. Моның өчен бары тик “Удмуртия100.рф” сайтына кереп, Удмуртиядә барган вакыйгалар, хезмәте, тормышы, яшәү рәвеше белән аерылып торган кызыклы, танылган шәхесләр турында язып калдырырга кирәк. Дөрестән дә, Удмуртиянең тарихы зур елгаларны үз сулары белән туендыручы чишмәләр кебек бик күп кеше язмышларыннан тора. Алар арасында татарларның да лаеклы урын алып торуы сер түгел. Шуңа күрә дә әлеге проектта һәммәбез дә активлык күрсәтсәк иде. Ә бәйрәм күренешләре Глазовта шәһәр халкы көче белән барлыкка килгән бакчага күчте. Бакчада ял итүче бәхетле яшь гаиләләрне, балаларны күреп, республикабыз, аның хезмәт сөюче халкы белән горурлану хисләре артты. Бу көнне тагын бер проект тәкъдим ителде. Монысы Удмуртиянең истәлекле, кызыклы 100 урынында булып, фотосурәтләргә төшәргә, кыскача аңлатма язарга һәм социаль челтәрләргә, югарыда телгә алынган сайтка урнаштырырга кирәк.
Тантананың югары ноктасы – тамашачыларның да, шоуда катнашучыларның да Удмуртия Рес­публикасы гимнын басып, кулларны йөрәк турына куеп тыңлаулары, кушылып җырлаулары булгандыр. Әлеге мизгелдә һәркемнең уң кулындагы кызыл утлар белән янучы беләзек – яктылык һәм җылылык символы буларак бу бәйрәмнең асылын, бөтен мәгънәсен ачып салды. Үз илебезне, үз туган җиребезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне чын күңелдән яраткан вакытта гына киләчәгебез барлыгын да аңлатты ул.
Тантанада катнашучылар алдында Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов чыгыш ясады. Ул: «Удмуртия өчен бүгенге көн – үзенчәлекле. Удмуртия Республикасы дәүләтчелегенең 100 еллык юбилееннан безне бары тик бер ел аерып тора. Удмуртиянең төп байлыгы — кешеләр. Бүген Удмуртия дәүләтчелегенең башында торган кешеләрнең исемнәрен искә төшерми мөмкин түгел. Трокай Борисов, Кузебай Герд — алар көчле Удмуртия турында хыялланып кына калмадылар, республикабызның бүгенгесе өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләделәр. Хәтта тормышларын корбан иттеләр. “Минем кечкенә Удмуртиядән башка Россия булмас иде», — дип язган удмурт шагыйре Флор Васильев. Чыннан да, үз вакытында Кутузов гаскәрләре французларны Вотка заводында коелган пушкалы ядрәләр белән куган; бөтен Европаны гаҗәпләндергән тимер пароходлар Илья Петрович Чайковский җитәкчелегендә төзелгән. Удмуртияне Петр Ильич Чайковский музыкасыннан, Ижау һәм Сарапул радиозаводларының космик эшләнмәләреннән, бөтен дөньяда кирәкле булган уникаль Чүпче (Чепца) механика заводы эшләнмәләреннән, «Калашников» концерны пред-приятиеләренең оборона һәм тыныч тормыш продукциясеннән һәм Михаил Тимофеевичның үзеннән башка күз алдына китереп булмый. Ул безнең хәтердә мәңгегә югары профессиональлек, гражданлык җаваплылыгы һәм туган җиргә мәхәббәт үрнәге булып калачак”, — диде. Республика Башлыгы Георгий Степанович Крылов («Пихтовка» балык хуҗалыгы), Валентин Кузьмич Тубылов, Галина Алексеевна Кулакова, Сергей Александрович Маев һәм башкалар белән горурлануын белдерде.
Шул ук вакытта ул нәрсә эшләргә кирәклеген дә искәртте. «Матур сүзләр һәм бүгенге кебек матур бәйрәм сыйфатлы һәм һәркем ала алырлык медицина, яхшы юллар һәм лаеклы хезмәт хакын алыштырмаячак. Без сезнең белән 2,5 ел эчендә бик катлаулы ситуациядә, чыннан да, күп нәрсә эшли алдык. Тик, килешәсездер, бу аз. Хәзер мөмкинлекләр вакыты һәм без Удмуртия өчен күбрәк эшли алабыз», – дип билгеләп үтте. Ул Глазов поликлиникасын төзекләндерүгә ярдәм иткән берничә эшмәкәргә рәхмәт әйтте. Алар арасында “Глазов заводлары” холдингы җитәкчесе Кәрим Касимовның исеме яңгыраганда күңелдә шатлык һәм милләттәшләребез белән горурлык хисләре туды. Бәйрәм тантанасы киләсе елда республикада булачак мөһим вакыйгалар календарен тәкъдим итү белән тәмамланды һәм монысы да бик үзенчәлекле килеп чыкты. Бәйрәмнән алган тәэсирләр белән кайту юлына кузгалдык. Татар, башкорт, удмурт, керәшен, мари телләрендә җырлар җырлый-җырлый кайтып җиткәнебезне сизмичә дә калдык. Алга таба да шулай күпмилләтле республикабызда үзара тату, бердәм булып яшәргә язсын. Глазовка барып, әлеге тантанада катнашу мөмкинлеге тудырган өчен Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге, “Ак калфак” оешмалары исеменнән Милли сәясәт министрлыгына аерым рәхмәт белдерәсе килә.

Рәмзия Габбасова.