Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Удмуртия Башлыгы студентлар белән очрашты
15.03.2018

Удмуртия Башлыгы студентлар белән очрашты

Шушы көннәрдә Александр Бречалов Удмурт дәүләт университеты студентлары белән очрашты. Очрашу регионда старт алган “Удмуртия Башлыгы белән ачык диалог” проекты кысаларында уздырылды.

Әңгәмә башында ук Александр Бреча­лов үзе­нең һәм ко­ман­дасының социаль чел­тәрләрдә ачык сөйләшүгә әзер икәнлеген белгертте. Сораулар бирүчеләрнең дә күбрәк актив студентлар булуына басым ясады. “Төртмәле сораулар бирергә дә курыкмагыз, бары алар урынлы булсын”, — диде Александр Бречалов.
Студентлар соравы буенча Респуб­лика Башлыгы үзенең студент еллары, хәрби уку йортында белем алуы, эшмәкәрлек өлкәсендә беренче тәҗрибәсе, гаиләсе, триатлон белән мавыгуы турында тәфсилләп сөйләде.
Республика җитәкчесе студентлар белән оч­рашуның максаты турында да әйтеп китте. “Барысы да бик гади. Минем әңгәмә корасым килә. Миңа бүген 44 яшь, балаларыма – унсигез. Алар быел 11нче сыйныфны тәмамлыйлар, һөнәр һәм югары уку йорты сайлау алдында торалар. Мин аларны һәрвакытта да аңлап җиткермим. Аңлау, ниндидер карар кабул итү, ярдәм итү өчен иң беренче чиратта сезне тыңларга кирәк”, — диде ул.
Очрашу вакытында би­релгән күп кенә сораулар уку йортындагы проблемалар, республиканың икътисады, спорт һәм студентлар тарафыннан эшләнгән проектлар турында иде. Шулай ук университетта укучылар яңа идеяләрнең күплеге, ә аларны тормышка ашыру өчен практиканың аз булуын искәртеп үттеләр. Александр Бречалов яшьләрнең активлыгына югары бәя биреп, киләчәктә бергәләп эшләргә тәкъдим итте. Әлеге тәкъдимне студентлар сөенеп кабул иттеләр, үз проектлары белән таныштырдылар. Аларның берсе – ОSB-плиталар җитештерү. Проект авторлары бүген бу өлкәдә Россиядә базарның бай булмавын ассызыклап үтте. Мәсәлән, Балезинода төзелгән завод үз чыгымнарын капларга гына түгел, ә импорт товарларын алыштыра да ала. Икенче проект – «ЗечбурБатл. Удмуртия Колориты” урам биюләре фестивале. Ул инде тормышка ашырыла. 11 мартта фестивальгә Башкортстан, Татарстан республикаларыннан, Пермь краеннан катнашучылар килгән иде. Удмуртия Башлыгы мондый проектларның зур ресурс чыганагы, икътисад өлкәсен үстерергә этәргеч булуын ассызыклап китте.
Удмуртия Башлыгы очрашу вакытында: “Удмуртия сезнең өметләрне акладымы?” – дигән сорауга: “Республиканың потенциалы зур һәм аны дөрес куллану — төп бурыч. Без эшләргә, туган проблемаларны хәл итәргә әзер”, — дип җавап бирде.
Александр Бречалов белән әңгәмәнең гади булуын да әйтеп үтәсе килә. Ул аудиториягә күңелсезләнеп утырырга ирек бирмәде, тормышында булган вакыйгаларны сөйләп, студентларның кызыксынуын арттырды гына. Шаярып алырга да мөмкинлек тапты.

Эльмира Миргалимова, Ижау шәһәре.