Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Удмуртиянең үз Парижы бар
3.07.2019

Удмуртиянең үз Парижы бар

Һәр кеше үзеннән соң киләчәк буынга истәлек калдыру теләге белән яшидер. Юкамен районының Палагай авылында яшәүче 80 яшен тутырып килүче милләттәшебез Талип Абашев авылдашларына, алай гына да түгел Удмуртиягә Эйфель манарасын бүләк итә. Эйфель манарасы — Парижның иң танылган архитектура бинасы, бөтен дөньяга даны Франция символы буларак таралган манара. Аның биеклеге 324 метр. Ә Палагайда шушы манараның кечерәйтелгән — 10 метр биеклектәге күчермәсе. Оста кеше күпкырлы була, ди халык. Милләттәшебез Талип ага Абашев үзлегеннән өйрәнгән рәссам да, агач, тимер остасы да, эретеп ябыштыручы да, электрик та. Аның кулыннан килмәгән эш юк. “Манараны халыкны сөендерер өчен ясадым”, — ди ул. Кызы Илдия: “Әти сәнгатькә гашыйк кеше. Ул кечкенәдән үзе гармунда уйнарга өйрәнгән, бик матур уйный, рәсемнәр ясый. Өебез әти кулы белән ясалган милли рәсемнәр белән бизәлгән. Кирәк булса, йорт җиһазы да җыеп куя, каберләргә рәшәткәләр дә ясый. Гомумән, тимер аны ярата, әти дә аның белән оста эш итә белә”, — дип горурланып сөйли. Талип ага армия сафларында хезмәт иткәннән соң, 2 ел Африкада эшли. Хәтта 60нчы елларда Мисырда Асуан плотинасын төзүдә дә катнаша. Шул вакытта матур архитектура биналарына гашыйк була. Глазовка кайт­каннан соң үзенең бакчасына да Хеопс пирамидасы, аннан ике сфинкс (монументаль скульптура) ясаган. Матурлык тудыру теләге Талип аганы беркайчан да ташламый. Шулай бакчасында 2 кыш эчендә Эйфель манарасы да барлыкка килә.
Хәер, Эйфель манарасын ясау өчен Парижга барырга туры килми аңа. Кайсыдыр газетада шул манараның пластик шешәдән ясалган кечкенә күчермәсен күргәч, ул аны тагын матуррак, гүзәлрәк итеп ясарга уйлый. Пластик шешәләр җыя башлый. Аннан мондый нәфис, гүзәл манараны пластиктан ясау килешеп бетмәс дип, эшне тимердән башлый. “Күп вакытымны сызым эшләре алды. Эйфель манарасының дөрес күчермәсе килеп чыксын өчен бик күп исәп-хисап ясарга туры килде”, — ди Талип ага. Аңа бу катлаулы эштә тормыш иптәше Рәйсә апа һәм балалары ярдәм итә. “Стенага ак җәймә элеп куя да, шунда көне-төне сызгалый. Шулай ике җәймәне бетерде. Юка калайдан манараның кирәкле өлешләрен кисеп бетергәч, аның яхшылап эшкәртер өчен, үзе җайланма уйлап табып, аны ясады. Кулы бар эшне дә булдыра аның. Тик шулай да бу ниятеннән баш тартырга уйлаган чаклары булды. Шул вакытта аны үсендереп, ташламаска куштым. Исәнлек һәм гомер булса, тагын аның хыялларын тормышка ашырырга булышырмын дип уйлыйм”, — ди Талип аганың җәмәгате Рәйсә апа. Алар 50 ел бергә гомер кичерәләр. Бер-берсен җылы сүзләр белән канатландырып торалар, кирәк чакта киңәш биреп, вакытында кисәтү ясап, хаталардан саклыйлар. Шулай булмаса, Алтын туйга кадәр яшәп булыр иде микән?
Эйфель манарасын Талип ага яратып кына: “Ул безнең балаларыбыз кебек бик кадерле. Ясап бетергәч, ятим калгандай булдым. Әле тагын әллә нинди планнарым бар, исән булсак, аларын да эшләргә ниятлим”, — ди ул.
Палагай авылы үзәгендә мәгърур басып торган манараны җил-давыл селкетердәй түгел. Аны ышанычлы итеп фундамент ясап утыртканнар. Теләгән һәр кеше шушы манара янында фотога төшеп, “Палагай Парижында булдым!” — дип әйтә ала. “Манара Глазовта бакчабызда торганда бездә җитәкчеләр, туристлар, балалар, яшьләр еш булды. Аннан манараны туган авылым Палагайга алып кайтып куярга булдык. Хәзер инде авылның бер матур бизәге булып тора”, — ди Талип ага.

Эльвира Хуҗина.