Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртиядә 400 яңа эш урыны барлыкка киләчәк
23.05.2019

Удмуртиядә 400 яңа эш урыны барлыкка киләчәк

20 май көнне Республиканың Икътисад министр-лыгы һәм “Үсеш” индустриаль парк идарәче компаниясе “Металлургия” индустриаль паркына субсидия бирү турындагы килешүгә кул куйдылар. Моның нәтиҗәсе буларак, “Кече һәм урта эшмәкәрлек, шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” милли проект кысаларында республикага ел ахырына кадәр 229 млн сум күләмендә акча киләчәк.

Илебезнең 50 субъектыннан 83 сәнәгать паркы әлеге проектта катнашырга теләк белдергән. Конкурс нәтиҗәләре буенча 23 сәнәгать паркы, шул исәптән Удмуртиянең “Металлургия” индустриаль паркы да уңай бәяләмә алган. Удмуртия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Александр Свинин әлеге нәтиҗәләр хакында үз фикерен җиткереп: «Удмуртия кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча милли проектта катнаша. Быел рес-публика сәнәгать парклары төзелешенә 298 млн сум алачак. “Үсеш” индустриаль паркына 229 млн сумга якын, ә калган сумма Вот­кинск шәһәрендә эшләп килүче шундый ук паркка юнәлдереләчәк. Мондый проектлар — Удмуртиядә инфраструктураны үстерү һәм милли проектларны гамәлгә ашыруның уңышлы мисалы. Ижауда 400 хезмәт урыны барлыкка килергә тиеш. Бүгенге көндә Хакимият тарафыннан кече бизнеска зур игътибар бирелә, чөнки аның актив үсеше хисабына социаль йөкләмәләрне үти алырбыз дип өметләнәбез”, — диде.
Хәзерге вакытта “Металлургия” сәнәгать паркында 10 оешма урнашкан. Алар арасында “ПромДжет”, “СваркаДжет”, “Галс “НПО”, “Vortex” компанияләре бар. Әлеге паркта 160тан артык эш урыны булдырылган. «Металлургия” индустриаль паркы җитәкчелеге биреләчәк субсидияне заманча корпуслар төзүгә сарыф итәчәк. Агымдагы ел ахырына кадәр 10 мең кв.метр мәйдан тәшкил иткән яңа корпус төзү планлаш­тырыла. “Шәһәребезнең Новоажимов һәм Дерябин урамында өстәмә мәйданчыклар бар. Алга таба индустриаль парклар мәйданын 300 мең квадрат метрга җиткерүне үз алдыбызга бурыч итеп куйдык”, — ди «Үсеш» индустриаль паркы җитәкчесе Михаил Ромашов.
Әлеге сәнәгать паркларында үз эшен алып баручы эшмәкәрләр өчен салым түләү буенча ташламалар да каралган. Бу хакта Александр Свинин: “Биредәге эшмәкәрләр гадиләштерелгән система буенча салым түлиләр. Киләчәктә сәнәгать парклары эшмәкәрләре өчен салым түләү буенча өстәмә ташламалар булачак. Шул рәвешле, сәнәгать паркларына килүче эшмәкәр инвестор тарафыннан төзелгән әзер инфраструктуралы корпустан файдаланудан тыш, дәүләт тарафыннан акчалата һәм системалы ярдәм алачак”, — диде.
Александр Свинин сөйләвенчә, 2020 елда Удмуртия Хөкүмәте сәнәгать мәйданчыкларын үстерүгә федераль акчалар җәлеп итүне дәвам итәчәк. Республика киләсе елга Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгына 500 млн. сумлык заявка әзерләячәк. 2024 елга кадәр Удмуртия территориясендә җиде сәнәгать паркы барлыкка киләчәк.