Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртиядә җитештерелгән!
14.11.2018

Удмуртиядә җитештерелгән!

Кибет, сәүдә үзәкләрендә йөргәндә, аларның чит ил продукцияләре белән шыгрым тулы булуына зарланабыз. “Безнең илдә сарымсак та үстерелми бит хәзер”, — дибез. Казылыгын да, сөт продукцияләрен дә, пилмәнен дә үзебезнең Удмуртиядә җитештерелгәнен эзлибез. Чөнки алар азмы-күпме “натуральный”га якын, ризыкның үз тәмен тоярга мөмкин. Алга таба да үз продукцияләребез җитештерелерме? Моның өчен эшмәкәрләргә юллар ачыкмы? Бу сорауга: “Кулыңнан килсә, кайда да юл ачык”, — дип җавап бирер кайсыларыгыз һәм … ялгышмас.
1 ноябрьдә «Сделано в Удмуртии» форумы кысаларында Сарапул шәһәренә «Моношәһәрләр үсеше фонды» вәкилләре һәм чит ил инвесторлары җыелды. Әлеге делегацияне фондның директоры Евгений Подшивалов һәм Удмуртия республикасының беренче вице-премьеры Александр Свинин җитәкләде.
Кунаклар Сарапул ит комбинатында булдылар һәм проектның ничек үсеш алуы белән шәхсән таныштылар. Проектны гамәлгә ашыру вакыты — 2017-2020 еллар, инвестор керткән акча күләме 160 миллион сум тәшкил итәчәк, 100 яңа эш урыны барлыкка киләчәк.
Инде хәзер үк «Восточный» ширкәтенә 79 миллион сум акча кертелгән, планлаштырыл-ганча, 2018 ел ахырына 10 эш урыны булдырылган. Моннан тыш, предприятие өч чыганак­тан – “Моношәһәрләрне үстерү фонды”ннан, республика һәм муниципаль бюджетлардан финанс ярдәме алачак. 2020 елга матди ярдәм күләме 127 миллион сумга җитәчәк.
«Восточный» ширкәте генераль директоры урынбасары, идарәче Вячеслав Бердов: “Фонд ярдәмендә без предприятиене үстерү буенча төп чикләүләрне бетердек, бу — юллар, энергетика һәм суүткәргечләр. Болардан башка предприятиене үстерү мөмкин түгел иде», — дип сөйләде.
Кунаклар «Сарапул радиозаводы» акционерлык җәмгыяте корпусларының берсендә булдылар, анда радиостанцияләр өчен детальләр әзерлиләр. Предприятие территориясендә төзелеп бетмәгән корпус бар, нәкъ менә аны технопарк төзү өчен билгеләнгән мәйданчык буларак карыйлар.
Сарапул шәһәрендә җитеш­терелүче продукцияләр белән танышуны без шәһәр хакимияте бинасында дәвам иттек. Биредә Сарапул “ТОСЭР” (социаль икътисади үсешне узып китүче территория) резидентлары җитештерә торган яки җитештерергә планлаштырыла торган продукциянең күргәзмә-презентациясен карадык. “Моношәһәрләр үсеше фонды” вәкилләре һәм чит илләрдән килгән инвесторлар продукция белән генә танышып калмады, җитештерүчеләрнең үзләре белән күзгә-күз карап фикер алыштылар. Аларның игътибарын
«Алькор»ның респираторлары, «Сарапул механи­ка заводы» трансформатор под­станцияләре, «ПСК «Веллифт» лифт лебедкалары, плитка, брусчатка, юл һәм тротуар бордюрлары, «Экопектин» продукцияләре, Сарапул тегү фаб-рикасы эксперименталь цехыннан балалар киемнәре, «Промтехника» исәпләү приборлары җәлеп итте.
“Әлеге форум Удмуртиядә эш­мәкәрләр берләшмәсенең үсеш алуын күрсәтте. Би­редә эшмәкәрлек турында күтәрелмәгән бер мәсьәлә дә калмады диярлек”, — дип, үз фикерен белдерде Михаил Хомич. Аның фикеренчә, хезмәт җитештерүчәнлеге – рес­публика өчен иң приоритетта торган мәсьәлә.
“Безгә бер эшмәкәр икенчесенә ярдәм итә торган, һәркемгә файда китерә торган берләшмә булдырырга кирәк. Төрле дәрәҗәдәге эшмәкәрләргә (эш башлап җибә­рүче һәм экспортер) юнәл­телгән программалар булдырылачак”, — дип, алда торган планнар белән дә таныштырды.
Күргәзмә белән мин дә танышып чыктым. Мисал өчен, Сарапул тегү фабрикасы инде 80 ел эшли. Әгәр ул моңа кадәр башка тегү компанияләренә хезмәт күрсәтсә, быел тулысынча үзе әзерләгән продукцияне сатуга чыгара. Ул тәкъдим ителгән киемнәр дә бик үзенчәлекле, сыйфатлы, чыдамлы, уңай булуы күзгә чалынып тора. Моннан тыш биредә тәкъдим ителгән балалар киемнәренең кояш нурларында, яңгырда төсе үзгәрүен күрсәттеләр. Киемнәрнең хак­лары да кесәне тишмәячәк дип ышандырдылар үз продукцияләрен тәкъдим итүчеләр. Бу фабрика турында Удмуртиянең беренче вице-премьеры Александр Свинин: “Менә дигән фабрика. Ул ил күләмендә дә иң яхшы предприятиеләрнең берсенә әвереләчәк. Алдынгы технологияләр кулланып эшлиләр. Без бу фабрикага, һичшиксез, читкә чыгарга, үсәргә ярдәм итәргә тиеш”, — диде.
2019 елда Сарапулда пек­тин җитештерү буенча завод эшли башлаячак. Бу проект агым­дагы елның сентябрь аеннан “Моношәһәрләр үсеше фонды” тарафыннан яклау тапкан. Алдагы 2-3 ел эчендә завод тулы көченә эшли башлаячак һәм 230 кешене хезмәт урыннары белән тәэмин итәчәк дип көтелә. Александр Свинин әйтүенчә, фонд тарафыннан өч проектка ярдәм күрсәтелгән һәм республика предприятиеләренә 250 млн сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. Моның нәтиҗәсе буларак 600 эш урыны булдырыл­ган.
Эшмәкәрләр белән киңәшмәдән соң Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Александр Свинин очрашуга нәтиҗә ясады: «Нәтиҗәләр тыйнак, яхшы, “Моношәһәрләр үсеше фонды” акчасы гына сарыф ителмәде, бер ел эчендә шәһәр “ТОСЭР” статусы алды, биш предприятие резидент булды. Акча уңышлы рәвештә юл һәм су үткәргечкә әверелде. Яңа резидентлар барлыкка килә. Без муниципалитетларның актив катнашуына ирешергә бизнес өчен федераль ярдәм алырга тиеш».
Удмуртия командасы эшенә «Моно­шәһәрләрне үстерү фонды» департаменты җитәкчесе Евгений Подшивалов та үз бәясен бирде: «Удмуртия командасын фонд белән үзара хезмәттәшлек буенча иң яхшыларның берсе дип атарга мөмкин, кыска вакыт эчендә республиканың барлык моношәһәрләре дә җәлеп ителгән. Шунысы да бар: әлегә Фондның бөтен мөмкинлекләре дә кулланылмаган. Бу — киләчәккә бездән теләк. Республика пред­приятиеләре өчен бурычка алынган финанс мәсьәләләре дә “Моношәһәрләрне үстерү фонды» аша хәл ителергә тиеш. Без республика предприятиеләре, федераль үсеш институтлары белән хезмәттәшлек итүне дәвам итәбез».
Сарапул шәһәре башлыгы Александр Ессен муниципалитетның «бер тәрәзә» принцибы буенча ТОСЭР резидентларына кандидатлар белән эшләвенә басым ясады: «Хакимият командасы инвестор белән бердәм команда булып тора. Без инвестор алдында торган мәсьәләләрне һәм проблемаларны хәл итүне шактый тизләтәбез, бу — бик нәтиҗәле. Ә нәтиҗәләр безнең яхшы темплар белән атлавыбызны күрсәтәләр”.

Элмира Нигъмәтҗан.