Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Удмуртиядә яшәүчеләр Корбан бәйрәменә җыелды
22.08.2018

Удмуртиядә яшәүчеләр Корбан бәйрәменә җыелды

21 август — сишәмбе көнне дөньядагы барлык мөселманнар белән беррәттән, Удмуртиянең барлык шәһәр-авылларында ислам дине кануннары буенча яшәүчеләр Корбан гаетен бәйрәм иттеләр. Корбан бәйрәме — ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Бу көн безнең өчен кылган гөнаһларыбызның ярлыкануы, Аллаһ кушмаган гамәлләрдән тыелу, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләреңә, фәкыйрьләргә, ятимнәргә шатлык бүләк итү көне буларак кадерле.

Иртәдән үк яңгыр сибәләп торуга карамастан, бәйрәм намазына килүчеләрнең саны шактый иде. Араларында танышларымның күп булуына сөендем. Бигрәк тә яшь ир-егетләр күп иде бәйрәмдә. Өлкәннәр белән бергә кечкенә балаларның да намазга басуы — үзе бер зур куаныч. Мөселманнар бер-берсе белән кочаклашып күрешә, исәнләшә, хәл-әхвәлләр сорашалар. Шул арада дөнья хәлләре турында да сөйләшеп алалар. Соңгы вакыттагы яңалык: лаеклы ялга китүнең яшь күләмен арттыру турында фикер алышучылар күп булды. Бәйрәм булгач, бу хәбәрне дә мөселманнарыбыз уенга борып: “Өйдә эшсез ятканчы, ичмасам эшләрбез”, — дип елмаештылар. Мәчет алдында машиналар белән корбан чалу өчен сарык сатучылар да күп иде (хаклары да саллы — иң очсызы сигез мең сум).
Удмуртия Республикасы мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин барлык мөселманнарга бәйрәм котлавы җиткереп: “Корбан бәйрәме — исламның бишенче баганасы булган олуг хаҗның тәмамлану вакыты. Бу көнне изге Мәккә җирендә миллионлаган хаҗиләр, шул исәптән шәһәрдәшләребез, җирдә тынычлык, иминлек, шәһәребездә бәрәкәт булсын өчен догалар кылалар. Агымдагы елда Уд­муртиядән хаҗга китүчеләр бик күп булды. Кичә алар: “Без — Гарәфәдә” , — дип хәбәр салдылар. Аларның хаҗлары кабул булып, үзләренең исән-сау әйләнеп кайтуын телибез. Корбан бәйрәме Ураза бәйрәме кебек үк социаль әһәмияткә ия. Ошбу бәйрәмдә генә түгел, без ел буена мәчетләребездән, мохтаҗ кардәшләребезгә корбан итләребезне, ризык-ашамлыклар өлә­шәбез, сәдакаларыбызны бирәбез, аларны шатландырабыз, шул рәвешчә җәмгыятебезне тотрыкландыруга өлеш кертәбез”, — диде.
Бәйрәмнең төп өлешенә — Җәмигъ мәчетенә Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисе Ярос­лав Семенов, Ижау һәм Удмуртия митрополиты Викторин, Ленин районы башлыгы Александр Ожмегов, Татар иҗтимагый үзәге Президенты Илсур Миңнемуллин килделәр. Ярослав Семеновтан журналистлар: “Сез бу бәйрәм турында беләсезме?” — дип сорагач, ул: “Әлбәттә, әлеге бәйрәм турында мин беләм, ләкин менә бүген мин аның кануннары белән якыннанрак танышачакмын. Шул ук вакытта безнең арада эшлекле сөйләшү дә булачак, хәл ителәсе мәсьәләләрне сөйләшәчәкбез”, — дип җавап бирде. Митрополит Викторин: “Без дустанә мөнәсәбәттә яшибез. Фаиз хәзрәт һәрвакыт безнең бәйрәмнәргә бүләк белән килә, мин дә сезнең бәйрәмне котлап истәлекле бүләк тапшырам”, — диде. Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов: “Шәригать буенча бәйрәм гаетенә гаиләнең һәр әгъзасы килергә тиеш, безнең халыкта әле бу бик таралмаган. Безнең хатын-кызларыбыз әлегә безне мич ашлары пешереп йортларыбызда көтеп торалар”, — диде.
Көнчыгыш милләтеннән булган дин кардәшләребез бәйрәмгә килүчеләрне тәмле пылау белән сыйладылар. Бәйрәмгә килүчеләр сый-нигъмәтне әзерләүчеләргә зур рәхмәтләрен белдереп: “Аллаһы Тәгалә барлык изге гамәлләребезне кабул итсен. Гыйбадәтләребезгә савапны арттырып биреп, ике дөньяда да Үзенең иксез-чиксез рәхмәте белән бүләкләсә иде! Әлеге мөбарәк бәйрәмебез һәрбер йортка шатлык, иминлек, муллык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!” — дигән изге теләкләр белән йортларына бәйрәмне дәвам итәргә таралыштылар.

Рәфилә Рәсүлева.