Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртиядә торак мәсьәләсе ничек хәл ителә?
1.02.2018

Удмуртиядә торак мәсьәләсе ничек хәл ителә?

Шушы көннәрдә Удмуртиягә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде һәм «Удмуртия Рес­публикасында торак өлкәсендәге хәлләр» темасына киңәшмә үткәрде.

Михаил Бабич торак төзү, ипотека кредитлары, торак программаларын гамәлгә ашыру, бүгенге көндә беренче урында торган торак-коммуналь хуҗалыгына караган федераль проектлар, ятим балалар өчен йортлар төзү сорауларына кагылды. Аларның күбесе федераль Хөкүмәт һәм Россия Президенты Владимир Путин контроле астында торалар.
Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча мәсьәләләр беренче урында торырга тиешлеген ассызыклап үтте.
Удмуртиядә торакны сафка бастыру буенча саннарга күз салсак, 2017 елда 657 мең квадрат метр торак төзелгән һәм кулланышка тапшырыл­ган. Бу 2016 ел дәрәҗәсенә карата 101,1 процентны тәшкил итә. Чагыштыру өчен: бу күрсәткеч Идел буе федераль округында — 96 процент.
«Төзелеш турында мин шуны әйтергә телим: без Александр Владимирович белән аралаштык, бу юнәлештә башкарылган эшләргә ревизия үткәрелде, приоритетлар билгеләнде. Әлбәттә, бюджет ягыннан чикләүләр юк түгел. Тик бүген регионнарга торак төзелешен үстерүгә булышлык итү йөзеннән федераль Хөкүмәт һәм министрлык тарафыннан шактый зур мөмкинлекләр тәкъдим ителә. Бары тик моннан оста итеп файдаланырга гына кирәк.
Бүген төзелеш өлкәсендә ихтыяҗ берникадәр кимеде дигән фикер бар. Бу төзүчеләр өчен өстәмә мәшәкать тудыра. Шул сәбәпле төзелештә өлешләп катнашучыларның алдану очраклары арта. Төзелгән торакның куллануга тапшырылуын да контрольдә тотарга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә төзүчеләр кредитка алган акчаларын түли алачак», — диде Михаил Бабич.
Никита Стасишин Удмуртиядә узган ел куллануга тапшырыл­ган торак күләме аннан алдагы ел күрсәткечләреннән артып киткән дип белдерде. Ул киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын Удмуртия 2018 елда гамәлгә ашырылачак торак сатып алу, халыкка ипотека займын түбәнрәк итү, торак кредиты бирү күләмен арттыру буенча яңа пилот проектына җәлеп итте. Проект займнарны 3 процент белән бирүне күз уңында тота. Кредит алучылар өчен ипотека ставкасы 6 процент тәшкил итәргә мөмкин.
Александр Бречалов үз чыгышында ассызыклаганча, регион адресына ясалган барлык кисәтүләр урынлы. Ул: «Кешеләрне безнең нинди кытлык кичерүебез кызыксындырмый. Бу безнең бурыч һәм без моны үтәргә тиеш. Ә ятим балалар һәм күп балалы гаиләләргә җир бирү турында әйткәндә, без бу юнәлештә зур эш һәм инвентаризация алып бардык», — диде.
Алга таба Удмуртиядә торак төзү һәм федераль өстенлекле проектлар турында Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Ярослав Семенов, Удмуртиянең торак-коммуналь хуҗалыгы һәм энергетика министры вазифаларын башкаручы Иван Ястреб тулырак мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Гомуми белешмә:
* “2013-2017 елларга Торак-коммуналь ху­җалыкны реформалаштыруга этәргеч бирү фонды” матди ярдәме белән 2018 елның 25 гыйн­варына 667 гаилә тузган йорттан күчерелгән. Программаның гомуми бәясе 2013-17 елларга 3,1 млрд. сумны тәшкил иткән.
* Республика «Уңайлы шәһәр» өстенлекле проектын гамәлгә ашыру буенча куелган бурычларны тулысынча үтәгән. Бу максатны чынга ашыру өчен федераль бюджеттан 273 миллион сум, республика бюджетыннан 122 миллион сум акча сарыф ителгән. 2017 елда 293 ишегалды, 8 җәмәгать урыны һәм парк төзекләндерелгән.
* Удмуртиядә 2017 елда бирелгән торак ипотека кредиты 18,8 миллиард сум тәшкил иткән. Бу күрсәткеч 2016 елга караганда 20 процент­ка югарырак.
* 2015 елда Удмуртиядә йорт төзүчеләргә һәм яшь гаиләләргә кредит алганда беренчел взнос түләү өчен «Яшьләр фатиры» дигән проект кысаларында бер мәртәбә ярдәм күрсәтелә.

Элмира Нигъмәтҗан.