Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртиядә — Пермь крае кунаклары
7.02.2019

Удмуртиядә — Пермь крае кунаклары

Шушы көннәрдә республикабызга Пермь крае делегациясе килде. Делегация составында Пермь крае һәм Пермь шәһәренең яшьләр парламентлары әгъзалары, закон чыгару, башкарма хакимият вәкилләре, җирле үзидарә органнары вәкилләре, мәктәп җитәкчеләре бар иде.

Очрашу “Балалар турында – Дума белән” проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Әлеге чара Россиянең Дәүләт Думасы депутаты, Игорь Сапко тәкъдиме белән гамәлгә ашырылган. Төбәкләр башкалалары арасында хезмәттәшлек турындагы килешү инде өч ел эшли, ә Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы һәм Пермь крае Закон чыгару җыены арасындагы килешүгә быел 10 ел булачак.
“XXI гасыр мәктәбе: көчләрне берләштереп” дип исемләнгән пленар утырыш. Утырыш барышында хуҗалар һәм кунаклар төбәкләрнең мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Удмуртия Дәүләт Советы Рәисе Алексей Прасолов кунакларны сәламләп: “Удмуртия Республикасы һәм Пермь крае яшьләр белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирә. Ике субъектта да яшьләр сәясәте турында региональ законнар эшли, гәрчә федераль дәрәҗәдә мондый документ әлегә кадәр булмаса да, Россиянең патриотик тәрбия турында законнар кабул ителгән 45 төбәге исемлегендә төбәкләребез бар», — диде. Шулай ук Алексей Прасолов республикада мәгариф өлкәсенә дәүләт тарафыннан даими рәвештә ярдәм күрсәтелүен билгеләп: “Агымдагы елда республика бюджетының өчтән бере мәгарифкә юнәлдереләчәк.
Республикабыз заманча белем бирү шартлары һәм югары инновацион активлык буенча Россиянең иң яхшы ун төбәге исемлегенә керә. 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын оештыру нәтиҗәләре буенча Удмуртия гомумроссия рейтингында 6 нчы урында”, — дип ассызыклады.
Удмуртия Республикасының Россия Федерациясе Дәүләт Думасы
депутаты Алексей Загребин Мәга-риф һәм фән комитетының закон проектлары, иң кискен мәсьәләләр һәм мәгариф проблемалары турында сөйләде. “Төп сорауларның берсе — максатчан белем бирү мәсьәләсе, чөнки кадрлар әзерләү ул — һәрвакыт мөһим мәсьәлә. Ә бүген әзерләнә торган кадрлар ул — киләчәк буын һөнәре”, – диде ул.
Башкарма хакимият вәкилләре Россиянең төбәкләрендә мәгариф тармагы казанышлары һәм бурычлары турында сөйләделәр. “2017 елда Пермь шәһәре хакимиятенә “Балалар турында – Дума белән” проектын тәкъдим иткән идем. Әлеге проект нигезендә аңлаешлы формада, җиңел тел белән балаларга төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары эшчәнлегенә кагылышлы кызыклы мәсьәләләрне җиткерергә тырышабыз. Проектны гамәлгә ашырганда заманча технологияләр, интернет-мәйданчыклар кулланыла, төрле конкурслар үткәрелә, балалар үз идеяләрен тәкъдим итәләр. Җиңүчеләр Дәүләт Думасына чакырыла, анда алар практика уза ала. Кунакчыл Удмуртия җирлегендә әлеге проект белән кызыксынган яңа фикердәшләр табасым килә ”, — ди Игорь Сапко.
Икътисадның ничек үзгәрүе, киләчәктә нәрсәгә ихтыяҗ булачак һәм иртәгесе көнгә нинди компетенцияләр тәкъдим итәргә кирәк – бу хакта аралашу түгәрәк өстәлләрдә дәвам итте. Удмуртия һәм Пермь крае мәгариф өлкәсе вәкилләре талантлы балаларга, укытучыларга, авыл мәктәпләренә ярдәм итү буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Ә яшь буын вәкилләре һәм аларның өлкән хезмәттәшләре яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе турында фикер алыштылар. Пермьнән килгән кунак, унынчы сыйныф укучысы Виктория Лягушкина үз чыгышында “Балалар турында – Дума белән” проекты белән таныштырды. “2017 елда Россия Дәүләт Думасы депутаты Игорь Сапко тарафыннан булдырылган проектның төп максаты – укучыларның дәүләт хакимияте органнары һәм аларның эшчәнлеге турында белемнәрен киңәйтү. Әлеге проект кысаларында Пермьнең өлкән сыйныф укучылары мәктәп үзидарәсе Президентларын сайлыйлар, парламентаризм тарихы буенча тикшеренү эшләре конкурсларында катнашалар, депутатлар белән очрашып, сәяси карьера башларга яки яшьләр оешмалары җитәкчеләре булырга теләп, булачак һөнәр сайларга да өлгерәләр”, — дип сөйләде ул.
Республикабызда эшләүче бала-ларның хокуклары хәрәкәте турында аның җитәкчесе Светлана Ямилова сөйләде. “Хәрәкәтнең төп максаты – мәктәп тормышын демократлаштыру. Бүгенге көндә әлеге хәрәкәттә 52 хокукый отряд һәм 23 мәктәп үзидарәсе органы катнаша. “Мин – Россия гражданины” дип исемләнгән эшлекле уеннарында һәм “Яшь парламентарий мәктәбе” кебек белем бирү акцияләрендә ел саен Ижау шәһәренең өч меңнән артык укучысы катнаша”, — дип, хәрәкәт эшчәнлеге белән таныштырды ул. Удмуртиянең 21,5 меңгә якын укучысын берләштерүче «Юность» балалар хәрәкәтендә катнашучылар тагын да зуррак проектны тәкъдим иттеләр. Укучылар спорт, рухи, мәгълүмати, оештыру, интеллектуаль һәм иҗади юнәлешләрдә эшчәнлек алып баралар. Һәр ай саен төрле конкурслар, ярышлар үткәрелә.
Удмуртия Республикасы Яшьләр парламенты рәисе Константин Алексеев һәм аның беренче урынбасары Евгений Шиляев Респуб-лика яшьләр парламенты эше, гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм инициативалар турында сөйләделәр. Пермь шәһәренең Яшьләр парламенты рәисе Айна Якупова яшьләр резервын формалаштыру, форумнар үткәрү һәм яшь буын белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашты.
Җитди, актив һәм креатив яшьләрнең чыгышларын тыңла-ганнан соң, Игорь Сапко киләчәктә дә яшьләр белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә теләве турында белдерде: “Яшьләргә яңа элемтәләр булдырырга, социаль төркемнәр белән актив эшләргә, яңа уртак проектларны гамәлгә ашырырга, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына ешрак һәм таләпчәнрәк мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм”, — диде.
Ике көнгә сузылган очрашу вакытында республикабыз кунак-лары шәһәребезнең иң алдынгы “Кванториум” балалар технопаркында, 86нчы гуманитар-юридик лицейда һәм 97нче “Гармония” мәктәбендә булып, тәҗрибә уртаклаштылар.

Ләйсән Әхмәтова.