Удмуртиядә милли оешмалар арасында футзал буенча ярышлар узачак
25 февральдә Удмуртиядә милли оешмалар арасында футзал буенча чемпионат узачак. Республика турниры унөченче ел рәттән “Урарту” әрмән милли оешмасы инициативасы белән оештырыла.
Ярышлар Удмуртиянең беренче Президенты Александр Волков истәлегенә багышланган. Милли оешма җитәкчеләре шундый тәкъдим белән чыккан.
Беренче еллардан башлап, әлеге чемпионатта “Иман” татар яшьләре берлеге командасы беренчелекне бирми. Быел да егетләр, җанатар кызлар ярышларга әзерлек башлаган инде.
Хәзерге вакытта оештыручылар катнашучылардан гаризалар кабул итәләр. Ярышларда 16 яшьтән өлкәнрәк һәм сәламәтлеге нык булган ир-егетләр катнаша ала. Командада ун кеше булырга тиеш. Турнир кагыйдәсе нигезендә, ике “легионер”ны, ягъни милли оешмаларга катнашы булмаган спортчыны алырга мөмкин.
Турнир “Арена” спорт үзәгендә (Красногеройская ур., 54) узачак.