Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Без рубрики - Удмуртиядә «Лада Гранта» лифтбек җитештерелә башлады
15.05.2014

Удмуртиядә «Лада Гранта» лифтбек җитештерелә башлады

14 майда Удмуртиядә ­“Лада Гранта” ма­ши­насының лифтбек моделен (кыска кузовлы) җитештерүне рәсми рәвештә ачып җибәрү тантанасы булды.

Россия икътисады өчен мөһим роль уйнаган әлеге чарага республикабыз башкаласына “АвтоВАЗ”ның президенты Андерссон Бу Инге да килгән иде. Ул үз чыгышында: “Минем Ижау заводына зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Сез болай да ныклы Россия икътисадын тагын да яхшыртасыз. Ижау заводы “АвтоВАЗ” компанияләре төркемендә иң яхшы булып санала. Тольяттидагы коллегаларыгыз сезнең урынны алырга бик телиләр”, — дип әйтте. Удмуртия Респуб­ликасы Башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Соловьев та бу истәлекле вакыйга белән барлык завод хезмәткәрләрен котлады һәм рәхмәтләрен җиткерде. “Кайчандыр Ижау автозаводы инде эшләмәс дигән фикерләр дә туган иде. Ләкин Россия Президенты һәм инвесторлар ярдәме белән заводыбыз бүген сафта”, — диде ул.
Җитәкчеләр “Лада Гранта” лифтбек машинасын май аенда 3300 данә, ә агымдагы елда барлыгы 47000 данә җитештерергә планлаштыралар. Әлеге машинаны җитештерү хокукына бары тик Ижау автозаводы гына ия.
“Лада Гранта” лифтбек машинасы яңа заманча дизайны белән башкаларыннан аерылып тора. Ул 3 комплектациядә сатылачак. Бәясе 314 меңнән алып 477500 мең сумга кадәр булачак. Бу машинаны сатуга чыгару 2014 елның июнь аена планлаштырыл­ган. Ә май аенда ук бөтен Россия буенча “Лада” дилерларында тестдрайвлар башланачак.
“Лада Гранта” лифтбек үз хуҗаларын табып, машина йөртүчеләрдән лаеклы бәя алыр дип ышанасы килә.