Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Удмуртиядә “карусель”ле мегафермалар арта
30.01.2020

Удмуртиядә “карусель”ле мегафермалар арта

17 гыйнварда Удмуртиянең Вавож районы Яңа Бия авылында урнашкан «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативында 1712 баш сыерга исәпләнгән мегаферма ачылды. Яңа комплекс эше белән танышырга теләүче журналистлар өчен экскурсия оештырылды.

Татарстанда мондый мегафермалар бихисап. Туган авылым янында мегаферма ачылгач: “Сыерлары да Австралиянеке, саварга юындырып кына кертәләр. Сауган чакта сыерлар карусельдә әйләнәләр. Бар җирдә чисталык”, — дип сөйләделәр. Шул карусельне күрү теләгем көчле булса да, төрле сәбәпләр аркасында, анда барып җитә алмаган идем. Вавож районына мегафермага экскурсиягә чакыргач, ике дә уйламый юл тоттым.
Экскурсиядә Удмуртия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наталья Шавукова, «Вавож районы» муниципаль берәмлеге башлыгы Олег Овчинников, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Владимир Скобелев, Удмуртиянең Можга, Алнаш, Шаркан, Глазов һәм башка районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Мегаферма янына килеп туктау­га ук, ферма исе килеп бәрелде. Кайберәүләр: “Мегаферма булгач, исе юктыр, дип уйлаган идем. Һаман тирес исе килә”, — диештеләр. Ферма каршында яшел азык — силос траншеясы урнашкан. Карлы яңгыр явып, көннәр җылы булганлыктан, сенаж җебеп, шуның исе таралган икән. Иң элек без сыерларны ничек ашатканнарын күзәттек. Бөтен эшне транспорт башкара. Азык төягән трактор акрын гына барган чакта арба кебек җайланмадан һәр сыер алдына тиешле күләмдә силос, комбикорм салына. Әй, ул малкайларның ашаганнарын күзәтү! Авылга кайтып килгәндәй булдым. Мал-туар биргән азыкны ашаса, рәхәт тә соң ул, кайчак мөгезе белән башакны чәчеп, печәнне мөгезенә элеп туздырса… Аннан сыерны саварга куркуымны искә төшереп алдым. Чөнки кайчак сыер сөтле чиләкне йә тибеп җибәрә, йә аягын сөтле чиләккә тыга иде. “Әнкәйгә ничек әйтергә инде?” — дип елап кергәнемне искә алып, елмаеп куйдым.

Юк, мегафермада бөтенләй башкача. Бөтен җирдә чисталык, тәрәзәләрдә хәтта рулонлы шторалар. Су белән тәэмин итү, тирес чис­тарту, вентиляция системалары – барысы да өр-яңа, заманча. Хуҗалык җитәкчесе Владимир Красильников сүзләренчә, яңа ферма төзелеше 2017 елның сентябрендә башланган. “Моның өчен пай җирләрен сатып алдык. Төзелеш эшләрен буш кырда башладык. 60 мең тоннага якын грунт кайтартып, мәйданнарны тигезләргә туры килде. Шуның аркасында эшләр озакка сузылды. 2018 елда ике корпусның һәм саву блогының каркасларын куйдык. Шунда ук дүрт силос траншеясы салынды. Узган ел эш тулы көченә барды. 2019 елның 25 декабрендә ике корпус һәм саву блогын кулланылышка тапшырдык”, — ди. Барлык төзелешнең генераль подрядчысы да “Колос” хуҗалыгы үзе икән. Хәзерге вакытта өченче сыер абзары төзелә, ул 2020 елның ноябрендә эшли башлаячак. Моның өчен аларның барлык кирәкле техникалары һәм үзләренең ике төзелеш бригадалары да бар. Кредитлар алмыйча, субсидияләрсез, үз көчләре белән башкаралар. Шулай да беренче этапта башкарылган эшләр 300 миллион сумга төшкән.
Баш зоотехник Сергей Курбатов белән дә аралаштык. “Мегаферма бүгенге көндә 428 урынлы ике сыер абзарын, сөт саву блогын, дүрт силос траншеясын һәм тирес җиһазлау корпусын үз эченә ала. Ике сыер абзарында да вентиляция системалары бар. Беренче корпуста — тәрәзәләр, икенчесендә — рулонлы шторалар. Җил исүгә карап, ул үзе автомат рәвештә эшли. Сыерларның уңайлылыгы өчен компьютер метео­станциясе җавап бирә, ул җилнең юнәлешен һәм тизлеген күзәтеп торачак, тәрәзә пәрдәләрен ябачак, шулай ук температура датчикларыннан сигнал кабул итеп, түшәмдә урнаштырылган горизонталь вентиляторларны автомат рәвештә кабызачак”, — ди ул.
Әлеге мегаферма — Удмуртия Рес­публикасында мондый дәрәҗәдәге беренче комплекс. Аны эшләтеп җибәрү, чыннан да, Удмуртиянең бөтен сөтчелек тармагы өчен тарихи вакыйга булды, чөнки монда кулланылган күп кенә технологияләргә республикада тиңнәр юк, барысы да автоматлаштырылган. “Тирес кая китә икән?” — дип кызыксындык. “Тиресне элек транспортер чистарт­са, хәзер насос ярдәмендә юдыртыла. Шулай ук калдыкларны автомат рәвештә аерырга (сепарация ясарга) мөмкинлек бирүче җиһазлар бар. Ул тиреснең куесын аерып алачак һәм ул киптереләчәк, аннан соң пычкы чүбе урынына кулланылачак. Сыеклык 15әр мең кубометрлы өч савытта органик ашлама әзерләү өчен җыела. Бу ысул экономик яктан да файдалы, тиресне утильләштерүгә карата барлык заманча санитар таләпләргә дә җавап бирә”, — ди баш зоотехник Сергей Курбатов. Барысы да бик яхшы. Бары тик әлеге җайланмалар эшләсен генә. Безнең авыл янындагы мегаферма кебек булмасын! Җәй көннәрендә мегафермадан чыккан ис борыннарны әчеттереп керә. Басу, болыннарга тирес суы агып, табигатькә күпме зыян китерә?!

Сыерлар «карусель»дә әйләнә

Сыерлар саву процессы «Карусель» җайланмасында бара. Чыннан да, ял паркындагы карусельгә бик охшаган ул. Швециянең “DeLaval” компаниясеннән кайтартылганны урнаштырганнар. Карусель әкрен генә әйләнеп тора, сыерлар берәмләп кереп, урнаша торалар. Биредә 4 сыер савучы эшли: берсе сыер имчәген күбекли, дезинфекцияли, икенчесе сөртә, чис­тарта, өченче сыер савучы аппаратны куя, соңыннан дүртенчесе, савып беткәч, инфекция эләкмәсен өчен имчәкне махсус сыекча белән эшкәртә. Сыер савылып беткәч, аппарат имчәкләрдән автомат рәвештә ычкына һәм эленеп кала. Саву процессы нибары 8 минут дәвам итә. Биредә бер үк вакытта 50 сыер савыла. Савым беткәч, алар карусельдән чыгып китә. Шулай алмаш-тилмәш бер сыер керә, икенчесе чыга тора. Һәр сыерның күпме сөт бирүен күрсәтүче электрон җайланма куелган. Сыер савыла башлагач, саннар “йөгерешә” башлый һәм ахырда күпме сөт биргәнен күрсәтә. Һәр электрон җайланма аерым бүлмәдә урнаштырылган компь­ютерга тоташтырылган. Компьютер мәгълүматны җыеп бара да, савым беткәч, гомуми сөт күләмен күрсәтә. Аның артында оператор эшли. Торбалар аша сөт бер савытка җыелып, насос белән цистернага озатыла, шуннан кирәк урыннарга озатыла. Саву залы сөт заводын хәтерләтә. Карусель, биредәге сөт саву эшләре хакында милләттәшебез Эдуард Салихов тәфсилләп сөйләде.
Сыер савучы Виктория Чашкина белән дә аралаштык. Язмыш җилләре аны Майкоптан Вавожның Бия авылына алып кайт­кан. Хайваннарны яратуы көчле булганга, ул эштән куркып тормый. Ярты ел укып, сыер саву операторы һөнәрен үзләштерә. Ике елдан артык сыер савучы булып эшли. “Бер генә сыер савучы булганда, бар эшләрне ул берүзе башкара. Яңа технологияләр белән эшләве бөтенләй башкача, һәр кеше үз эшен белеп үти. Биредә 4 савымчы эшне бүлешеп эшли. Гел бер генә кеше эшләсә, сөткә дә, сыерга да инфекция керү мөмкинлеге бар”, — дип, үз эшенең нечкәлекләре хакында сөйләде.
Биредә 20 хезмәткәр эшли. Алар өчен барлык уңайлыклар да тудырыл­ган. Эшкә килгәч, киеп килгән чиста киемнәрен эш киемнәренә алыштырырга, ә кайтып китәр алдыннан душта юынып чыгарга мөмкин. Биредә барысы да стериль. Безне савым залына кергән чакта да, аяк киемнәренең табан асларына кадәр юып, калын полиэтиленнан эшләнгән бәйләвечле бахилалар, халатлар киеп кенә керттеләр.
Хәзерге көннән-көн техника алга киткән заманда робот сыер савучылар да бар. Тик биредә аны алмаганнар? “Ни өчен карусель? Нигә робот сыер савучы алмадыгыз?” – дигән сорауга “Колос” хуҗалыгы рәисе Владимир Красильников: “Робот кына эшләсә, сыер савучылар эшсез калачак, шуңа күрә мин һәрвакыт моңа каршы булдым. Өстәвенә, бүгенге көндә робот хезмәт җитештерүчәнлеге мәсьәләсен хәл итми. 1 робот 75 сыерны гына сава ала. Ә аның бәясе… Ул бары тик олигархлар өчен генә. Минем өчен иң мөһиме — җирле халыкны эш урыннары белән тәэмин итү”, — ди.
Биредә төзелүче тәүлегенә 500 тонна азык әзерләү мөмкинлегенә ия үзәк агымдагы елның сентябрь аенда эшли башлаячак. Ул алдынгы Израиль технологияләре белән җиһазландырылачак. Израильдәге җитештерүче завод белән турыдан-туры контракт төзелгән инде, җиһаз бәясенең 40 проценты түләнгән. Азык үзәге якынча 100 миллион сумга бәяләнә. Әлеге объектны гамәлгә кертү сөт җитештерүнең продуктивлылыгын һәм күләмен арттыруның төп проблемасын – азык базасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Азык үзәге хисабына биредә сөт җитештерү күләмен 1,5-2 литрга арттырырга исәплиләр.
Соңгы елларда Удмуртиядә эшли башлаган өченче карусель бу. Алга таба биредә сөт тәүлек буе җитештереләчәк. Аларның максаты – һәр сыердан 30 килограмм сөт савып алу, ә хуҗалык буенча тәүлеклек тулаем савымны 100 тоннага җиткерү һәм үз эшчеләренең уртача хезмәт хакын хәзерге вакыттагы 35,6 мең сумнан 50 мең сумга кадәр арттыру. Бу хакта Владимир Красильников: “Мин моны чынга ашарлык, дип саныйм”, – ди.
Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта “Колос” хуҗалыгы Удмуртиядә иң эре сөт җитештерүчеләр исемлегендә икенче урында тора. Тырыш җитәкче үзенә уңган-булган хезмәткәрләр сайлаган. “Колос” хуҗалыгына алга таба да эшләрендә уңышлар теләп, кайтыр юлга кузгалдык.

Гөлнара Вәлиева.