Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртиядә битлекләр һәм антисептиклар җитештерелә
26.03.2020

Удмуртиядә битлекләр һәм антисептиклар җитештерелә

Ижаудагы «Локомотив» предприятиесе тәүлегенә бер тапкыр кулланыла торган 100 мең битлек җитештерә. Аларның яртысыннан артыгы медицина учреждениеләренә, күп кешеләр белән аралашучы хезмәткәрләрне тәэмин итү өчен (җәмәгать транспорты, МФЦ һ. б.) оешмаларга җибәрелә, дәүләт даруханәләренә сатуга чыгарылачак.
«Удмуртия даруханәләре» көненә 2000 флакон антисептик җитештерә. План тәүлегенә 5000 флаконга кадәр җиткерү. «Удмуртия даруханәләре» директоры Константин Егоров сүзләренчә, даруханәдә медицина битлегенең бәясе 20 сумнан артмый, антисептик — 70 сум.
Удмуртиянең сәнәгать һәм сәүдә мини­стры Виктор Лашкарев: «Локомотив»ка өстәмә җиһазлар сатып алынды һәм берничә көннән тәүлегенә 220 000 данәгә кадәр битлек җитештереләчәк», — диде. Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Александр Свинин сөйләвенчә, күпфункцияле үзәкләр хезмәткәрләре өчен 5 000 битлек булдырылган. «Битлекләр МФЦның барлык 33 бүлегенә дә китерелде. Һәр хезмәткәргә көненә 4 битлек бирелә. Кирәк булса, өстәмә сатып алачакбыз. Бу чараларга акчалар каралган», — диде ул.
Удмуртиядә ел саен 700 меңнән артык дәүләт хезмәте күрсәтелә. Аларның 12%ы — онлайн рәвештә эшләнә. «Без онлайн-хезмәттән кулланырга чакырабыз, чөнки бу өйдән чыкмыйча гына эшләнә. Бүгенге көннән барлык МФЦларны, тере чират булдырмас өчен, алдан язылу буенча эшкә күчердек. Дәүләт хезмәтләре порталы аша (uslugi.udmurt.ru) яки 8-800-302-00-18 телефоны аша язылырга мөмкин. Бүгенге көндә гражданнар мөрәҗәгатьләре кимемәгән», — диде Александр Свинин. Республиканың күпфункцияле үзәкләрендә көнгә 2 тапкыр хлор эремәсе белән җыештыру уздырыла, хезмәткәрләрнең тән температураларын тикшерү кертеләчәк. Авыру билгеләре ачыкланган очракта, хезмәткәрләр медицина учреждениеләренә җибәреләчәк.