Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Убырлы карчык явыз, дисәләр дә …
27.12.2017

Убырлы карчык явыз, дисәләр дә …

Һәр елны без Яңа ел бәйрәмен көтеп алабыз. Чөнки ул — иң могҗизалы, күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Мин 4нче сыйныфта укыйм. Быел әти-әниләр безгә әкияти сәяхәт бүләк иттеләр. 17 нче декабрь көнне, зур автобуска төялеп, Грахово районындагы Убырлы карчык резиденциясенә кунакка киттек. Бу турыда ишетеп белә идек инде, быел хыялыбыз тормышка ашты.
Килеп җиткәч, капка төбендә безне Кыш бабай каршы алды. Ул безне сәламләде һәм Кар кызы югалганын әйтте. Без урман буйлап бабайның оныкчыгын эзләргә киттек. Бара торгач, безгә комачауларга теләп, каршыбызга юлбасарлар чыкты. Тик Кыш бабай безне алардан саклады. Без юлбасарлар белән дуслаштык, алар белән уеннар уйнадык: бау тарттык, бүрәнәләр күтәреп, көч сынаштык. Аннан юлыбыз дәвам итте һәм без бер ызбага тап булдык. Ул әкияттәгечә безгә борылып басты да, ишеге ачылып, Убырлы карчык килеп чыкты. Кыш бабай аннан Кар кызын кайтаруын сорагач, каршы килмәде. Әйбәт булып чыкты урман карчыгы. Убырлының себеркесе белән уйнап, чыршы тирәсендә шау-гөр килеп, күңел ачкач, без аның резиденциясенә юл алдык. Анда безгә бик матур тамаша күрсәттеләр, остаханәләр оештырдылар, арыганчы уйнаттылар. Соңыннан тәмле итеп ашаттылар. Арыдык, әмма һәммәбезнең күңеле күтәренке, йөзләрендә елмаю иде. Кайтырга чыккач, озак кына хисләребез белән уртаклаштык.
4 ел эчендә сыйныфташларым белән инде күп җирләрдә булдык. Монысы иң күңеллесе, минемчә. Бу сәфәребез Яңа елга онытылмаслык зур бүләк булды.

Азалия Насыйбуллина, Можга шәһәре, 3нче мәктәп.