Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Төссез пиарга алданмыйк!
14.12.2017

Төссез пиарга алданмыйк!

Моннан берничә ел элек “Яңарыш” газетасында “Ак пиар, кара пиар” дигән баш астында минем язмам чыккан иде. Анда сүз массакүләм мәгълүмат чараларында нинди эчтәлектәге материаллар басылуы һәм аларның укучылар аңына тәэсире турында бара. Заман шундый – һәр минут, секунд саен үзгәрешләр булып тора. Кичә бик заманча, алдынгы булып күренгән күп нәрсәләр бүген үзләренең кыйммәтләрен югалталар, төссезләнәләр, заман арбасыннан төшеп калалар…
Сүзне ирексездән Америка Кушма Штатларында Рәсәйнең RТ (Russia Today – Россия бүген) дип аталган мәгълүмат үзәгенә булган һөҗүмнән башларга туры килә. Билгеле булганча, хәзер демократик дәүләт дип аталган һәрбер ил үзендә дөньяның иң эре газета, радио, телевидениеләренең коррес­пондентлык пунктларын ачарга рөхсәт итәләр.
Бик күп илләр, шул исәптән Россия дә, үзләрендә чит илләрнең корпунктларын ачуны бик өнәп бетермиләр, чөнки күп кенә журналистлар (әгәр аларның хуҗалары безнең илгә каршы булсалар) объектив мәгълүмат җыю белән түгел, ә тырнак астыннан кер эзләү белән шөгыльләнәләр. Ләкин берни эшләп булмый, үзеңдә дошман илнең корпунктын ачарга туры килә, чөнки бу халыкара килешүләр нигезендә эшләнә.
Халыкара журналистика (бу урын­да мин газета-журналларны гына түгел, ә радио, телевидениене, Интернет челтәрен дә күздә тотам) кызганычка каршы, идеологияләр, хәрби блоклар арасындагы көрәш коралына әверелде.
RТ мәгълүмат үзәге, күрәсең, шундый уңышлы эшләгән, АКШта аны чит ил акчасына эшләүче чит ил агенты дип игълан иткәннәр. Ә бит Рәсәйдә эшләүче НАТО илләренең унарлаган корпунктлары чит ил акчасына Рәсәйдә ачыктан-ачык идеологик корткычлык белән шөгыльләнәләр. Шуңа күрә Дәүләт Думасы аларның кайберләрен “чит ил агентлары” дип игълан итәргә һәм шундый исемдә махсус теркәлү үтәргә тиеш дип игълан итте. Ә мондый теркәлү үтү корпунктлар эшенә кайбер чикләүләр кертә икән.
Рәсәй һәм НАТО илләре арасында барган мондый идеологик ыгы-зыгы (сугыш дип әйтергә тел бармый) дөнья халыклары арасында дустанә мөнәсәбәтләргә сизелерлек зыян китерә. Ләкин бит әле демократиянең иң зур казанышы булган сүз иреге чикләнмәячәк, журналистлар нәрсә телиләр, шул турыда яза, сөйли һәм күрсәтә ала дип игълан итәләр. Нәтиҗәдә ничек булыр, тормыш күрсәтер.
Тагын бер проблемага ачыклык кертәсе килә. Совет системасында теләсә кайсы массакүләм пропаганда чарасы илнең идеологик коралы дип ачыктан-ачык әйтелде. Ә хәзер халыкара мәйданда журналистика һәм пропаганда дип аталган төшенчәләрне бер-берсеннән аерырга телиләр. Әгәр нинди дә булса вакыйганы журналист нейтраль позициядән бернинди сәясәт бе­лән бәйләмичә яза икән, бу журналистика була. Әгәр вакыйганың сәбәпләрен әйтеп, кемне дә булса, ниндидер идарә органын яки хөкүмәтне күрсәтеп, тәнкыйть сүзе әйтеп язсаң, пропаганда була. Бу ни дигән сүз? Табигать матурлыгын күрсәтеп, халыкның гореф-гадәтләрен, шәһәрләрнең төзеклеген сурәтләп язсаң — рәхим ит, сиңа сүз иреге бирелә. Ә инде АКШның бөтен дөнья жандармы булып, теләсә кайсы илне бомбага тотып, аның җитәкчеләрен үтереп (Ирак, Ливия һ.б.) кан коюлары турында язсаң – бу пропаганда. Һәм боларга караш төрлечә. Нәкъ менә шундый күренеш “ике төрле стандарт” дип атала да инде.
Чит илләрдә эшләүче Рәсәй журналистлары нәрсә яза, сөйли, күрсәтә торганнардыр — анысын без белмибез. Ә менә Рәсәйнең үз халкы өчен массакүләм пропаганда чаралары ничек эшли – монысы сер түгел. Газета-журналлар артык популярлык казана алмыйлар. Дәүләт карамагындагы газета-журналларның иреге чикләнгән, алар дәүләт сәясәтенә бары уңай бәя биреп кенә язарга тиеш. Башкача булса, бюджет акчасыннан колак кагасың. Ә шәхси газета-журналлар үз популярлыкларын арттыру, укучыларга ошау өчен әллә нинди хәйләләргә барырга мәҗбүрләр. Моңа мисал эзләп ерак барасы юк, матбугат “җимешләре” сата торган киоскка барып, дәүләт газетасы һәм күләме 20-30 бит булган шәхси газетаны алып чагыштырып карарга гына кирәк. Дәүләт газетасы элекке Советлар Союзындагыдан артык күпкә аерылмый, шул ук артык бай булмаган саран тел, чикләнгән тематика, буш мактаулар һәм мактанулар…
Ә шәхси газеталарның төп максаты дәүләтнең төрле юнә­лешләрдәге сәясәтен пропагандалау түгел, ә укучыны теләсә нинди юл белән үзенә җәлеп итү. Шуңа күрә шәхси газеталарның төп темалары төрле шау-шулы вакыйгалар, тозсыз көлдергечләр артист­лар турында гайбәт: кем өченче яки дүртенче тапкыр өйләнгән, кем иренә хыянәт иткән, кем кем белән чит ил куррортына киткән. Кызганыч, ләкин шундый заманда яшибез, укучының күбесе менә шундый темаларны яктырткан газеталарны яратыбрак укый. Шуңа күрә дәүләт газеталарының тиражы кимүенә, ә шәхси газеталарның тиражы артуына гаҗәпләнергә урын юк.
Мин, шәхсән, Татарстаннан әдә­би журналларны үзем яздырып алам, ә газеталарны туганнарга кунакка кайткач кына укырга туры килә. Ил демократия принциплары белән яши башлагач, бездә күпләр аны анархия белән бутый башладылар бугай. Бу Татарстанда чыга торган шәхси газеталарда аеруча ачык чагыла. Беренчедән, алар шактый күп, ә икенчедән алар үзләрен әхлак принципларыннан, татар теле грамматикасыннан азат дип сизәләр, ахрысы. Искитәрлек, күпчелек матбугат чараларында сүзләрне ничек ишетелә шулай язалар. Әйтерсең, татар теленең йөз еллар буе сыналып исбатланган грамматикасы юк.
Әгәр халык телендә кызык­лы, файдалы мәгълүматлар таратып, күңелләргә изгелек очкыннары салучы газеталарны “ак пиар” дип, ә агрессив тонда язган, заман таләпләренә җавап бирми торган газеталарны “кара пиар” дип атасалар, гайбәт сатучы газеталарны “төссез пиар” дип атарга гына кала.
Рәсәйнең төрле регионнарында татар телендә чыгучы газеталар хакында да берничә сүз язарга телим. Алар — узган гасырның 90нчы елларында милли оешмалар инциативасы белән чыга башлаган һәм халык шатланып кабул иткән милли газеталар. Максатлары — милләтнең телен, гореф-гадәтләрен, динен, мәдәниятен саклау һәм үстерү. Соңгы вакытларда үзәктән татар теленә карата һөҗүм (мәктәпләрдә татар теле сәгатьләренең санын кыскарту һ.б.) оештырылганда, бу газеталарның әһәмиятләре тагын да арта.
Удмуртиядә чыгучы “Яңарыш” газетасы Рәсәй төбәкләрендә чыгучы татар газеталары арасында алдынгы урыннарның берсендә тора. “Татмедиа” агентлыгы һәм Татарстан журналистлар берлеге оештырган бәйгедә 5 тапкыр “Бәллүр каләм”гә лаек булды. Бу күп нәрсә турында сөйли. Газетаның тематикасы бай. Авторлары төрле буын кешеләре булса да, максатлары изге: милләтнең телен, динен, гореф-гадәтләрен саклау, мәдәниятен сак­лау һәм баету. Аеруча милләтнең бердәмлеген ныгыту мәсьәләсенә газета зур игътибар бирә.
“Яңарыш” популярлык артын­нан куып, “гайбәт капчыклары” түбәнлегенә беркайчан да төшмәячәк, чөнки аның кыйбласы башка – милләткә тугры хезмәт итү. Халыкта “Изге эш чиста куллар белән эшләнә” дигән мәкаль бар. Бу “Яңарыш”ның да төп эш принцибы. Газета мәгълүмат чарасы гына түгел, ә күпләр өчен тормыш мәктәбе дә булып тора. Ул үстергән берничә яшь журналист бүген Татарстанда уңышлы эшлиләр. Газета иҗат канаты биргән биш кеше Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары…

Укучыларга газета кирәк булган кебек, газетаның үзенә дә укучылар, аны яздырып алучылары кирәк. Халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә бөтен көчен бирүче газетаның абунәчеләре арту ул – бердәмлегебез ныгый дигән сүз. Әйдәгез, хөрмәтле милләттәшләрем, гайбәт сатучы газеталарга язылганчы, үзебезнең “Яңарыш”ка язылып, аның тиражын арттыруга, бердәмлегебезне ныгытуга үз өлешебезне кертик.

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.